16+

«Туган көнемә үз китабымны бүләк иттеләр»

Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче актив укучыбыз Розалия Ибраһимованың һич кенә дә кул кушырып утырганы юк. Әле тәмле ризыклар пешереп туганнарын сыйлый ул, әле оныклары белән чана шуа, тәрәз төбендә кыярга кадәр үстерә, социаль челтәрдә үткәннәрне искә алып җылы хатирәләр яза.

«Туган көнемә үз китабымны бүләк иттеләр»

Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче актив укучыбыз Розалия Ибраһимованың һич кенә дә кул кушырып утырганы юк. Әле тәмле ризыклар пешереп туганнарын сыйлый ул, әле оныклары белән чана шуа, тәрәз төбендә кыярга кадәр үстерә, социаль челтәрдә үткәннәрне искә алып җылы хатирәләр яза.

Күптән түгел туган авылына багышланган «Чал тарихлы Норлатым» дип исемләнгән китап бастырып чыгарды Розалия апа.
– Минем өчен иң кадерле бүләк – китап. “Чал тарихлы Норлатым” китабы, үземнең туган авылым тарихын барлаган, аның гүзәллеген тасвирлаган язмаларым кергәнгә аеруча якын миңа. Әлеге көтелмәгән бүләкне балаларым туган көнемә ясады, аеруча оныгым Алия тырышты. Китап калын түгел, тиражы да туганнарыма, дусларыма бүләк итәрлек кенә. Тик хыялым тормышка ашты. Үз иҗат җимешемне кулга алдым, – ди Розалия апа.

Әңгәмәдәшемә китап якын булуы гаҗәп тә түгел, ул озак еллар китапханәче булып эшләде. Ә шул китапны тәкъдим итү кичәсе оештырылу аның өчен көтелмәгән бүләк булган. Норлатта “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, ветераннар советы рәисе, укытучы Роза Ягудина ярдәме белән, мәктәптә иҗади кичә узды. Китапны авылдашларга тәкъдим иттеләр. Язмаларга туры килгән видеолар куеп, презентация ясадылар. Норлат авылыннан чыккан Татарстанның атказанган артисты Ренат Шагидуллин башкаруындагы “Норлатым” җырын яңгыраттылар. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров, мәктәп директоры Рамил Зиннатуллин Розалия Ибраһимовага Мактау кәгазе, чәчәк бәйләме тапшырды. Роза Ягудина, китапханә мөдире Алсу Садикова авылдашы турында матур сүзләр, изге теләкләр җиткерде.

– Туган авылыннан бер кая да китмичә, биредә эшләп, тормыш корып, балалар үстереп яшәгән кеше буларак, бик якын миңа Норлатым. Мәктәпне тәмамлаганга да кырык сигез ел узып киткән икән. Туган авылыбызны яратып яшик! – ди Розалия апа.
Авылның уңган кешеләрен һәрчак хөрмәтли белик. “Чал тарихлы Норлатым” кулдан кулга күчеп, киләчәк буынны авылның тарихы белән таныштыра торган кадерле китапларның берсе булсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрит Розалия апа. Изге эш башкаргансыз.

    Мөһим

    loading