Шәһри Казан

«Тәвә кошыннан 60 килограмм ит чыга һәм бер йомыркасының бәясе 1400 сумга якын»

Питрәч районы Әлбәдән авылында гаҗәеп бер ферма бар. Гаврилов колхозы дип йөртәләр аны.

Авылда туып-үскән Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов хөрмәтенә шулай аталган ул. Элек бу урында экоферма булган, ә хәзер менә инде биш ел төрле хайваннар үрчетәләр. Үзенә күрә – бер зоопарк.
Дөресен генә әйткәндә, бирегә тәвә кошы фермасын күрергә дип килгән идек. Ә ул сыер фермасы булып чыкты. Тәвә кошлары да бар анысы. Алай гына да түгел, монда атлар, морал, понилар, лама, күркә, хәтта дөягә кадәр бар. Ферманың хуҗасы Адел Муллагалиев исә төп табышны сөттән ала.
Бүген 150 баш мал-туары исәпләнә. Савым сыерлары 65 баштан артык. Кайберләрен Венгриядән махсус кайтарткан. Алар тәүлегенә 30-40 литр сөт бирә, ди. Питрәчнең Осиново авылында сөт эшкәртү цехы булдырган фермер. Анда хәзер сөт ризыклары, сыр ясау белән шөгыльләнәләр. 100 баштан артык нәселле сарыклар да үрчетәләр. Күп кеше корбанга нәкъ менә бәрәннәрне биредән килеп ала икән.
Киләчәктә тәвә кошларын үрчетергә дә исәп бар. Хәзер алар – сигезәү. Икесе – ата. Тәвә кошларын тәрбияләү турында фермада эшләүче Рәис абый белән сөйләшәм.

– Тәвә кошларына зур мәйдандагы территорияләр кирәк, аларга йөрергә урын аз булса, кошларның аяклары бетә. Шуңа да башта урын мәсьәләсен хәл итәргә җыенабыз, – ди Рәис абый.
Тәвә кошы комбикорма, кукуруз, яшел үлән, бодай белән туклана. Тәвә кошының озынлыгы 2 метр 70 сантиметрга кадәр җитә. Аның ите диетик, файдалы булып санала. Шуңа килосы да кыйммәт – 600 сум тирәсе икән.

Реклама

– Бер тәвә кошыннан 60 килога кадәр ит чыга, – ди Рәис абый.
Тәвә кошы җәе буена 30-40 йомырка сала. Аның берсен пешереп ашасаң, 12 кешегә җитәрлек, ди. Бер йомырка 1400 сумга якын.
Хайваннар үрчетүдән тыш, Адел Муллагалиевның фермасында теплица бар. Анда кыяр утырталар. Сүз уңаеннан, кыярларны ул Казанда да үстерә. Шәһәр үзәгендәге кунакханәсенең түбәсендә мини-парник булдырган. Кызганыч, бу юлы без аның бу парнигын барып күрә алмадык.
– Хайваннарны кечкенәдән ярата идем. Шәхси йортыбыз белән торгач, хәзер дә тавыклар, казлар асрыйбыз. Кунакханә түбәсендә укроп, петрушка кебек тәмләткечләр, кыяр үстерү – үземнең идея. Без аны кирәк-яракка тотабыз. Ничек кенә булмасын, бу шөгылем миңа рәхәтлек бирә, хайваннарны һич кенә дә акча өчен асрамыйм, – ди 40 яшьлек Адел Муллагалиев.


Питрәч, Әлбәдән

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: