16+

Туган авылында шәхси күргәзмә белән

Матурлык булган җирдә, начар уйларга бирелергә, тәртипсезлекләр эшләргә урын калмыйдыр ул. Әллә шуны истә тотып, әллә инде үзе тәмамлаган, белем алган мәктәбенә бүләк ясыйсы килепме, бер атна буе Яшел Үзән районы Норлат авылы мәктәбендә рәссам Гүзәл Колчерина-Әдиятуллинаның беренче тапкыр шәхси күргәзмәсе узды.

Туган авылында шәхси күргәзмә белән

Матурлык булган җирдә, начар уйларга бирелергә, тәртипсезлекләр эшләргә урын калмыйдыр ул. Әллә шуны истә тотып, әллә инде үзе тәмамлаган, белем алган мәктәбенә бүләк ясыйсы килепме, бер атна буе Яшел Үзән районы Норлат авылы мәктәбендә рәссам Гүзәл Колчерина-Әдиятуллинаның беренче тапкыр шәхси күргәзмәсе узды.

Әлеге чараны уздыруда укучысын илһамландырып, була, диеп канат куеп торучы укытучысы Роза Илдус кызы Ягудинаның да тырышлыгын әйтеп үтәсе килә. Мәктәп укучылары, укытучылар, авылдашлар өчен дә искиткеч, сокланырлык булды әлеге күргәзмә.

Билгеле инде иң беренче чиратта Гүзәл ханымнан, мондый сәләт кайдан килә, - диеп сорамыйча булмый. "Әтием Әнвәр бик оста ясый иде рәсемне, миңа әтидән күчкәндер мондый сәләт", ди. Мәктәпне тәмамлагач та Гүзәл, укуын әлеге юнәлеш буенча дәвам итәр өчен, Пермь шәһәрендә урнашкан сәнгать көллиятенә укырга кереп карый, әмма, ул чакта аңа бәхет елмаймый, һәм ул авылга кайтып балалар йортына эшкә керә. Әле күпләр хәтерли булыр, ятимнәр йортының ябык коймаларына ясалган әкият геройлары, төрле матур чәчәкләр төшерелгән рәсемнәрне. Белем алып, профессиональ рәссам булу теләге тынгы бирми яшь кызга, икенче елында, Алабуга педагогия институтының нәфис -графика факультетына укырга кереп, аны, инде уку йортының әлеге бүлеге Чаллы шәһәренә күчкәч тәмамлый.

Гүзәл 1990 нчы елдан бирле Чаллы шәһәре "Энергетик" мәдәният сараенда рәссам-бизәүче, 1993 нче елдан баш рәссам итеп билгеләнә, шундагы остаханәнең мөдире дә әле. Мәдәният сараеның диварларын урам яктан да, тамаша залларын да төрле бәйрәмнәр уңаеннан бизәүдә, матурлауда Гүзәлебезнең роле зур. Әле очрашу вакытында, укучыларга мастер-класслар да уздырды ул. Ап-ак кәгазь бите санаулы минутлар эчендә төрле төскә кергән "көзге урман"га әйләнде дә куйды. Без өлкәнерәкләр генә түгел, укучылар да сокланудан телсез калдык күз алдында туган матурлыкка.

Гүзәлнең картиналарын китап шикелле укып була, менә "Ай кызы" картинасы. Ай яктысында көянтә-чиләген аскан сылу кыз суга килгән, айдан төшкән яктылыктан, алтынсу төстәге милли орнаментлар белән сукмак салынган. Икенче картинасы Гүзәлнең тормыш юлын күрсәтә сыман, ул лалә чәчәгенең берсенә туган йорты, икенчесенә яшәгән, иҗаты чәчәк аткан Чаллы каласы, иң очына тарихи башкалабыз Татарстаныбызның кирмәне ясалган. Иң ошаганы авыл өенең тәрәзәсе булгандыр, ак ситсадан чигелеп ясалган пәрдәләр, яран гөле, йортның җылысын, тынычлыгын чагылдыручы тәрәз төбендә ятучы песи...

Рәссам булу өчен талантлы булу өстенә, сабыр, тыныч холыклы булу да кирәктер ул. Әлеге асыл сыйфатлар Гүзәлгә бик тә туры килә, елмаеп, артык сүз сөйләми, игътибар белән тыңлый, аңлата. Әлеге күргәзмә өчен генә дә утыз җиде картина язган ул. Аның берсен төгәлләргә дә ике көн кирәк, ди үзе. 2018 елдан бирле аеруча актив иҗат итә башлый, күбрәк табигать күренешләре, чәчәкләрдән торган композицияләр ясый.

Үз өстендә дә белемнәрен күтәрә, өйрәнә ул. Бүгенге көндә үзе ябыша торган җилемле элпәдән абстракт рәсемнәр ясый. Без авылдашлары Гүзәлнең уңышларына чын күңелдән шатланабыз, әле моңарчы белемле рәссам булмагандыр безнең авылда. Ирешкән уңышлары бик күп аның, барысын да санап бетереп булмас, дөнья һәм Рәсәй күләмендәге бәйгеләр, шәһәр башлыгы тарафыннан бирелгән мактау кагәзьләре...Былтыр исә республикабызның мәдәният министрлыгы тарафыннан "Мәдәният өлкәсендәге казанышлары" өчен дигән почет билгесе белән бүләкләнә.

Тагын шунысын да әйтергә кирәк, сәләтле авылдашыбыз Рәсәйнең рәссамнәр берлеге әгъзасенә кандидат булып тора. Хатын-кыз өчен, нинди генә уңышка ирешсә дә, беренче урында гаиләсе тора, шөкер, ул яктан Гүзәл Әнвәр кызының тылы нык, тормыш иптәше Сергей, кызы һәм ике оныгы дәү әниләре өчен илһам чыганагы, иң кадерлеләре!

Розалия Ибраһимова

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading