16+

Уңган кыз Зилә комбайнда җилдерә

Апалы-сеңелле Ләйлә белән Зилә трактор да, машина да, комбайн да йөртә. Зилә комбайнны 12 яшендә үк йөртә башлаган.

Уңган кыз Зилә комбайнда җилдерә

Апалы-сеңелле Ләйлә белән Зилә трактор да, машина да, комбайн да йөртә. Зилә комбайнны 12 яшендә үк йөртә башлаган.

Моннан ике ел элек газетабызда Алексеевск районы “Алга” колхозында комбайн ярдәмчесе булып эшләүче Ләйлә Вәлиуллина турында язган идек. Матурлык бәйгесе финалына чыккан Ләйлә турында ул вакытта бик күп сөйләделәр, яздылар. Авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов та бер утырышта аның турында телгә алган иде. 

Бүген исә игътибар үзәгендә Ләйләнең сеңлесе – Зилә. Апасы кебек уңган, тырыш һәм чибәр Зилә кырда әтисенең комбайн ярдәмчесе булып эшли. Зиләгә – 19 яшь. Быел ул Халыкара сервис көллиятен кызыл дипломга тәмамлап, кунакханә сервисы буенча белгечлек алып чыккан. Алга таба белем алуын дәвам итәргә җыена, Мәскәү финанс һәм сәнәгать университетына шул ук юнәлеш буенча укырга кергән. Уку елы башланганчы әтисенә ярдәм итеп, берочтан укуына түләргә акча да эшләп калмакчы. Көннәр кояшлы матур торганда, алар бер генә минутларын да әрәм итмичә, уңышны тизрәк вакытында җыеп калырга тырыша.

Зилә кырда 12 яшеннән үк эшли булып чыкты. Башта әтисенең уң кулы апасы Ләйлә булса, ул Казанга укырга киткәч, эшкә дә урнашкач, төп булышчы булып Зилә калган. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк: Ләйлә “Эфир” телекомпаниясендә реклама белгече булып эшли. Әтиләре Ирек Вәлиуллин 1983 елдан бирле комбайн йөртә. Быел 36 нчы сезонын эшли икән. 

– Әти белән эшкә иртәнге сәгать алтыда чыгып китәбез. Кырда эшләү арытса да, таң атканын, дулкын булып чайкалган игеннәрне күрү, иртәнге дымлы саф һава күңелгә рәхәтлек бирә. Кырда эшләмәсәм, мондый гүзәллекне каян күрер идем. Эссесе дә, тузаны да бар анысы, әмма без инде өйрәнгән, авырлыкларга бирешмибез. Зур әни әйтмешли, эшнең хәрефе генә ике, җиңел түгел инде ул. Иртән зур әни белән әниебез матур теләкләрен әйтеп, тәмле итеп сыйлап, эшкә озаталар, – ди уңган кыз.

Апалы-сеңелле Ләйлә белән Зилә трактор да, машина да, комбайн да йөртә. Зилә комбайнны 12 яшендә үк йөртә башлаган.

– Әтиебез бер кирәкмәсә икенче кирәге чыгар, һөнәрле булып тору комачауламый, эшләвең кеше өчен булса, өйрәнүең үзеңә, ди. Бүген бер һөнәр белән генә яшәп булмый шул. Белгән һөнәр иңсәне басмый. Комбайн йөртүемә күпләр ышанмый. Видеога төшереп җибәргәннән соң, кыз кеше комбайн йөртә, дип тел шартлаталар, – ди ул.

Зилә сайлаган һөнәре буенча эшләргә җыена, киләчәктә апасы кебек үзен модель буларак та сыныйсы килә. Бу өлкәдә эшләү тәҗрибәсе инде бар. Тырыш, тәвәккәл Зиләнең теләк-максатлары зурдан. Уңган кызның хыялларының тормышка ашасына шик юк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading