16+

Ул бүген дә бакчачы

Әгерҗе авылы элек-электән яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы белән дан тоткан. Тау буйларында тәгәрәп кавын-карбызларга кадәр үскән. Бакча җитәкчесе Шаһиморат Әхмәтовны авылдашлары хәзер дә «Әгерҗе Мичурины» дип йөртә.

Әгерҗе авылы элек-электән яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы белән дан тоткан. Тау буйларында тәгәрәп кавын-карбызларга кадәр үскән. Бакча җитәкчесе Шаһиморат Әхмәтовны авылдашлары хәзер дә «Әгерҗе Мичурины» дип йөртә.

Ш әхсән үземнең дә бала чагым, соңрак үсмер елларым шушы бакча белән бәйле. Әниләргә ияреп кура җиләге, карлыган, кыяр, алма җыя идек, чүп утадык. Әгерҗенең күп кенә үсмер балалары җәйге каникул чорларында шушы бакчада эшләп, үзләренә китап-дәфтәрлек, киемлек акча юнәтте, хезмәт тәрбиясе алды.
Бу чорда инде бакчаны Мөсәвир Ибраһимов җитәкләде. Нәкъ менә ул, Шаһиморат аганың данлы традицияләрен дәвам итеп, 23 ел буена үз югарылыгында тотты. Биредә әллә ничә төр сортта алма, кура җиләге, карлыган, бакча җиләкләре үсте. Мул уңышлы кыяр, помидор, кәбестә участоклары җәйрәп ятты. Җиләк чорында бакчада эш аеруча җанлана иде: җиләк-җимеш алырга дип, халык бакчага ашыга. Үзләре дә җыялар, җыелганны сатып та алалар.
Хәтерлим, июнь уртасында кыяр җитешә иде инде. Ул чорда теплица дигән әйберне белми идек әле. Бу ачык туфракта. Биредә үстерелгән яшелчәләр ВДНХ күргәзмәсендә дә урын алды. Әлеге казаныш­лар – Мөсәвир Ибраһимовның чын бакчачы булуына тагын бер дәлил. Ул кайчан гына ял иткәндер, чөнки көне-төне бакчада иде. Колхоз байлыгын әрәм-шәрәм итүгә дә юл куймады. 
Булган-уңган кеше кайда да сынатмый бит ул. Тормыш иптәше Расиха апа белән терлекчелектә эшләгәндә дә алар үгезләрдән берәр килодан артык тәүлек­лек үсеш алалар. Бу хакта ул чорда «Октябрьнең 50 еллыгы» колхозы рәисе булган Мөнир Вәлиев әле дә горурланып искә ала. Без дә Мөсәвир абый кебек гаделлеккә, эшебезне җиренә җиткереп эшләргә өйрәнеп үстек. Ул ялга киткәч, бакча күзгә күренеп таркалды да бетте. 
...Әгерҗе авылында туып-үскән Мөсәвирнең балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Ул да, башка бик күп сугыш чоры балалары кебек үк, авыр хезмәтне үз җилкәсендә татып үсә. Сугыш тәмамлангач, ат җигеп икмәк тә ташый, тракторда прицепщик булып та эшли. Өч ел армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, хезмәт юлын бакчачылык белән бәйли. Динамоның Расиха исемле чибәр, акыллы кызы белән гаилә корып, 61 ел тигез гомер кичерәләр, биш бала тәрбия­ләп үстерәләр. 10 онык, 6 оныкчыкның яраткан әби-бабае иде алар. Расиха апа гына, бабасын ялгызын калдырып, узган ел бакыйлыкка күчте. Бу гаиләне бала кайгылары да читләтеп үтмәде.
 Бу көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Мөсәвир абый – әле дә бакчачы. Кайчан карама, бакчасында (алар бездән бер йорт аркылы гына яшиләр) казына ул. Әле кеше суган утыртмаган да вакытта, Мөсәвир абыйның суган түтәлләре ямь-яшел, йорт-җире шау-чәчәктә була. Инде хәзер аның традицияләрен балалары дәвам итә. Бакчаларында ник бер чүп үләне булсын. Без дә аларга карап торабыз: Мөсәвир абый бәрәңге утырт­са – утыртырга, алса – алырга вакыт дигән сүз. Төгәл вакытны ул гына белә. Чөнки аның белеме дә, тәҗрибәсе дә зур. Ул үсемлекләрнең җанын, телен аңлый кебек. Чын бакчачы шулай буладыр ул.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА, Азнакай районы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading