–Туфан абый да көтмәгәндә китеп барды. Йөрәге авыртканын сиздерә идеме сезгә?
– Белә идек. Әтинең үлеме алдыннан җиде ай Алма-Атада яшәдем. Корбангали Нуркиевичка кияүгә чыккач, шунда кайтып килдем. Әти тукталышка кадәр озата чыкты. Шунда бик еш хәл алырга туктады. Ун адым атлыйбыз да басып торабыз. Шунда 25-30 мәртәбә тукталганбыздыр. Хәле бетә. Йөрәген тотып туктап торгандыр, ул миңа: «Мин китсәм, кинәт китәрмен», – диде.
«Архивларны барлыйм»
– Бу йортта истәлекләр күп тупланган. Беркадәр музейны да хәтерләтә...
– Әти һәрбер документны тәртип белән саклый. Беренче яза башлаган әсәрләреннән алып, соңгы көннәренә кадәр туплаган архивы бар. Бу безнең өйдә әһәмияте буенча да, физик күләме буенча да күп урын алып тора. Ике папка фоторәсемнәре архивка тапшырылды. Әти вафатыннан соң мөрәҗәгать иттеләр. Аннан соң, ашыкма, башта үзең карап чык, диделәр. Мин аны җиде елдан артык карыйм, һаман өйрәнәм.
– Басылмаган әйберләр бармы?
– Аларны берәмтекләп диярлек карап чыктым. Повесте бар, әти аны үзе дә бастырмаган, бәлки кабат эшләргә уйлаган булгандыр. Куелмаган ике пьесасы бар. Алар язылып беткән. Ул театрларда бар, куярга батырчылык итмиләр. Берсе «Бетсен ирләр, яшәсен хатыннар» дип атала. Минем карашка бик актуаль тема. Феминизм шулхәтле безнең җәмгыятькә кереп бара. Ирләр юкка чыга, хатын-кызлар гына кала. Әтидә күрәзәчелек бар иде. Исегездә булса, Газраил кесәсеннән трубка чыгарып сөйләшә. Әти аны шулай итеп 1975 елда язган. Ул вакытта бернинди кәрәзле телефон юк. Икенче куелмаган әсәре «Әбрәкәй» дип атала. Бер кешенең бәрәңге бакчасы читендәге каенлык яныннан зур юл уза. Автобус туктап, кешеләр йомышларын йомышлыйлар. Аннан ул анда бер әбрәкәй ясап куя, янәсе, интегеп йөрмәсеннәр, ди. Комган куя, чистартып тора. Соңрак, моның өчен акча ал, дип киңәш бирүчеләр табыла. Акча ала башлый, моның янына төрле оешмалардан тикшерүләр килергә тотына. Бәдрәфне ишеп ата. Әти үзе аны Рөстәм Галиевка биргән булган.
– Нәҗибә апаның архивы ни хәлдә? Ул бит гомер буе сәхнә тоткан актриса.
– Әнинең дә фотолары күп. Әнинең авыруы белән бәйле архивы бик таркау. Үзем дә аны ачам да кире ябып куям, чөнки ул аны хәтерсезлек белән бутап та бетергән. Фотоларының кайсысы ертылган, кайсысы бөгәрләнгән. Әнинең документларын тәртипкә китердем. Аларның икесенең афишаларын рәткә салдым. Бик күп еллар җыелып барган. Әтинең 100дән артык афиша, әнинеке ул хәтле күп түгел. Котлау открыткалары бик күп, аларны нишләтергә дә белмим.
«Әни китап чыгарды»
– Туфан ага ничегрәк яза иде?
– Мин хәтерләгәндә, ул өйдә язмады. Аның соңрак язылган пьесалары шифаханәдә язылды. Аннан соң әтинең үзенең язу ысулы бар. Ул озак уйлап йөри-йөри дә пьесаны бик тиз яза иде. Шагыйрь Зөлфәт белән алар ике ел Мәскәүдә әдәби курсларда укыдылар. Әти шул вакытта «Әлдермештән Әлмәндәр»не язды. Язучыларның иҗат йортына барып, ике пьеса язып кайта ул. Берсе – «Ай булмаса, йолдыз бар», икенчесе – «Әлдермештән Әлмәндәр». Зөлфәт әтидән көлеп йөргән: «Халтурчик син, 21 көндә кем ике пьеса яза», – дигән. Ул тиз яза иде, чөнки ул башында үзе төзеп бетерә, аны соңрак кәгазьгә генә күчерә. Мин күзәтеп ясаган нәтиҗә генә түгел бу. Әти аны үзе сөйли иде. Сюжетмы, ниндидер бер кызык хәлме, ул кыска хикәя яки скетч яза, аннан бер актлык пьеса иҗат итә. Аннары бер актлы пьесадан зур күләмле әсәр туа.
– Архивта нинди яңалыклар ачтыгыз?
– Куен кесәсендә йөртә торган кечкенә-кечкенә блокнотлар табылды. Алар күп. Афоризм, кызык сүз, кешедән ишеткән такмаклар. Ул кешеләрне тыңлый белә иде. Без элек авылга 6 сәгать пароходта кайта идек. Казаннан Кама Тамагына кадәр ул вакытта метеорлар йөрми. Халык нишләсен инде, сөйләшә. Кешеләрнең сөйләшкәннәрен тыңлый иде. Архив белән шөгыльләнүнең тагын бер файдасы булды. Әтинең шигырьләре язылган блокнотына тап булдым. Спектакльләргә яңгыраган җырларның күбесенә сүзләрен үзе язган. Оста такмак чыгаручы да булган ул. Җырларын барлап, китап итеп бастырдым.
– Ә Нәҗибә апаның китабын ничек эшләде?
– Әни бик тырышып укыган ул. Холкы да бик көчле. Әни буларак ул назлы булмады, бик таләпчән иде. Миңа гына карата түгел, беренче чиратта үзенә карата да шундый иде. Китапны язганда, компьютерны өйрәнде. Ул вакытта 60 яшьтән узган. Авыруның да беренче билгеләре башланган иде. Шулай да ул текстларын үзе компьютерда җыеп, принтердан чыгара. Китапны бастырып чыгарды, әти дә китапны редактор буларак карап чыкты. Әнидә язу сәләте бик көчле түгел. «Уйнап узган гомер» дип аталган китап шулай туды. Ул анда үзе турында да, олырак артистлар турында да күп язды.
Артист баласы
– Нәҗибә Ихсанованың бер юбилей кичәсе вакытында акробатик күнегүләр ясаганы, шпагатка утырганы истә калган. Бу сыгылмалык 70 яшьтә дә искиткеч иде.
– Бер аягын күтәреп борынына тигезә ала иде. Ул үзенә бик таләпчән иде. Миңа ашаганнан соң, ярты сәгать калак сөякләреңне стенага сөяп басып тор, дия иде. Үзе басып тора. Арка төз булсын, үкчәләр һәм калак сөяге стенга тиеп тора торган итеп басарга. Һәрвакыт зарядка ясый иде. Бернинди артык ашау юк. Бу ниндидер махсус диета да түгел. Берничә кагыйдәне ул гомер буе тотты: кунакка барганда, җиләк-җимеш кенә ашый; сәгать 6дан соң ашарга ярамый; ничек кенә ачыкма, ашамаска. Пироглар пешерә, үзе чамалап кына – татып карарлык итеп кенә ашый.
Аның авыру икәнен шуннан да сизендем – көзгегә карамый башлады. Башта бер сәгать көзге янында утырып, бөтен җирен тәртипкә китергәч кенә урамга чыга иде. Үкчәсез аяк киеме кими иде. Мин аны тәрбияли башлагач, үкчәсез аяк киеме сатып ала башладым. Нәҗибә апа, шундый кечкенә икән, диделәр. Аның буе 157 сантиметр икәнен беркем дә белмәде.
– Әти-әниегезнең иҗат кешесе, шәхес икәнен белеп үстегез. Сезне калдырып, гастрольләргә китүләре белән килештегезме?
– Мин, гомумән, иҗат кешеләренә бала табарга кирәк түгел дип саныйм. Алар өчен бала иң мөһиме түгел. Мин бәя дә бирергә җыенмыйм. Бала төп әйбер булырга тиеш дип саныйм. Шунда гына бала бәхетле булып үсә. Мине яратмадылар, дип әйтергә теләмим. Алар мине үзләренчә ярата иде. Мин аларга комачау иткәнемне аңлый идем. Бала барыбер дә әти-әнисе өчен беренче урында булырга тиештер дип уйлыйм мин.
– Оныклар – Диләрә һәм Данияр – алар өчен бөтенләй башкача булды дип хәтерлим.
– Оныклар туганда, аларның карьералары эшләнгән, танылган кешеләр иде. Ниндидер дәрәҗәдә кемгәдер нәрсәдер исбат итәргә кирәк түгел. Шуңа да аларның күбрәк игътибар бирергә мөмкинчелеге дә бар иде. Аннан оныклар бит алар башка төрлерәк итеп яраттыра. Мин дә ул яктан әби-бабайларымны искә төшерәм. Балаларга караганда, оныклар тәмлерәк була...
Комментарийлар