16+

Укытучыга ышан, ләкин тикшер!

Җәмгыятьтә бер генә тармак та ришвәтчелектән азат түгел. Әлеге яшертен афәткә каршы бердәм булып көрәшкәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Укытучыга ышан, ләкин тикшер!

Җәмгыятьтә бер генә тармак та ришвәтчелектән азат түгел. Әлеге яшертен афәткә каршы бердәм булып көрәшкәндә генә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында 24 апрельдә мәгариф өлкәсендәге ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелекне кабул итү үткәрелде.

- Без һәр айның соңгы атнасындагы чәршәмбедә коррупциягә каршы көрәш буенча кабул итү оештырабыз. Узган айда сәламәтлек саклау өлкәсе алынган иде, монысында- мәгариф. Май аенда торак-коммуналь хуҗалык тармагын өйрәнәчәкбез,-диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының дәүләт муниципаль идарә өлкәсенә җәмәгатьчелек күзәтчелеге үзәге җитәкчесе Артур Мустаев.

Ришвәтчелек мәсьәләсендә җәмәгатьчелек хәбәрләрен туплау Министрлар Кабинетының 2014 елның 19 июлендә кабул иткән “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга исәпләнелгән коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын раслау турында”гы карарын үтәү максатында үткәрелә.
- Мәгариф һәм фән министрлыгы тармакта ришвәтчелеккә каршы үзе дә көрәш алып бара. Махсус комиссия эшли. Мәктәпләрдәге яки уку йортларындагы ришвәтчелек мисаллары турында министрлыкның рәсми сайтына да, шулай ук “Ышаныч” телефоны аша да хәбәр бирергә була. Ришвәтчеләргә карата катгый чаралар күрелә,-диде республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Лилия Әмирова.

Мәгариф һәм фән министрлыгының “Ышаныч” телефоны: 8 (843) 237-74-94.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы оештырган җәмәгатьчелекне кабул итүдә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе хезмәткәрләре, шулай ук хокук сакчылары да катнаша. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәре Дамир Тимербулатов:”Килеп әйткән яки “Кайнар элемтә” телефоны аша җиткерелгән һәр хәбәр тикшерелә”,-диде.
Артур Мустаев ришвәтчелек мисаллары турында Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына (Казан, Батурин урамы, 7а) хәбәр бирергә, һәр айның соңгы атнасындагы чәршәмбедә оештырыла торган җәмәгатьчелекне кабул итү чарасында актив катнашырга чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading