16+

Ул миңа әти кебек

«Шәһри Казан» газетасында бәйге игълан ителгәнне күргәч, шунда ук кулыма каләм алдым.

Ул миңа әти кебек

«Шәһри Казан» газетасында бәйге игълан ителгәнне күргәч, шунда ук кулыма каләм алдым.

Әлеге язмамны язганда, күзләрем яшьләнде, шул ук вакытта горурланып та язам. Чөнки мин кечкенәдән әтисез калып үскән, ә әнием – өч баланы, өч кызны, берүзе аякка бастырган кеше. Ул безне укытты, югары белем алырга ярдәм итте. Игелекле, инсафлы булсыннар, кеше янында ким-хур булмасыннар дип үстерде, тормышлы булуыбызны теләде.

Хатын-кыз бит бу дөньяга Аллаһы Тәгалә тарафыннан кияүгә чыгарга, балалар табарга, үстерергә яратылган. Мин дә 2010 елның 19 мартында Мөхәммәтрәхимовлар гаиләсенең төп нигезенә килен булып төштем. Бу гаиләдә алты бертуган – дүрт малай, ике кыз. Мин исә Мөхәммәтрәхимовлар нәселенең төпчек килене булам. Әлеге язмам безнең өчен үрнәк булган, әти урынына калган олы абыебыз Юныс Мөхәммәтрәхимов турында.
Мин аны яратып, үз итеп Дәү абый дип йөртәм. Ул 1967 елның 18 гыйнварында Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылында Фәүзия әни белән Илдус әти гаиләсендә дөньяга килгән. Гаиләдә иң олы бала булганлыктан, бөтен йорт эшләре, эне-сеңелләрен карау аның җилкәсенә төшә.

Юныс абый район үзәгендә механизаторлар әзерли торган училищеда укып йөргәндә, аяз көнне яшен суккандай булып, кайгы килә. Әтиләрен мәңгелеккә тартып алган ачы язмыш, гаиләдәге алты ятимне әниләренә калдырып китә. Еллар үткән саен, балалар да үсә. Алар бер-бер артлы кул арасына керәләр. Ә Юныс абый мәктәп елларында ук, тракторга утырып фермада тирес эттереп, акча эшләштергәләп алгалый. Инде армия сафларыннан егәр-көч туплап, олпат гәүдәле егет булып авылга кайткач озак та үтми, үзебезнең авыл кызы – Миләүшә апа белән гаилә корып җибәрәләр. Авылда тагын бер искиткеч матур, үрнәк гаиләгә нигез салына. Тормыш иптәше Миләүшә апа авыл халкының сәламәтлеге өчен җавап бирә, кайгырта. Янәшәсендә тырыш, акыллы ире булмаса, үзенә генә кыен да булыр иде. Ирнең дә ниндие бит әле! Көнен дә, төнен дә алар һәрвакыт авырулар янына ашыгалар. Менә шулай бер-берсен тулыландырып, ирешкәннәренә шатланып, булганнарына шөкрана кылып яшиләр алар.

Юныс абыйның яшьлегендә кебек җитез хәрәкәтләре, горур елмаюлы карашы, җиргә кадап атлаган адымнары аның белән бәйле һәр мизгелдә чагылыш табалар сыман.
Ул янәшәдәгеләргә шәфкатьлелек өләшә белә, кыен хәлдә калганнарга ярдәмгә ашыга, шатлыгын тизрәк дуслары, якыннары белән бүлешә. Бәлкем шуңадыр да, инде дистә еллар кыяфәте белән бер-тирә яшьтә кала килә. Бактың исә, хезмәт юлын башлаганына да дүрт дистә ел була язган икән инде. Аның хезмәт кенәгәсендә бер юл бар – «Механизатор». Һәм иң куанычлысы: ул үзе сайлаган бу һөнәренә бер генә хилафлык та кылган кеше түгел. Җиде тапкыр район Сабан туе флагын күтәргән хезмәт батыры да әле ул. Соңгы ике елда гына да хуҗалыкта 5 мең гектарга якын чәчү чәчкән егет. Моннан тыш та ел әйләнәсе эштән бушаганы юк аның. Бер техникадан төшә, икенчесенә утыра.

Юныс абый – Сабантуй мәйданнарында бил бирмәгән батыр да әле безнең. Моннан унбиш ел элек бер сезонда гына да унбер Сабантуйның тәкәсенә ия булган кеше. Мондый бәйгеләрдә барлыгы 50дән артык тәкә алгандыр. 2007 елда район Сабан туенда баш батыр булып калганын әле дә хәтерлиләр. Ничә еллар дәвамында көрәш тамаша кылучы халык Юныс абыйны бик гадел көрәшкәне өчен ярата, хөрмәт итә.
Әлеге дә баягы Юныс Мөхәммәтрәхимов тормышта да шундый. Көчле рухлы булуы, тәвәккәллеге, оптимистлыгы аны яңа җиңүләргә җилкендерә. Максатына ирешә торган кеше. Җиңү арты җиңүләре, 40 ел хезмәт юлындагы казанышлары, шул уңышларына мәдхия җырлаучы Мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләре шушы хакыйкатьнең көндәлек дәлилләре булып торалар. Ә алар аз түгел.
Юныс абый бүген дә яраткан хезмәтендә. «Балык Бистәсе азык-төлек корпорациясе»нең алдынгы, уңган, үрнәк механизаторы, яшьләрнең остазы. Нинди генә хезмәтне, эшне йөкләсәң дә һәрвакыт җиренә җиткереп үтәүче, энеләренә, туганнарына гел ярдәм итәргә, төпле киңәшләрен бирергә ашкынып кына торучы, гаиләдә эшчән, акыллы үрнәк ир. Ике кызның яраткан әтисе, Миләүшә апаның тормыш терәге, олы таянычы да ул.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылы

 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэээээээп язылган... Хак сузлэр???

    Мөһим

    loading