16+

Улын судан коткарам, дип...

12 июльдә төнге унда коткару хезмәтенә шалтырату керә.

Улын судан коткарам, дип...

12 июльдә төнге унда коткару хезмәтенә шалтырату керә.

Хәбәрдә Питрәч районындагы "Алмагач" бакчачылык ширкәте янындагы Мишә елгасына аталы - уллы 49 яшьлек ир һәм 15 яшьлек яшүсмернең су коенырга китүләре турында әйтелә. Соңрак ачыкланганча, 1971 елгы ир үзенең ике яшүсмер улы белән су коенырга китә. Бераз вакыт үткәннән соң, аларның киемнәрен тоткан гаиләнең кече улы өенә кайта. Аның сүзләренә караганда, абыйсы бата башлый, әтисе моны күреп аңа ярдәмгә ташлана. Ләкин икесе дә су төбенә китә...

Бүген иртән 6.55 сәгатьтә 2005елгы яшүсмернең үле гәүдәсе суда табыла. Ә әтисенең үле гәүдәсен коткаручыларга озак эзләргә туры килә, ул кичке 18,00 сәгатьтә табыла. 

Бер юлы ике күтәралмас кайгы килгән гаиләнең авыр кайгысын уртаклашабыз.

Сак булыгыз, дуслар! Рөхсәт ителмәгән урыннарда чуму, йөзү бик хәвефле! 

Фото:https://vk.com/wall-1363333_11096?z=photo-1363333_457259335%2Fwall-1363333_11096

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X