16+

«Тукай туңган, сез дә өшегез әле!»

26 апрель тамырларында татар каны ага торган милләттәшләребез өчен генә түгел, барлык төрки халыклар өчен дә уртак зур бәйрәм дисәк, һич тә арттыру булмас. Бигрәк тә, республикабызда, аның башкаласы Казаныбызда вакыйгаларга бай булып, истә калырлык уза ул. Быелгысы да искәрмә булмады.

«Тукай туңган, сез дә өшегез әле!»

26 апрель тамырларында татар каны ага торган милләттәшләребез өчен генә түгел, барлык төрки халыклар өчен дә уртак зур бәйрәм дисәк, һич тә арттыру булмас. Бигрәк тә, республикабызда, аның башкаласы Казаныбызда вакыйгаларга бай булып, истә калырлык уза ул. Быелгысы да искәрмә булмады.

Иртәдән үк көн елак, салкынча иде. «Тукай туңган, сез дә өшегез әле!» – дигәндәй, кояш болыт арасыннан да чыкмады. Бәлки, чын шигырь яратучы халыкның күпме булуын белү өчен үзенә күрә бер сынавыдыр бу табигатьнең.

Тукайны хөрмәтләү иртәнге сигездән үк башланды. Шагыйрьне үз исемен йөрткән сквердагы һәйкәленә чәчәк салырга кырык эшен кырык якка куеп Президент Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров килде. Иртүк үзен данларга килгән шагыйрь-язучыларны, артистларны, җәмәгать эшлеклеләрен, мәктәп укучыларын, студентларны Тукай һәйкәле чәчәкләргә күмелеп озатып калды.


Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарихына да бу көн яңа бинага күчү белән генә түгел, ә Президент Рөстәм Миңнеханов фатихасын алу белән дә истә калыр. «Артист» спектаклендә Тукай ролен башкаручы Татарстанның атказанган артисты Илфат Камалиев күз яшьләрен дә яшермәде хәтта.

Туган тел көненә багышланган тантана Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры бинасында дәвам итте. Монда күпләр: «Кемгә булыр икән быел?» – дип күз текәп, баш ватып көткән Тукай бүләге ияләренең исемнәре беренче тапкыр яңгырады. Кандидатлар арасында җиде шәхес һәм ике коллектив булса да, лауреатлар өчәү генә иде. Аларны, быел алтмышынчы тапкыр бирелә торган әлеге зур мәртәбәле бүләк ияләрен, Президент Рөстәм Миңнеханов үзе зур сәхнәдән игълан итте. Менә алар халык мәхәббәте белән бергә дәүләт танылуын да алган бәхетле иҗатчылар:

Камил Кәримов «Карурманда кара песи» һәм «Игезәкләр йолдызлыгы» әсәрләре өчен;
Михаил Кузнецов «Ак киндерләр». Идел буе халыклары эшләре сериясе өчен;
«Таттелеком» акционерлык җәмгыятенең иҗат төркеме Лотфулла Шәфыйгуллин һәм Рөстәм Закуанов. Татарстанда яшәүче халыкларның милли байлыкларын һәм тарихи мирасын, мәдәниятен үстерүгә һәм саклап калуга керткән өлешләре өчен.

Республикабызда игелекле эшләре белән дан казанган «Таттелеком» премия акчасының яртысын – Казандагы Тукайның әдәби музеена, ә яртысын балалар йортларына бирергә уйлый.
Әлеге тантаналы кичәдә Рөстәм Нургали улы туган тел язмышы өчен бик борчылуын һәм бөтенебезнең дә бердәм булып эшләргә кирәклеген ассызыклады.

Аннары төш уртасында Тукайның тууының 132 еллыгына багышланган традицион шигырь бәйрәме башланып китте. Көн суык җилле яңгырлы булуга карамастан, мәйданда халык шактый иде. Ак яулыклы әбиләр, кәләпүшле бабайлар янәшәсендә яшьләрнең, мәктәп укучыларының да басып торуы өшегән күңелләрне җылытып җибәргәндәй булды. Татарстан мәдәният министры вазифасын башкаручы Эльвира Камалова: «Тукай – безнең кояшыбыз, ул безнең мәдәни яшәвебезнең асылы», – дип, Тукайның лаеклы варисларын, быелгы лауреатларны халыкка тәкъдим итте. Алар җавап сүзе белән чыктылар. Камил Кәримов туган халкына рәхмәтен җиткерде. Рәссам Михаил Кузнецов та туган җирдә кирәк булуының сөенечен яшереп кала алмады. Лотфулла Шәфигуллин бүләкне Президент кулыннан театрда алган иде, монда чыгып тормады. Бәлки, яңа игелекле эшләр эшләргә ашыккандыр. Ә Рөстәм Закуанов, авыру сәбәпле, бөтенләй килә алмаган, диделәр.

Тукай янына күшеккән күңелләренә җылы эзләп килгән олысы-кечесе олуг әдипләребез авызыннан чыккан хак сүз тыңлады. Халык шагыйрьләре Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Рәдиф Гаташ, Зиннур Мансуров, яшь буын: Рүзәл Мөхәммәтшин, Булат Ибраһим, Фәнил Гыйләҗев һәм чыгыш ясаган һәркем Тукай алдында шигъри имтихан тотты. Бәйрәмебездә катнашырга һәм шагыйребезгә баш ияргә Якутия, Чувашия, Әзәрбайҗан, Фәләстин (Палестина) илләреннән дә каләмдәшләр килгән иде. Алар да Тукайга шигъри гөлләмәләр бүләк иттеләр.

Менә быел да яшәешебез сәгатен Тукай вакыты белән дөресләдек. Аның туктамыйча, ватылмыйча, ялгышмыйча озак йөрүен теләп, милли гимныбызга әйләнгән «Туган тел»не яңгыраттык.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик күңелгә ятышлы булды.

    Мөһим

    loading