16+

Студентларга акча эшләп алыр вакыт җитә

“Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Василий Ислаев әйткәнчә, Татарстаннан 10 меңнән артык егетне һәм кызны берләштергән студентларның төзелеш отрядлары быел да  Россиянең 74 төбәгенә таралачак. Төзелеш отрядларына язылучылар 38 төрдәге алмаш һөнәрләргә бушлай курслар уза.

Студентларга акча эшләп алыр вакыт җитә

“Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Василий Ислаев әйткәнчә, Татарстаннан 10 меңнән артык егетне һәм кызны берләштергән студентларның төзелеш отрядлары быел да  Россиянең 74 төбәгенә таралачак. Төзелеш отрядларына язылучылар 38 төрдәге алмаш һөнәрләргә бушлай курслар уза.

Яшьләр министрлыгы сайтыннан чыкмагыз

Республиканың яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләгәнчә, укуларын тәмамлаган яшьләрнең 30 проценты үз һөнәре юнәлешендә эшләми, ә 25 проценты эш урыны таба алмый йөри.

- Без дә бу мәсьәләне чишүгә булышабыз. Министрлык “Работа молодым” платформасы булдырды. Әлеге электрон системада студентлар эшкә урнашу турында күп беләшмәләр таба ала. “Ваканцияләр ярминкәләре” даими оештырыла. Федераль программалар кысаларында 25 яшькә кадәрге белгечләргә 500 мең сум күләмендә грантлар да бирелә. Эшкә урнашкан яшьләргә башлангыч чор ярдәме күрсәтелә, - диде Тимур Сөләйманов.

“Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап биреп, Тимур Җәүдәтович мәктәпләрнең өлкән сыйныфлар укучыларын вакытлы эшләргә урнаштыру буенча федераль үзәк тарафыннан норматив актлар әзерләнүен әйтте. Предприятиеләр җитәкчеләре иминлек җаваплыкларыннан куркып, балаларны вакытлы эшләргә алырга бик үк теләп бетерми, чөнки.

Казанда 25 апрельдә ИТ-паркта “Хезмәт яшьләргә” (“Работа молодым”) II нче Республика форумы үткәрелә. Анда яшьләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсе күтәрелә.

Татарстанлыларның җитешмәгән җире юк

“Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Василий Ислаев әйткәнчә, Татарстаннан 10 меңнән артык егетне һәм кызны берләштергән студентларның төзелеш отрядлары быел да  Россиянең 74 төбәгенә таралачак. 

- Төзелеш отрядларына язылучылар 38 төрдәге алмаш һөнәрләргә бушлай курслар уза. Ул Россиянең мәгариф һәм фән министрлыгы белән “Россия студентлар отрядлары” иҗтимагый оешмасы башлангычында алып барыла. Узган ел 1286 студент ВУЗлардагы уку агымына зыян китермичә, һөнәр көллиятләрендә алмаш белгечлекләргә курслар узды. Быел алмаш һөнәр үзләштерүчеләр 2500 кешегә җитәчәк, - диде Василий Ислаев.
 М-12 тизйөрешле автотрассасы төзелешендә дә эшләргә була. 

- Әлмәттәге нефть компаниясе белән килешү төзелде. Чистай-Әлмәт автоюлы участогындагы эшләргә 50 студент та җәлеп ителәчәк,-диде Василий Ислаев.

 Авыл яшьләре дә белеп торсын

“Студентларның хезмәт отрядлары республика үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Алия Адиева сүзләренә караганда, вакытлы һәм сезонлы эшләрдә катнашу мөмкинлегеннән авыл яшьләре дә мәһрүм түгел.

- Татарстанның 10 муниципаль районында “Работа молодым” таныштыру сәфәрләре үткәрелде. Әлеге чараларда җирле предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре студентларга, шулай ук мәктәпләрнең өлкән сыйныфлары укучыларына төрле һөнәрләр турында сөйләде. Яшьләр предприятиеләрнең нинди ваканцияләре булуы турында хәбәрләрне сүлпән пропагандалауларыннан да зарлана, - диде Алия Адиева.

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов сөйләшүгә йомгак ясап:”Вакытлыча эшләп алулар, студентларның төзелеш отрядлары-киләчәк өчен хезмәт мәктәбе ул. Яшьләр безнең министрлыкның сайтындагы хәбәрләрне күзәтеп барсыннар һәм куллансыннар иде”, - диде.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading