16+

Тырышып эшлә, барысы да күренеп тора!

Татарстанда 1-20 августларда (WorldSkills Russia) “Яшь һөнәр ияләре” VIII нче илкүләм чемпионаты 2020 финалына сайлап алу бәйгесе уза.

Тырышып эшлә, барысы да күренеп тора!

Татарстанда 1-20 августларда (WorldSkills Russia) “Яшь һөнәр ияләре” VIII нче илкүләм чемпионаты 2020 финалына сайлап алу бәйгесе уза.

Бу яңалык 29 июльдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә хәбәр ителде.

2019-2020 еллар “Яшь һөнәр ияләре” чемпионат чоры февральдә тәмамланды. Анда 96 һөнәр буенча 2,3 мең курсант һәм эксперт катнашты. Илкүләм чемпионатка сайлап алу дистанцион рәвештә була, курсантлар һәм студентлар үзләренең уку йортларындагы күнекмә мәйданчыкларында чыгыш ясый. Эш мәйданчыклары тәүлек дәвамында видеокүзәтүдә тотыла. Үз уку йортыңның диварлары да ярдәм итәр, ләкин нык тырышырга кирәк. Яшь һөнәр иясенең биремне башкаруы видеокамерага яздырыла,-диде  республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов.

Республикада сайлап алу чемпионатында 32 кеше катнаша. Алар “Ворлдскиллс” исемлегендәге-20 һәм “Ворлдскиллс Юниор” исемлегендәге 7 һөнәр буенча үз осталыгын күрсәтә.

Чемпионатның финалы 6-21 сентябрьләрдә, шулай ук онлайн режимда, Новокузнесск шәһәрендә уза.  Барлыгы 3 мең кеше һөнәри осталык дәрәҗәсенә сынашачак,-диде “Һөнәр төрләрен үстерү үзәге” автоном коммерциячел булмаган җәмгыятьнең генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин. -”Ворлдскиллс” Татарстан сайтында ел ахырларында яшь һөнәр ияләренең “кадрлар базасын” булдырырга әзерләнәбез. Предприятиеләр шуннар үзләренә кирәкле кадрларны соратып ала алачак.

“Мәктәпкәчә тәрбия ЮНИОРлар” төре буенча сертификатлы эксперт Марина Зотова сөйләгәнчә, республика мәктәпләре укучылары төрле һөнәрләр белән таныштырыла. Бу эшне гамәлгә ашыруда югары уку йортлары катнаша.

Чемпионатларда “Ворлдскиллс Юниор” исемлегендәге һөнәрләр буенча уңышлы чыгыш ясаган үсмер егетләргә һәм кызларга Казанның уку йортларына кергәндә ташламалар бирелә,-диде Марина Зотова.

Казан белем алучы Разилә Гыйниятуллина “Яшь һөнәр ияләре” республика чемпионатында җиңгән, хәзер сайлап алу бәйгесенә әзерләнә.
Миңа медицина ошый, шәфкать туташы булырга укыйм. Узган ел республика чемпионатында биремнең “Медицина һәм социаль хезмәт күрсәтү” төрендә икенче урынны яуладым. Россия чемпионатында да сынатмаска исәп,-диде Разилә Гыйниятуллина.

Казанда узган “Ворлдскиллс” халыкара чемпионаты вакытында файдаланылган җиһазлар Татарстанда калдырылачак, дигән сүзләр булган иде. Мәсьәлә ни рәвешле хәл ителде икән? “Шәһри Казан” газетасы тарафыннан бирелгән әлеге сорауга Андрей Поминов:”Чемпионат җиһазларының бер өлеше Бөек Новгородка һөнәри осталык бәйгесе оештыру өчен җибәрелде. Технологик җиһазларның төп өлеше Татарстанда калдырылды, республиканың ресурс үзәкләренә таратылды. “Ворлдскиллс Россия”нең

Казан үзәген оештыру ниятләнелә. Әлеге җиһазлар шушы үзәктә һөнәри осталык бәйгеләре үткәргәндә дә файдаланылачак”,-дип җавап кайтарды.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading