Соңгы арада татар телен саклау турында күп сөйләнелә. Тел белән бәйле вазгыять балалар бакчаларындагы тәрбиячеләрне дә борчый.
Балаларга кечкенәдән ана телен өйрәтү, милләтенә карата горурлану хисе уяту безнең өчен мөһим. Шуңа да үзебезнең Вахитов районы 273нче балалар бакчасында тәрбиячеләр белән татар телен саклап калу буенча түгәрәк өстәл оештырдык. Анда телне өйрәтүдә үзебезне борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләштек. Татарлыкны саклап калу өчен без – татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр нишли алуыбызны билгеләдек.
Минем төркемдә рус милләтеннән булган балалар да бар. Алар, безнең татар балалары белән ана телендә сөйләшкәнебезне күреп, татарчаны өйрәнергә тели. Без исә аларга мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырышабыз. Һәр тәрбияченең үз алымы. Мин, иң беренче эш итеп, балаларга авазларны дөрес әйтергә өйрәтәм. Бала телне өйрәнә икән, аның сөйләме мөмкин кадәр төгәл булырга тиеш дип саныйм. Аңлаешлы итеп, ышаныч тоеп сөйләгән кеше генә сүз байлыгын арттыра ала, фикерен башкаларга җиткерә. Телдәге кимчелек баланың акыл үсешен тоткарлый, фикер йөртүенә комачаулый. Нәтиҗәдә, бала боегырга, оялырга мөмкин. Логопедларга йөрү мөмкинлеге булмаган балалар белән аерым шөгыльләнәбез. Бу эш әти-әниләр белән берлектә алып барыла. Балалар бакчасында өйрәнгән күнекмәләрне өйдә дә ныгытырга кирәк бит. Дәресләр алдыннан балалардан сулыш органнарын хәрәкәтләндерүгә юнәлтелгән ике-өч минутлык күнегүләр ясаттырабыз. Әкренләп, берничә сүздән торган җөмләләр төзергә өйрәтәбез. Бала тиешле эзлеклелектә, эчтәлекле, бәйләнешле итеп сөйли алсын өчен, матур әдәбият әсәрләре, татар халык иҗаты белән таныштырабыз.
Татар телен өйрәткәндә, әдәплелек дәресләренә зур игътибар бирелә. Әдәп белән туган телне аерып карап булмый. Үз телендә тәрбия алган бала кешелекле, бай рухлы булып үсә. Туган телендә белемне дә тизрәк үзләштерә кебек тоела миңа.
Ике телне бутап сөйләшүчеләр дә очрый. Бу ямьсез гадәтне кечкенәдән бетерергә омтылабыз.
Сабыйларга кечкенәдән татар телен өйрәтергә тырышсак та, бу өлкәдә кыенлыклар җитәрлек. Баланың теләге дә бар, әмма күп нәрсә әти-әнигә бәйле. Хәтта татар гаиләләрендә дә татарча сөйләшмәүчеләр җитәрлек. Катнаш гаиләдән булган балалар бар. Бер сүз татарча сөйләшмәгән әти-әни тәрбияләгән балаларның туган телдә аралашмавына аптырарлык та түгел анысы. Безнең төркемгә йөрүче балаларның күбесенең әтиләре татарча аңлый. Шуңа да бу өлкәдә әтиләр белән аерым эш алып барырга тырышабыз. Балаларга тиешле өй эшләрен әтиләренә, әниләренә дә бирәбез. Кыскасы, еш кына бала белән бергә әти-әни дә телне өйрәнә. Ата-аналар катнашында тәрбияви кичәләр уздырабыз. Әле күптән түгел генә «Алтыда кермәгән – алтмышта да кермәс» дип исемләнгән чара оештырдык. Алты яшькә кадәрле вакыт – бала өчен иң әһәмиятле чор. Галимнәр раславынча, кешенең үзаңы, тәрбиясе, холкының 70 проценты нәкъ менә алты яшькә кадәр формалаша. Калганын кеше гомер буе тулыландыра. Бу өлкәдә әти-әнинең роле зур. Чарада моны аларга сеңдерергә тырыштык. Туган телебезнең киләчәге үзебезнең кулда икәнне аңлаттык.
Татар телен кысрыклау турында сүзләр ишетелсә дә, балалар бакчаларында татар теле бетмәс дип ышанабыз. Телгә дәресләрдә генә түгел, уйнаганда, урамда саф һавада йөргәндә дә өйрәтергә була лабаса. Иң мөһиме – теләк кирәк. Киләчәктә балаларда татар китапларына мәхәббәтне арттырырга уйлыйбыз. Сабыйларга ачык рәсемле китаплар тәкъдим итәргә җыенабыз. Татар әсәрләрендәге иң кызыклы урыннарны сөйләп, аларны әдәбиятка тартырга ниятлибез. Шул максаттан төркемебездә китап күргәзмәсе дә оештырдык.
Халыкның тормыш тәҗрибәсен, шигъриятен, тарихын, мең еллар буена саклап килгән бетмәс-төкәнмәс байлыгы – теле бар. Туган телебез – иркә гөлебез, диләр. Уйлансаң, бу сүзләрдә бик тирән мәгънә ята. Баланы тугач ук тәрбияләргә, милли җанлы итеп үстерергә кирәк. Шул чакта гына сабыйлар без көткән җимешләрне бирәчәк. Баланы үстергәндә иң төп корал – тел булсын. Балаларны ничек тәрбияләсәк, картлыгыбыз да шулай булачак. Үзебез татар телендә сөйләшеп үрнәк күрсәтсәк, балалар да ана телендә аралашырлар.
Фото бизәү өчен бирелә
Роза Гаделшина, Казан шәһәре 273нче балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе.
Илдар Мөхәмәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар