16+

Төзелеш башлаганчы, табигать турында уйлан

Казанга узган атнада бик «вакчыл» кешеләр җыелды. Министрлар Кабинетында экспертларның төбәк киңәшмәсе булды. Сөйләшү Татарстанга чиктәш республикалар һәм өлкәләр белән видеоэлемтә рәвешендә барды.

Төзелеш башлаганчы, табигать турында уйлан

Казанга узган атнада бик «вакчыл» кешеләр җыелды. Министрлар Кабинетында экспертларның төбәк киңәшмәсе булды. Сөйләшү Татарстанга чиктәш республикалар һәм өлкәләр белән видеоэлемтә рәвешендә барды.

Чарада катнашучыларны премьер-министр Алексей Песошин сәламләде:
– Татарстан үзенең эшчәнлеген 2030 елга кадәрге чорга билгеләнгән стратегиягә нигезләнеп алып бара. Төзелешкә һәм капиталь ремонтка кагылышлы республика программаларын гамәлгә ашырганда, экологик иминлек буенча югары стандартларны саклауга әһәмият бирелә. Узган ел республиканың 38 программасы буенча 41 миллиард сумлык эшләр башкарылды. Быел 40 программа буенча эшләр башкарылачак.
Премьер-министр республиканың, хәрби-сәнәгать, нефть чыгару, нефтьгаз-химия сәнәгате, юллар төзелеше һәм социаль корылмалар төзелешләрен башкарганда, Россиянең «Дәүләт экспертизасы баш идарәсе» белән тыгыз хезмәттәшлектә торуын әйтте.

– Проектларга үз вакытында, хәтта вакытыннан алда экспертиза үткәрү капитал кертүләрнең иминлеген һәм икътисади нәтиҗәлелеген арттыра, – диде премьер-министр Алексей Песошин.

Россиянең «Дәүләт экспертизасы баш идарәсе» федераль автоном учреждениесе җитәкчесе Игорь Манылов сөйләгәнчә, дәүләт экспертизасына көн саен 140-150 проект тапшырыла.
– Ашык-пошык кына бәяләмә чыгарырга ярамый. Һәр икенче проект­та кимчелекләр ачыклана. Гомумән караганда, проектларның 10-20 проценты «авария» хәлендә. Торак йортмы ул яки күперме – проект җентекләп әзерләнергә тиеш, – диде Игорь Манылов.

Россиянең «Дәүләт экспертизасы баш идарәсе» учреждениесе җитәкчесе урынбасары Светлана Балашова төзелешләр яки эшчәнлек башкарганда табигатьне саклау­ны һәм кешеләр мәнфәгатен кайгыртуны беренчел бурыч итеп куярга чакыр­ды.

– Бүлеп бирелгән җир кишәрлегенә инженерлык-экология экспертизасын төзелеш эшләре башланганчы ук үткәрү зарур. Югыйсә, без­дә инде төзелеш башлангач, экспертизаны искә төшерүчеләр дә бар, – диде Светлана Балашова. – Чүп­ләр­не эшкәртү һәм күмү – үзе бер җитди мәсьәлә. Чит илләрдә территорияләре кечкенә булганлыктан, чүпләрне эшкәртү чарасына иртәрәк керешкәннәр. Россиядә ел саен полигоннарга 5 миллиард тонна чүп чыгарыла. Без ил территориясе зур булганлыктан, чүпне күмә килдек. Хәзер мәсьәләгә караш үзгәрде. Вена шәһәрендәге чүп ягу заводы шәһәрнең нәкъ үзәгендә тора. Бездә дә чүп ягу заводлары проектлары гаять җитди экспертиза узарга тиеш, чөнки мондый проектлар халык мәнфәгатьләренә турыдан-туры бәйле.
Светлана Балашова, экспертларның максаты – төзелеш оешмаларына аркылы төшү түгел, ә мәдәни мирасны һәм экологияне саклау, диде.
Татарстанның экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков республиканың Казан, Түбән Кама, Алабуга сәнәгать зоналарында һәм «Алабуга» үзгә икътисади зонасында экология нормалары сакланышы катгый күзәтчелектә тотылуын сөйләде.

Татарстанда экологик нормаларга җавап бирмәгән предприятиеләр төзү тыелган. Татарстанның урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та үзенең чыгышында республикадагы урманнарда һәм урман-паркларда капиталь төзелешләргә рөхсәт булмаганлыгын басым ясап әйтте.
Төбәк киңәшмәсендә экспертиза оештыруны камилләштерү, проект документларына игътибарны көчәйтү, хакимият органнары һәм заказчы предприятиеләр белән хезмәттәшлекне тагын да ныгыту бурычы куелды. Игорь Манылов әйткәнчә, җентекле экспертиза проектларны гамәлгә ашырганда бюджетка, шулай ук предприятие-инвесторларга миллиардларча сум акчаны экономияләргә мөмкинлек бирә.

Аннна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading