Шәһри Казан

Тукай белән Урманче метрода “очрашты”

“Тукай мәйданы” метро станциясендә Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча ясалган акварельләр урын алды. Рәсемнәрнең авторы — Бакый Урманче.

“Тукайның тылсымлы урманы” дип аталган проект Татарстан Милли музее, Мәдәният министрлыгы һәм “Метроэлектротранс” оешмасы, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында тәкъдим ителә. 

Күргәзмәнең үзенчәлеге дә шунда: бу рәсемнәр әлеге көнгә кадәр тулысынча бер тапкыр да киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелмәгән. 

Реклама

Тукайдан нибары 11 яшькә кечерәк Бакый Урманче яшүсмер вакытында Амур кунакханәсендә узган очрашуларда еш катнашкан. Рәссам анда бөек шагыйрьне тыңлау өчен йөргән. Ләкин Урманче Тукайга карата булган соклануын килеп әйтергә оялган һәм алар очрашмый калган. 

Бүген татар халкының ике бөек улы башкалабыз үзәгендә “очрашты”. Тукайның “Шүрәле” поэмасындагы әкияти дөньяны гәүдәләндергән рәсемнәрне “Тукай мәйданы» метро станциясендә 1 сентябрьгә кадәр күреп булачак. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: