16+

Туристлар саны арткан, әмма чит илдән килүчеләр кимегән

Узган ел республикада 3,6 млн турист булган, 2018 ел белән чагыштырганда, бу 6 процентка артык. Шул ук вакытта чит илдән килгән туристларның саны бераз кимегән.

Туристлар саны арткан, әмма чит илдән килүчеләр кимегән

Узган ел республикада 3,6 млн турист булган, 2018 ел белән чагыштырганда, бу 6 процентка артык. Шул ук вакытта чит илдән килгән туристларның саны бераз кимегән.

Вакыйга туризмы популярлаша

Бу саннарны Татарстанның Туризм комитеты рәисе Сергей Иванов идарә тармагының коллегия утырышында хәбәр итте.
– Туристлар агымы артты, әмма аларга күрсәтелгән хезмәт күләме элекке дәрәҗәдә калды. Анализ күрсәткәнчә, туристларның 16 проценты фатирлар арендалый һәм бу тенденция үсә бара. Алар турында мәгълүмат статистика органнары мониторингына керми кала. Шулай ук туристларның уртача чегы кимү дә күзәтелә. Моны хәл итүнең юлын без чит илдән килүче кунакларның санын арттыруда күрәбез. Туристларның санын киләсе елда кертеләчәк электрон виза арттырыр дип уйлыйбыз. Әлеге канун узган елның 1 октябрендә Санкт-Петербургта гамәлгә керде. Киләсе елның 1 гыйнварыннан Татарстан да 53 төрле илдән килүчеләрне электрон виза буенча кабул итәчәк. Бу төр виза кертелгәч, әлеге илләрдә республика белән таныштыру буенча актив эш алып барырга кирәк, – дип сөйләде ул.

Узган елга нәтиҗә ясап, респуб­ликада вакыйга туризмы үсүне дә билгеләп үтте спикер. Аларны уздыруга Татарстан бюджетыннан субсидия бирелгән. Конкурстан узган тугыз проектны гамәлгә ашырырга 5 млн сум акча алганнар һәм әлеге проект җиңүчеләре Татарстанга 37 мең туристны җәлеп итә алган. Бу конкурс быел дә дәвам иттереләчәк.

– Бүген иң тотрыклы тренд булып, вакыйга туризмы тора. Сәяхәт иткән кеше үзенең хоббиена туры килгән чараларда катнашырга тели. Ул йога да, йөгерү, биюләр, интеллектуаль уеннар да булырга мөмкин, – диде Сергей Иванов.

Бурычлар

Быелга тагын бер бурыч – район җирләрендә дә туризм үзәкләре булдыру. Яңа маршрутлар ачу, территорияләрне төзекләндерү, аларда төрле чаралар уздыру туристларны республикада өстәмә берничә көнгә калдырырга һәм кире әйләнеп кайтучы кунакларның санын арттырыр­га ярдәм итәчәк дип өметләнәләр.
Чит ил кунакларын җәлеп итү өчен, республиканың туристлык потенциалын халыкара сигез күргәзмәдә тәкъдим иткәннәр. Туристлык операторлары һәм журналистлар өчен реклама һәм мәгълүмати турлар оештырылган.

Сергей Иванов «Идел буе Болгары» туристик кластерын үстерүгә федераль бюджеттан 481 млн сум акча биреләчәген һәм Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә «Болгар – Кама Тамагы» кичүенә керү юлы һәм башка объектлар төзергә планлаштырылуын да хәбәр итте.

Һәр унынчы сәяхәтче Казанга килергә тели. Авиасалес уздырган тикшеренүләрдән күренгәнчә, сораштырылучыларның 10 процентын чәкчәкле һәм Кремльле Татарстан башкаласы кызыксындыра.

Туристлар арасында Алтай (21 процент), Байкал күле (17 процент) һәм Камчатка (14 процент) популяр, дип яза «РИА Новости».

Тагын бер кызыклы мәгълүмат – Казанга кытайлар поезд­да килергә ярата.


Коллегия утырышында катнашкан Татарстан премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин фикеренчә, республикада туризм үсеше яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр күләме ел нәтиҗәләре буенча 28,5 млрд сум булыр дип көтелә, диде ул.

Рөстәм Нигъмәтуллин туризм тармагында шушы юнәлештә белем алган уку йортлары студентларын да җәлеп итәргә кушты.

Районнар да туризм үзәге була ала

Туризм юнәлешендә районнар да актив эшли. 2011 елда Тәтешкә 750 турист килгән булса, узган елны анда 62 мең кеше кунак булган. Аларның 70 проценты – елга судносы, калганнары автобус турлары белән килгән. Чагыштырмача яңа ачылган балык­чылык тарихы музее интерактив чараларны актив оештыра, вакыйга туризмына да зур игътибар бирелә. Шулай ук район кунакларны Тархан минераль суы һәм зәңгәр балчык белән дә җәлеп итәргә уйлый, археологик туризмны да булдырырга җыена, дип сөйли «Тәтеш төбәге тарихы музее» директоры Наталья Понедельникова. Алга таба уңышлы эшләр өчен уңайлы автобуслар җитмәвен һәм аларның аренда бәясе зур булуын ассызык­лап үтте ул. Аныңча, дебаркадер төзү дә комачауламас иде, бигрәк тә Иделдә су күләме кимегән очракта, ул аеруча кирәк.

– Пристаньны һәм аннан күтәрелә торган данлыклы иң озын һәм биек баскычны реконструкция­ләү дә таләп ителә. Аңардан үзенчәлекле арт-объект та төзеп була, – диде чыгыш ясаучы.
Мамадыш районы Питрау бәйрәме белән данлыклы. Ул респуб­лика гына түгел, бөтенроссия керәшеннәре бәйрәме мәйданчыгына әверелде. Берничә ел рәттән районда креатив чаналар фестивале уздырыла. Мамадыш районы башлыгы урынбасары Айнур Әгъләмов узган елны беренче тапкыр татар милләте традицияләрен чагылдыр­ган «Кирмән җыены» үтүен һәм аны ел саен Россия күләмендә оештырырга җыенуларын әйтте. Районда яшәүче татар, рус, мари, керәшен һәм удмурт милләте вәкилләренең гореф-гадәтләрен чагылдырган «Бер юл – биш мәдәният» дигән яңа этномаршрут та булдырылган. Бөтенроссия туристик премиясе финалында әлеге маршрут «Иң яхшы идея» номинациясендә җиңү яулаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading