16+

Уникаль күргәзмәдән башланган фәнни конференция

Һәр ел саен Халыкара туган тел көненедә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе төрки телләрнең лингвокультурологик проблемаларын өйрәнүгә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә.

Уникаль күргәзмәдән башланган фәнни конференция

Һәр ел саен Халыкара туган тел көненедә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе төрки телләрнең лингвокультурологик проблемаларын өйрәнүгә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрә.

Быел мондый чара  11 нче тапкыр үткәрелде. Конференциянең программасы һәр елдагыча бай, тирән эчтәлекле. Быел оештыручылар аңа яңа төсмер өстәгән, коонференция кысаларында халкыбызның мәшһүр язучысы, әдәби тенең нечкәлекләрен белеп, зәвыкъ белән иҗат иткән язучыбыз Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланды. Конференция алдыннан институт галимнәре көче белән әзерләнгән фотокүргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәне уникаль дияргә буладыр, чөнки анда язучының моңарчы дөнья күрмәгән, гаилә архивында сакланган фотосурәтләре урын алган иде.  Анда ХХ гасыр башында сүрәтләнгәннәре дә, язучының яшүсмер, яшьлек елларын чагылдырганнары да, иҗаты чәчәк аткан чорны колачлаган фотолар да бар иде. Фотокүргәзәне ачып җибәреп, филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов болай диде: “Әмирхан Еники – әдәбиятыбызда тирән һәм якты эз калдырган әдибебез. Бүгенге күргәзмәне дә без, аның якты истәлеген мәңгеләштерү, аның  шәхесенә һәм күпкырлы иҗатына баш ию буларак оештырдык. Әдәбиятта Әмирхан ага тирән үзгәрешләр башлап җибәргән, матур әдәбиятны бер башка югары күтәргән әдип буларак билгеле”.

Күргәзмәдә шулай ук әдәбият галиме, тәнкыйтьче, педагог Рифат Сверигин, тәрҗемәче, язучы Лирон Хәмидуллин, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та чыгыш ясап, язучының бүгенге әдәбиятыбызга керткән роленә, шәхес буларак аңа үзләренең бәяләрен биреп үттеләр, истәлекләре белән уртаклаштылар.

Конференция пленар утырыш белән башланып китте. Утырыш шулай ук Әмирхан Еники шәхесе һәм аның иҗаты белән бергә үрелеп барды. Бу табигый да, Әмирхан Еники – бөтен төрки дөньяда танылу алган, иҗаты югары бәяләнгән әдип һәм шәхес санала. Аның әсәрләре бик күп төрки телләргә тәрҗемә ителеп басылган. Шуңа да, быелгы фәнни-гамәли конференциядә катнашучыларның географиясе киң булуын билгеләп үтәргә кирәк. Республикабызның төрле баскычтагы  уку йортларыннан гына түгел, Башкортстан, Чувашия республикалары һәм Мәскәү кебек шәһәрләр белән беррәттән чит илләрдән, аерым алганда, Казахстан, Төркия, Германия, Үзәк Африканың Чад дәүләтләреннән студентлар һәм магистрантлар катнашырга теләк белдергән.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы, профессор  Рәдиф Җамалетдинов конференциянең эшен башлап җибәреп, болай диде:

- Быел Әмирхан Еникинең 110 еллык юбилеен Халыкара туган тел көнендә “Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар” конференциясенең пленар утырышында тантаналы рәвештә билгеләп үтәбез. Аның иҗаты безнең уку йорты галимнәре тарафыннан ярты гасырдан артык эзлекле өйрәнелеп килә. Галимнәребез язучының иҗатын өйрәнү мәктәбен формалаштырды дип әйтергә дә була. Язучының томлыкларын төзү, инглиз теленә тәрҗем итү, хәтта кайбер китапларының бизәлешен эшләүне дә безнең институтыбыз укытучылары, студентлары башкарды. Без моның белән горурланабыз һәм әлеге юнәлештәге эшебезне дәвам итәрбез дип өметләнәбез.

Конференциянең пленар утырышында шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе  Энҗе Гыйззәтуллина, Татарстан Язучылар берлеге  рәисе Данил Салихов, әдәбият галиме, язучы Фоат Галимуллин, әдәбият галиме Рифат Сверигин, Әмирхан Еникиның оныгы Рөстәм Тюменев катнашты һәм чыгыш ясады. Конференциядә әдипнең “Гөләндәм туташ хатирәсе” әсәре буенча сәхнәләштерелгән спектакльдән өзек уйналды. Аны Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары тәкъдим итте.

Аннан соң конференция үз эшен секцияләрдә дәвам итте. Конференциядә катнашучы мәктәп укучылары, студентлар, магистрантлар, аспирантлар һәм докторантлар  дүрт секциягә бүленеп, төрки лингвокультурология  проблемалары һәм перспективалары буенча үзләренең фәнни-гамәли эшләре белән уртаклаштылар, чыгыш ясадылар. Конференциядә катнашучыларның гомуми саны 160тан артык иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading