16+

Төшләргә керә торган авыру

27 июнь көнне Бөтендөнья балыкчылар көне билгеләп үтелә. Сәнгать өлкәсендә оста балыкчылар күп, шуларның кайберләре белән без дә аралаштык, балык тоту серләрен сораштык.

Төшләргә керә торган авыру

27 июнь көнне Бөтендөнья балыкчылар көне билгеләп үтелә. Сәнгать өлкәсендә оста балыкчылар күп, шуларның кайберләре белән без дә аралаштык, балык тоту серләрен сораштык.

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Раяз Фасыйхов:
"Балыкка йөрү әтидән күчте. Дүрт малай арасыннан мин генә кармак тотып балыкка йөрдем. Калганнары йә түземлек җитмәү, яки башка сәбәп белән йөрмәде. Әти әле дә балыкка дип, авылга кайтуымны көтә. Башта балыкны кечкенә инештә тота идем. Аннан соң күлдә һәм зуррак суларга йөри башладым. Чистайга кайтып, Камада балык тотарга яратам. Анда алабуга, судак, чуртан кебек балыклар, Мишә елгасында сазан, корбан балыклары эләгә. Иртәнге якта яхшы чиертә. Балыкка коллегаларым белән дә йөрергә яратам. Без анда үзара тәҗрибә уртаклашабыз, аралашабыз. Бөтенләй белмәгән кеше белән балыкка барырга читен ул. Бер дулкында булган кеше белән йөрергә кирәк. Кайвакыт тынлыкта утырасы килә. Аккан суга карап, башка төрле идеяләр килә, баш мие ял итә, чистара".

Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал театры актеры Илнур Закиров:
"Балык тоту белән 5 яшьтән бирле шөгыльләнәм. Әтием өйрәткән иде. Балачакта беренче зур балык эләгә икән, шуннан син балык "чире" белән "авырый" башлыйсың, дигән гыйбарә бар. Мин шуңа ышанам. Чиертәме, юкмы – мөһим түгел, балыкка эшләрдән арынып, ял итәр өчен барам. Хәзер тота белгәч, чиртә инде, Аллага шөкер. Балыкны фидер белән тотам. Төрле урында, төрле вакытта төрлечә эләгә. Мин күбесенчә кичке вакытта балык тотарга яратам. Көн болытлы булганда да чиертә. Иделнең уң як ярына йөрим, чөнки бакчабыз шунда. Түләүле күлләргә дә барганым бар. Балыкка балыкчы дуслар һәм сөйләшә белгән кешеләр белән йөрергә яратам."

Танылган композитор, аранжировка остасы Марат Мухин:
"Балыкны фидер белән тотарга яратам. Фидер - ул җимлеге, энәсе булган йөзмәсез кармак. Аны җим белән бергә бик еракка су төбенә атарга кирәк. Балыкка, гадәттә, су белән болгата торган төрле азык алам. Аннан аны җимлеккә салам. Ни өчен фидер белән балык тотам? Аның белән зур балык эләктерү ихтималы зур. Балыкка иртәнге сәгать 2дә яки 3тә барырга кирәк. Мин үзем Мишәгә яки Идел елгасына йөрим, күп очракта дуслар белән. Сазан, гибрид, кәрәкә, корбан балыклары тотабыз".

Танылган шоумен, алып баручы Газинур Фәйзуллин:
"Мин балык тоту белән балачактан бирле шөгыльләнәм. Ә инде профессионал рәвештә шөгыльләнүемә – 8 ел. Балык тотуның серләре күп аның, ләкин чын балыкчы аны сөйләми, чөнки ул – сер! Балык тотуның иң кулай вакыты – 4:00-8:00 һәм 18:00-22:00 сәгатьләр. Балыкка төрле җиргә йөрим, бер урында гына тукталып калган юк".

“Шәһри Казан” газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров:
“Кызганыч, эш тыгызы булу сәбәпле, соңгы ике-өч елда балыкка барганым юк. Ә барасы килә. Бу чир белән 4-5 ел рәттән авырып алган идем. Җәй көне һәр иртән диярлек сәгать 2ләрдә уянып торып китүләр, кояш әле чыгып җитмәгән бер вакытта калкавычыңны чиртеп, матур гына балыклар тота-тота, берзаман шул күренеш төшләремә дә керә башлаган иде. Көндезләрен гөмбә дә җыйган бер вакытларда шундый төш кергән идем. Утырам шулай калкавычка карап, берзаман батты ул һәм кармакны тартып чыгардым. Анда исә... майлы гөмбә килеп чыкты! Журналист кеше өчен балыкка йөрү файдалы һәм кирәкле эш дип уйлыйм. Яшермим, балыктан мин иртән язар өчен берничә материал алып кайта идем”.

Бәйрәм белән сезне, балыкчылар! Ә сез, дуслар, балык тотарга яратасызмы?

Эльвира Шакирова

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading