16+

«Тукта, моны төшемдә күргән идем, менә бит ул ничек булды»

Нинди генә төш керми адәм баласына гомер буена. Кайберләрен йокыдан уянуга онытабыз, хәтерне тырышып-тырмашып эшкә җигеп карасак та искә төшерә алмыйбыз.

«Тукта, моны төшемдә күргән идем, менә бит ул ничек булды»

Нинди генә төш керми адәм баласына гомер буена. Кайберләрен йокыдан уянуга онытабыз, хәтерне тырышып-тырмашып эшкә җигеп карасак та искә төшерә алмыйбыз.

Ә кайберләре еллар үткәч тә хәтер түрендә сакланып кала. Әни, төшләрнең җиде көнлеге дә, кырык еллыгы да була, төш күрдем дип, тизрәк кешегә юратмагыз, төш бер генә аяклы була ул, кайсы якка юрасаң, шул якка авып китә, дия торган иде.

Кайвакыт күргән төшең шундый вак детальләре белән исеңдә кала, тик аны юрый гына белмисең. Мондый төшләр безгә нидәндер кисәтеп, нидер аңлатып керәләр икән, тормыш шушы төштә булган хәл-вакыйгаларны бөтен барлыгы белән, ягъни тәлинкәгә салган шикелле итеп синең алдыңа китереп куйгач кына аңлыйсың: "Тукта, дисең, моны төшемдә күргән идем, мин бит моны дөрес итеп юрый гына белмәдем, ә баксаң... менә бит ул ничек булды, миңа бит төшемдә әле күптән түгел генә боларны күрсәттеләр, бөтенесе хәтердә, тик дөрес итеп юрый гына белмәдем"...

Бу төшләрне руслар "вещий сон"диләр. Мин дә күрдем андый төшләрне, әле бик яшь чакта күргән икесе гомер буйларына онытылмаслык булып хәтеремдә калды.

Бик яшь идем, икенче балам белән йөкле чакта күрдем мин беренчесен, шул вакытта ук дөрес итеп юрый гына белмәдем, ә төшем озакламый өнемдә бик тиз генә чынга да ашып куйды.

Ул вакытта әби (нәнәнең әнисе) әле яңарак кына үлгән иде, мин ерак Себердә, икенче баламны алып кайтырга җыенам һәм төш күрәм. Яшел эмаль кәстрүл белән әбиләргә аш алып төштем, борчак ашы. Әби кое янында утырып тора (аларның ишегалларында коелары бар иде). Мин аңа аш бирәм, яшел эмаль кәстрүл белән, әби ашымны алды да, әйдә, кызым, син дә аша дип мине кыстый башлады, ә мин, юк, әби, син аша, нәнә сиңа бирергә кушты, мин инде ашадым, өйдә үк ашап төштем, дидем.

Әби калды, яшел кәстрүлне тоткан килеш, мин кайтып киттем. Әле икенче көнне нәнәгә хат та яздым, "Әбине төштә күрдем, дога-сәдака көтә бугай, мин аңар син пешергән ашны алып төштем" дип. Аш... яшел кәстрүлдәге борчак ашы.

Бу төш, нәкъ менә русча итеп әйткәндә, "вещий сон" булып чыкты да. Йөрәк астымда җиде ай йөрткән балама якты дөнья йөзен күрсәтә алмадым, баламны югалттым. Үзем дә тугыз көн буена аңсыз ятып, нинди көчләр белән, кемнәрнең изге догалары белән, Аллаһының нинди генә рәхмәтләре белән исән калдым, белмим, бу чын бер могҗиза булды инде.

Япь-яшь, әле 23 яшьлек кенә организм әҗәлгә бирешмәдеме, врачлар әйтмешли, йөрәгемнең ул чакта ат йөрәге кебек сау-сәламәт булуымы, баш очымда тугыз көн буе салкын кулын сузып басып торган әҗәл унынчы көнне мине ташлап чыгып китте, әтисе шуныңлар да кадәр өзелепләр ир балага кызыккан улымны үзе белән алып китте.

Аны Кучум әби дигән әби юып-кәфенләп биреп, кабер казып, ләхет алып, ерак Себер җирендә күмгәннәр. Мин, теге дөньяга китеп бара язган хатын, көннәр узган саен әкрен генә үз аңыма кайтып, биш сәгатьлек наркоздан айнып, бик тә хәлсез аякларым белән җиргә бастым.

Миңа үләргә һич тә ярамый, мине әле бит өйдә ике яшь тә ике айлык кызым көтә. Больницада, инде наркоз газаплары артта калганнан соң, мин аек аңыма кире кайткач, иң беренче исемә күптән түгел генә күргән төшем килеп төште. Мин үз кулларым белән мәрхүмә әбиемә яшел кәстрүл белән аш түгел, әле туып, якты дөнья йөзендә бер сулыш та ала алмаган баламны биргәнмен икән.

Төштә мәеткә әйбер биргәнне ошатмыйлар шул, әйбәткә юрамыйлар, әле ярый шунда үзем дә ашамаганмын борчак ашын.
Аннан инде бер елдан үзебезнең авылга кайтып яши башладык. Мин, башсыз яшь юләр, Себер врачларының, гомереңне кабат Газраил үлчәвенә куйма, яңадан бала алып кайтырга уйлый күрмә, сиңа ярамый, синдә патология беременности, үзең "теге дөньяга” китеп барырсың, сабыең ятим калыр дигән сүзләрен онытып, кабат бала табарга уйладым.

Мин моны хәзерге акылым белән уйлап карыйм да, бу чып-чын юләрлек, башында акылы булган кеше, бер тапкыр баскан тырмага икенче тапкыр басмый бит ул. Хәер, яшьлек үзе юләрлек бит инде ул, бит бер тапкыр үлчи дә, кисеп тә җибәрә.

Һәм менә мин тагын төш күрәм, бу вакытта инде әни дә (әттәнең әнисе) үлеп киткән иде. Мине җаннарыннан да артык күреп яраткан Әни мине җитәкләп капкадан чыгып килә. Бу үзем үскән төп нигезем икән димен. Җитәкләп капка төбенә  хәтле алып чыкты, өстендә кара күлмәк, башында кара шәл, гомердә дә кара шәл бөркәнмәгән, кара күлмәк кимәгән, кулына таяк тотмаган әнинең бер кулында таяк, икенче кулы белән чытырдатып минем кулымны кыскан килеш капка төбенә кадәр алып чыкты, йөзе ачулы, хәсрәтле.

Ә капка төбендә... әллә күктән яуган тагын, гәҗитләр, журналлар, хатлар чәчелеп ята, безнең әттә гомергә шундый күп гәҗитләргә язылып, шуларның бер хәрефен дә калдырмыйча укып барган кеше.

Мин әнигә "тукта, әни, мин бу гәҗит-журналларны җыеп алыйм әле, алайса әттә орышыр" дип, аның кулыннан үз кулымны көч белән тартып алып, гәҗит-журналлар җыя башладым. Ә әни таягына таянып шундый ачу белән кызу-кызу атлап китеп барды.
Аллаһка шөкер, мин 1979 елның 9 сентябрендә Казанның Толстой урамындагы роддомында якты дөньяга ир бала таптым.

Шул ук кесарев кисеме, шул ук наркоз, шул ук наркоздан айнып якты дөньяга кайту газаплары, тик монда Аллаһымның рәхмәтенә каршы үлчәү тәлинкәсендә исән-имин ике гомер. Ул вакытта кесарев кисемен бик сирәк очракта, бөтен шанслар беткәч кенә ясыйлар иде бит әле...
Галимнәр кеше йөрәген кулларына алып операция ясыйлар, космоска менәрлек ракеталар уйлап табалар, ә менә төшләрнең серен бер генә галимнең дә ача алганы юк әле.

Ә әни, төшнең җиде көнлеге, җиде еллыгы, хәтта кырык еллыгы да керә аның, дия иде. Керәләрдер, ни-нәрсәдер аңлатырга телиләрдер, тик менә безгә бөтен төшләрне дә юрау гыйлемлеге генә бирелмәгән шул...

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир
Фото: https://freepik.com

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading