16+

«Уф Алла» арбасы табылды

Мәдәният йортыбыз каршында гадәти булмаган музей оештырдык – барлык экспонатлар да ачык һавада тора.

«Уф Алла» арбасы табылды

Мәдәният йортыбыз каршында гадәти булмаган музей оештырдык – барлык экспонатлар да ачык һавада тора.

Әлеге гаҗәеп музей-комплексны безне авылдан чыккан, хәзер Мәскәүдә яшәүче якташларыбыз да күреп гаҗәпләнде. Тарихны саклавыбызга рәхмәтләрен җиткерде.
Музейдагы һәр экспонат тарих сөйли. Моннан ярты гасыр элек Тәтеш лесхозының Олы Кариле урманчылыгы балта остасы Хәмит Зәйнетдинов ясаган «уф алла» арбасын озак еллар эзләдек. Бу арбаны юкка чыккан дип тә әйттеләр. Ниһаять, таптык без аны. Хәмит абыйның улы Хәбир арбаны Кама Тамагы районы Олы Кариле авылының Сабир Өметбаев исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта оештырылган, ачык һавада урнашкан бердәнбер «Крес­тьян» хезмәт һәм «Сугышчан Дан» музее­на тапшырды. Аны аз гына буяп яңартасы бар. Шулай ук музейга авылдашлар ат дагасы заготовкалары, элеккеге заманнарда кулланылган керосинка, чәч машинкасы, аяклы тегү машинасы да бүләк иттеләр. Мәдәният йорты каршындагы мәйданда Минзәлә театрын оештырган режиссер, драматург, ТАССР­ның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреа­ты, авылдашыбыз Сабир Өметбаевка истәлек ташы да куелды. Киләчәктә мәдәният йортының бер бүлмәсендә аның музеен булдырырга ниятлибез.

Илсур Кәримуллин, Кама Тамагы, Олы Кариле

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading