16+

Урамда спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт ителде

Өйдән чыгу өчен смс-рөхсәт алу системасында яңалыклар бар. Дача-бакчаларга йөрүчеләр дә хәзер дүрт тапкыр рөхсәт алырга мөмкин.

Урамда спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт ителде

Өйдән чыгу өчен смс-рөхсәт алу системасында яңалыклар бар. Дача-бакчаларга йөрүчеләр дә хәзер дүрт тапкыр рөхсәт алырга мөмкин.

Ачык һавада спорт белән шөгыльләнергә теләүчеләр өчен смс-пропусклар исемлегенә тагын бер яңа уникенче пункт өстәлде. Ул көнгә бер тапкыр иртәнге сәгать 5тән 7гә кадәрге вакыт аралыгында бирелә. Әлеге рөхсәт спорт белән шөгыльләнүчеләргә юнәлтелгән.

Татарстан Президентының матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова журналистларга хәбәр иткәнчә, дача-бакчаларга йөрүчеләр өчен дә яңалык бар. Элек бакчага барырга атнага ике тапкыр гына рөхсәт бирелсә, хәзер дүрт смс-пропускны дүрт мәртәбә алырга була. Үзизоляция чорында 65 яшьтән өлкәнрәкләргә өйдән чыгу тыелган иде, бакчаларга бару теләген истә тотып, аларга да өйдән чыгарга рөхсәт ителде.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading