16+

... Тыңлыйм сезне. Банктан дисезме? Акчамны урлыйлар?

Ах, мошенниклар. Ничә ел тиенләп җыйган пенсиямә кул сузмакчылар бит оятсызлар.

... Тыңлыйм сезне. Банктан дисезме? Акчамны урлыйлар?

Ах, мошенниклар. Ничә ел тиенләп җыйган пенсиямә кул сузмакчылар бит оятсызлар.

 Рәхмәт инде сезгә... Хәзер,  бер ашыгыч телефонга гына җавап бирәм дә шалтыратам сезгә. Банк картасы номерын да, арткы яктагы санны да әйтермен...
Әстәгыфирулла, купме шалтырату.  Кире  звонок ясамый ярамас, дөньяның нинди хәле булмас. Әнә, бер көнне  ахирәтем   Нурия шалтыраткан булган.

Трубкасын алмаганмын.  Җүләрме әллә мин таныш булмаган номерлардан шалтыратучыларга җавап бирергә. Ике көннән соң гына  белдем, җәмәгате  Исхак  үлеп киткән икән. Ахирәтем битәрләде, шалтыраттым, алмадың, мәет янында төн чыгарга да  килмәдең, ди. Гафур-рәхим инде...   Нуриянең  яңа номердан шалтыратуын каян белим ди мин?

Әлү. Хәерле көн! Сез миңа шалтыраткан идегезме? Тыңлыйм. Ташлама дисезме?   10 тешне 5 теш бәясенә  төзәтү әйбәт инде ул. Тик  минем авызымда бер генә исән  теш тә калмады шул. Уртка   кидереп куя торганы  гына сына күрмәсен инде. Карагыз әле, ә ни өчен сез пышылдап сөйләшәсез ул?.. Өйдәгеләр йоклый, уянмасыннар дисезме? И, рәхмәт төшкере,  теш брачлары безнең турыда шулкадәр кайгырталар бит, хәтта өйләренә кайткач та   олылар турында онытмыйлар.  Рәхмәт сезгә. Ахирәтем Миниягә әйтермен әле.  Ул теш куйдырмакчы иде. Монда ташлама да бар, алдан яртысын гына түлисе булгач, ул һичшиксез ризалашыр. Сау булыгыз.

Тагын телефон... Мошенниклар булмасын инде тагын. Күршем Сария кисәтте. Телефонны алгач  “әйе“ дип әйтмә, ди. Шуңа да сак булырга кирәк. Әлү, тыңлыйм... Каян дисез? Полициядән? Ирем үз гаебе белән   машина астына кергән, авария ясаткан,  өтермәгә утыртмасыннар өчен  акча кирәк  дисезме? Ах, сукыр  тавык, гомере буе  ак-караны күрми чапты.... Чү, чү.... әлеге хәбәрдән башым түнеп китте. Бабамның вафатына  12 ел бит инде. Ничек итеп  ул машина астына керсен, ди. Ах, мошенник, оятсыз. Карт дигәч тә алданыр дип уйлыйсыңмы әллә. Юк, Миннеруй әбиегез  ул кадәр надан түгел... Уф, арыдым.  Ә, искә төште. Миңа бит әле банктан шалтыратучыга  хәбәр бирәсе. Менә аның телефоны.... әлү, улым, бу  Миннеруй әбиең. Әйе,әйе ... Нурлаттан. Яңа гына  бер мошенникка эләктем. Үлемтеккә дип тиенләп җыйган һәм башта матрас астында  саклаган, аннары банкта югалмас дип салган  акчамны урлатмыйсы иде бит...

Син точно мошенник түгел инде. Тавышың да таныш тоела.  Паспорт  саннарын, картамның номерын яз, улым, арттагы санын да теркә...  Уф, Аллага шөкер,  үземне  алдатмадым. 

Тагын шалтырату... Әйе,  тыңлыйм.  Мәктәптән  кайтканда кызым  бәлагә юлыккан,  операциягә акча  кирәк дисезме? Иии, сез уйлаганча булса,  мин  58 яшемдә  бала  тапкан  булып чыгам  бит.  Кырыкалдар. Ишеткән бар сезнең кебекләр турында. Миннеруй әбиегез район газетасын укый, телевизор карый. Анда сезнең кебек мошенниклар турында күп язалар. Шуңа да мин алданучылардан түгел. Әнә, банктагы акчамны  урламакчылар иде әле,  барып чыкмады. Уяулык беркайчан да артык түгел шул!

- Кредит дисезме?  Юк, минем үз гомеремдә дә  кредит алганым булмады.   Хәләл көч белән эшләп алган  пенсиям акчасына   көн күрәм, Аллага шөкер. Каян шалтыратасыз? Банктан дисезме? Әле яңа гына  бер банкир белән сөйләшеп, акчамны урлатмыйча калган  идем. Аңламассың сезне...  паспорт номерлары? Әйе, минеке…  Кредит минеке түгел. Ялган бәла ягып мине вакытыннан алда   җан тәслим кылдырмакчы буласызмы? Юк, алдатмыйм. Һәм бүтән   чит телефоннарны алмыйм, таныш булмаган кешеләр белән сөйләшмим.  Ватсаптан оныгым җибәргән хәбәрне генә укыйм да, телефонымны да  яшереп куям. Әәә.  аңлашылды...  Юристка  укучы яраткан  оныгым Мәликә ниндидер конкурста катнаша икән. Берничә тавыш җитми.”Лайк” куй әле дип язган. Тәмле телле, ике сүзнең берендә ”дәү әнием“ дип өзелеп торучы оныгым язуын бик кыска тоткан-тотуын да, вакыты тар булгандыр инде. Куймыйммы соң инде, куям, әлбәттә. Әле бу хәбәрне дус- танышларыма да җибәрәм.   Оныгыма   конкурста җиңәргә алар да булышсын...

Миннеруй карчык телефон белән мәш килгән арада кара көнгә дип саклаган акчасыннан колак кагуын да, матур сөйләүче егетнең зур гына кредитка батырып куюын да аңларга өлгермәгән иде әле. Анысы әбиебезнең башына соңрак барып җитте: 300 мең кредит түләүләре белән. Шома егетләр алдатмыйм дип яшәгән әбиләрне дә алдап куялар шул. Замананың алдавычлары арта, хәйлә төрләре өстәлә, мошенниклар  остара тора. Миннеруй әби хәзер үз хәлен сөйләп  ахирәтләрен кисәтепме кисәтә: алдатмыйм дип алдана күрмәгез, ди. Ялган бик шома телле була! 

 Резеда Гиняева
Фото: https://www.freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading