16+

Туктамышта сугыш кыры

Биектау районы Туктамыш авылындагы гипстан ясалган үзенчәлекле койманы күрү өчен Казаннан, хәтта тирә-як районнардан да киләләр.

Туктамышта сугыш кыры

Биектау районы Туктамыш авылындагы гипстан ясалган үзенчәлекле койманы күрү өчен Казаннан, хәтта тирә-як районнардан да киләләр.

Бетон стенага күз салсаң, әкиятләрдә тасвирланган сугыш кырына килеп эләгәсең – биредә бер якта киң канатларын җәйгән аҗдаһа булса, икенче яктан аңа атка атланган кыю хәрбиләр каршы чыккан.

Мондый әкияти күренешнең барысы да Радик Уразовның ишегалдында. Ике метрлы хәрбиләр көне-төне йорт сагында тора, чит кешене кертмиләр, кирәк булган очракта, хәтта, аҗдаһага да каршы торырга әзер алар. Менә шундый иллюстрацияне Радик Уразов скульпторлар белән бергә үз ишегалдында чынга ашырган.

- Болар барысы да кул хезмәте, бетоннан эшләнгән, - дип сөйли һәвәскәр архитектура скульторы. - Бирегә өч скультор, рәссам, гомумән әйткәндә, сигез кешенең көч-куәте, бар тырышлыгы кергән. Кечкенәдән башымда төрле уйлар, күренешләр йөртә идем, аларны барсын да башымнан алып, эскиз ясаучы рәссамга бирү иң читене булды. Үзмәшгуль булып теркәлдем дә, архитектура барельефы ясау белән шөгыльләнә башладым. Моның өчен төрле скульторларда чирканчык алдым. Иң беренче эшемә алынганчы, Петр һәм Павел соборы, Киров театрына барып, аларның скульптор төзелешләрен карадым, аларны бизәүдә катнашкан скульпторлар белән аралаштым, киңәшләштем.

Бетон стена металл төсенә яраклаштырылып буялган, биредә бакыр һәм бронза-алтынсу төсләре кулланылган.

25 метрлык эшләнмәнең һәр деталь, кисемтә һәм ташчыгын скульторлар үз куллары белән балчыктан әвәләгән. Көне-төне күрше сарайда хезмәт куя алтын куллылар. Дивардагы әкияти “сугыш кыры”н осталар ике ел дәвамында эшли.

- Дивардагы аҗдаһаны ясау өчен без биш эскиз алдык: бересеннән – канатларын, икенчесеннән - аягын, өченче сурәттән муенын. Менә шул рәвеште төзелде ул безнең, - ди оста. Рәссам ясаган эскизлар буенча силикон форма ясала, шуңа гипс агызыла, менә шуннан төзелә икән инде архитектура күренеше.

100дән артык коралланган хәрби аҗдаһа белән сугышка кузгала. Радик Уразов сүзләренә караганда, бу ниндидер факт яки тарихтагы мизгелне тасвир итү түгел, бу эшкә иҗади эш, аның мәгьнәсе дә киңкырлы һәм күптөрле. Әлеге сурәтләргә карап, һәркем үзенең күзаллавын белдерә. Бу сурәтне дөнья өстенә төшкән афәт - «таҗлы вирус» белән көрәш буларак бәйләүчеләр дә бар.

- Төп фикерем, биредә халыкның бердәмлеген, оешуын, каршы торучанлыгын күрсәтү иде һәм моңа ирештем дә, дип уйлыйм, - ди үзмәшгуль рәссам.

Радикның планнары зурдан, бу башлангыч кына. Әле бар Туктамышны да төптән үзгәртергә, яңадан-яңа корылмалар төзергә исәплим, ди ул.

                                                                                                                                    Лилия Гайнуллина










 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading