16+

Төзекләндерелгән клубларда биисе килеп тора

Казанның Азино микрорайо­нында Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров исемендәге мәдәният сарае төзеләчәк.

Төзекләндерелгән клубларда биисе килеп тора

Казанның Азино микрорайо­нында Татарстанның халык артисты Илһам Шакиров исемендәге мәдәният сарае төзеләчәк.

Шәһәр башкарма комитетында узган киңәшмәдә мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов хәбәр иткәнчә, хәзер әлеге бина төзелеше өчен Азинода җир кишәрлеген сайлау бара.

Башкалада биш ел эчендә мәдәният эшчәнлегендәге биналар төзү һәм төзекләндерү чараларына 4,5 миллиард сум акча тотылган.
Казан мэры Илсур Метшин үзенең фикерләре белән уртаклашты.
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Казандагы мәдәният биналарын төзекләндерүдә ярдәме бик зур. Авиатөзелеш районындагы Ленин исемендәге мәдәният сарае капиталь ремонтланды. Мәскәү районындагы элеккеге Урицкий исемендәге мәдәният сарае да яңартылды. Ул хәзер «Московский» исемен йөртә. «Салават күпере» торак микрорайонында да мәдәният йорты төзеләчәк, – диде мэр Илсур Метшин.

Төзекләндерелгәннән соң Ленин исемендәге һәм «Московский» мәдәният учреждениеләрендә әдәби-музыкаль кичәләр, түгәрәкләр–спорт секцияләре саны нык арткан. Россия Президенты Владимир Путин быелның 12 февралендә Татарстанга визиты вакытында Казанда мәдәният биналарын төзекләндерү эшләренә югары бәя бирде.
– Совет районындагы «Сәйдәш» мәдәният үзәген капиталь төзекләндерү эшләрен быелның өченче кварталына тәмамлау бурычы тора. Анда Россия Федерация­сенең атказанган, Татарстан Рес­публикасының халык артисты, Мария театрының солисткасы Альбина Шаһиморатованың опера студиясен дә ачу ниятләнелә, – дип әйтеп үтте Азат Авзалов.
Залесный бистәсендәге «Залесный», Идел буе районындагы «Чулпан» мәдәният үзәкләренә һәм Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараена капиталь ремонт башлана. Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге мәдәният сарае бинасы мәдәни мирас һәйкәле исемлегенә кертелгән. Төзекләндерелгәннән соң «Чулпан» мәдәният үзәгенә шәһәрнең «Казан» ансамбле урнаша. «Чулпан» халык биюләрен үстерү үзәгенә әверелә.

Юдино бистәсендәге «Тимерь­юлчылар» («Железнодорожников») мәдәният сарае быел муниципаль карамакка күчерелде. Бюджеттан финанслау биредә капиталь ремонт һәм реставрация үткәрергә һәм бистә халкы өчен бушлай түгәрәкләр оештырырга мөмкинлек бирәчәк.
– Быел, ниһаять, мәдәният өлкәсендәге укыту учреждениеләрен дә төзекләндерү башлана. Рөстәм Яхин исемендәге 3нче балалар музыка мәктәбен һәм Петр Чайковский исемендәге 1нче балалар музыка мәктәбен төзекләндерүгә проект-смета документлары әзерләнә. Шәһәрнең 11нче балалар музыка мәктәбе белән 7нче балалар сәнгать мәктәбен дә капиталь ремонт программасына кертү өчен документлар тупланды, – диде Азат Авзалов.

Идел буе районының Мәүлетов урамындагы 13нче китапханәгә капиталь ремонт планлаштырылган. Адмиралтия бистәсендәге Клара Цеткин урамындагы 26нчы китапханәдә колачлы төзекләндерү эшләре бара инде.
Казанда быел «Река Замбизия» зоопаркын төзеп бетерү бурычы куел­ган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading