16+

Уха пешерү СЕРЛӘРЕ

Уха өчен иң яхшысы – алабуга (окунь), сазан, судак, сөмбаш (семга), карп, чуртан (щука), табан балык (карась). Тәрәч (треска), палтус, диңгез алабугасы (окунь) да әйбәт. Ә менә чабак (плотва), корбан (лещ), ташбаш (пескарь), сельдь балыгыннан аш пешерергә кирәкми. Шулпа өчен берничә төрле балык алсаң, ул тагын да тәмлерәк чыга.

Ухага яшелчәләрне эре итеп турап салалар. Суганны кабыгыннан чистартмыйча гына икегә бүлеп салырга кирәк.

Хуш исле булсын өчен укроп, яшел суган, эстрагон, шафран, имбир, мөшкәт чикләвеге (мускатный орех), фенхель, әнис, лимон салыгыз.
Уханың шулпасы үтә күренмәле булсын дисәгез, аны кәстрүлнең капкачын япмыйча гына сүрән утта пешерегез.

Ухага тозны иң соңыннан гына салалар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading