16+

Төзекләндерелгән клубны гөрләтәләр: «Театрдан ерак торсалар да чын артистлар кебек уйнадылар»

Балык Бистәсе районында халык театрлары фестивале башланып китте.

Төзекләндерелгән клубны гөрләтәләр: «Театрдан ерак торсалар да чын артистлар кебек уйнадылар»

Балык Бистәсе районында халык театрлары фестивале башланып китте.

- Бу чара районыбызда халык театры оешуга 40 ел тулуга һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау шигарендә оештырылды. Фестивальдә 25 авыл клубы катнаша. Үзешчән артистлар куйган 4 спектакль сайлап алына, алар финалда район үзәге Мәдәният йортында чыгыш ясаячак. Камал театрының мәшһүр артистлары - якташларыбыз Равил Шәрәфиев белән Хәлим Җәләлов та тамаша кылырга кайта, - диде Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәхимә Рәшитова.

Балтач авылы үзешчәннәре фестиваль кысасында Аяз Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” әсәре буенча спектакль куйды.
- Авылдашларым өчен, үзем сәхнәгә чыккандай, дулкынланып беттем. Берсе дә мәдәният институтларында укыган кешеләр түгел бит, театрдан ерак торалар. Аллага шөкер, чын артистлар кебек уйнадылар, - дип сөенече белән уртаклашты Балык Бистәсе Мәдәният йорты методисты Гөлия Кәримуллина.

Рольләрне башкарган Әминә Гатиятова - авыл мәдәният йорты директоры, Алсу Вафина - сәнгать җитәкчесе, Нияз Гарипов - мәктәп директоры, Гөлсирин Шакирова - укытучы. Мәдинә Сәлахиева белән Салават Гарипов мәктәп укучылары гына булсалар да, иҗат имтиханында сынатмады. Халыкта оста кешегә карата “таш астыннан чыккан” дигән гыйбарә бар. Мәскәү метросы төзелешендә күп еллар эшләгән Галимулла Әлмиев үз мисалында раслады бу сүзләрне.

Мияссәр карт роленә җаны-тәне белән чумган Нияз Гарипов: “Спектакль тәмамланса да, әле һаман образдан чыгып булмый”, - дип, сәхнәдән төшә алмыйча йөри.

- Ямашта 2013 елда яңа клуб төзелде, Балтачтагы клуб быел капиталь төзекләндерелде. Моның өчен район һәм республика җитәкчеләренә зур рәхмәт! - дип фикерләре белән уртаклашты Балтач җирле үзидарәсе рәисе Харис Гатиятов. - Авылларда профессиональ артистлар юк, ләкин, клублар хезмәткәрләре шушылай үзешчәннәрне казып чыгара. Ямаш белән Балтачта концертлар да, спектакльләр дә куела. Ике авылда гомум исәптә 900 кеше яши, мәдәният тормышы да гөрли. Үзешчәннәрнең чыгышы күңеллерәк тә бит әле ул.

Аяз Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” әсәрендә авылны саклау, ата-анага хөрмәт темасы күтәрелгән.

- Кырык ел элек язылса да, әсәр актуальлеген югалтмый. Авылларыбызны саклыйк, әти-әниләребезгә мәрхәмәтле булыйк. Әти-әниләрне картлар йортына илтеп кую кебек яман хәлләр булмасын иде, - диде Харис Гатиятов.

Клуб тулы халык яшь егет Рәсүл Вафинны чакырылыштагы армия хезмәтенә озатты, җылы теләкләр теләп калды. Йортлар аерым булса да, тормыш-көнкүреш авыл халкын әнә шулай бер зур гаилә итеп туплап алга әйди.

 

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading