16+

Ул еллар инде кабатланмаслар...

Май бәйрәмнәре алдыннан туган якка кузгалдык. Бәйрәм бит алда, дүрт көн ял. Күптән кайткан да юк. Ашкынып кайттык, кыскасы.

Ул еллар инде кабатланмаслар...

Май бәйрәмнәре алдыннан туган якка кузгалдык. Бәйрәм бит алда, дүрт көн ял. Күптән кайткан да юк. Ашкынып кайттык, кыскасы.

...Нигәдер студент чаклардагы кайтулар искә төште. Беренче курс. Биләргә җитәрәк төшеп калган идем юлда, кап-караңгы. Күршенең колхоз сөтен тапшырып кайтуын көтеп тордым. Туңып бетсәм дә, көттем. Йолдызлар астында. Икенче көнне инде кар төште...

Икенче курс. Җаен беләм, имеш. Чистай автовокзалына кайтып, аннан Аксубай автобусына утырдым да, шул ук Биләр юлында төшеп калдым. Ике чакрым еракта бер авыл, шул авылга инде җиттем дигәндә, берәү утыртты да, әйдә, правлениедән кереп, сезнекеләргә шалтыратабыз, ди. Күпме шалтыратсак та, телефон алучы булмады, юлга кадәр чыгарды да, попуткага утыртып җибәрде.

Попутка дигәне – “девятка”. Өч “пацан”. Туксанынчы еллар уртасы. Авылга 7-8 чакрымдагы борылышта төшереп калдырдылар үзләре, шөкер. Акчаны да алмадылар әле. Шомландырган иде...
Пычрак ерып бара торгач, күрше авылдагы “Беларусь” куып тотты. Арбасындагы егетләр миңа да арбага менергә булышты. Өстә күн куртка, аякта кроссовка – “шәһәр малае” бит – туңдым.

“Беларусь”тан төшеп, тагын ике-өч чакрымны инде шатланып атладым. Кайтып җиттем бит. Дөрес, ике авылны аерып торган елга аша басмадан чыкканда, куркыткан иде үзе – такталары юк диярлек... Унда укыганда, кыш көне классташ Илдар егылып төшеп, кулын да сындырган иде әле (шул күрше авылда укыган идек)...

Караңгы төшкәч кенә кайтып кердем. Әни көтә-көтә арып беткән иде (кайтыр алдыннан центрга төшеп шалтыраткан идем). Нигә кесә телефоннары булмады икән ул чакта?

Кызык, мондый маҗараларны бүгенге яшьләр ничек күтәрер иде икән? Хәер, бездән элгәреләр тагын да әшәкерәкләрне күргән. Без алардан соң күтәрдек. Бездән соңгылар да күтәрер, җиңәр, иншаллаһ...

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading