16+

«Ураза тотканнан кеше үлми...»

Тиздән Рамазан аена аяк басабыз. Ураза башлана. Ураза тоту кешенең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Кайберәүләр үзләре турында кайгыртып, ач тора башлыйлар, сәламәтлекләренең яхшыруын сизәләр. Рамазан-шәриф уразасы – бөтенләй башка нәрсә, ул организмны гына чистарту түгел, ә җисми һәм рухи чистарыну була.

Тиздән Рамазан аена аяк басабыз. Ураза башлана. Ураза тоту кешенең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый. Кайберәүләр үзләре турында кайгыртып, ач тора башлыйлар, сәламәтлекләренең яхшыруын сизәләр. Рамазан-шәриф уразасы – бөтенләй башка нәрсә, ул организмны гына чистарту түгел, ә җисми һәм рухи чистарыну була.

Күпләр, әгәр ашамый торсам, мин ураза тоткан булам инде, дип уйлыйлар. Чынлыкта исә, Аллаһның ризалыгын өмет итеп, фарыз уразасын тоткан кеше эчке яктан тыныч булырга тиеш: башкаларга кычкырмаска, әрләшмәскә, үпкәләшмәскә, хисләренә артык юл куймаска...

Рамазанда Аллаһы Тәгалә безгә шундый нигъмәт биргән – һәр көн кичен (кояш баегач) ифтар белән ачыгуыбызны баса алабыз. Һәр кеше үзе хәл итә: сәламәтлеге мөмкинлек бирә икән,  ураза – түзә алмаслык нәрсә түгел. Ураза кешенең рухи хәләтен яхшырта, аны ныгыта. Кемдер ашарга ярата, ризыксыз тора алмый кебек, тора-бара аның ашказаны авырта башлый. Табиблар аңа чикләүләр кертәләр. Ашамыйча гына түгел, ашап та авырырга мөмкин шул. Ураза тотканнан кеше үлми, ә авырудан үлә.

Гадәттә, хак мөселманнар ураза тоту белән бергә намаз гыйбадәте дә кылалар. Намаз – иң файдалы хәрәкәтләр җыелмасы. Әлбәттә, дин тотучы аларны физкультура дип түгел, Хак Тәгалә ризалыгы өчен башкара! Пенсиягә чыккач, өлкән яшьтәгеләрнең күбесе мәчеткә йөри, намаз укый башлый. Ул кешенең яшәү рәвеше үзгәрә: үзен яхшырак тоя, кан басымы да нормальләшә, башка даруларны да читкә куя. Мөселман дога яки намаз укыганда Аллаһы Тәгаләдән кичерүне сорый, үзендә ниндидер җиңеллек сизә башлый.
Кешенең намазга кадәр һәм аннан соңгы халәтендә аерма шактый күп. Әгәр ул намазларын чын ихлас белән бирелеп укыса, ул аннан үзенә бер төрле рәхәтлек ала. Намаз укымаучы андый рәхәтлекне тоя алмый.
Әйе, Рамазан-шәриф ае кешеләргә күп яхшылыклар, җиңеллекләр китерә: рухи ныклык, үзенә бер төрле рәхәтлек, организмны ял иттерү, әҗер-савапларны санап торасы да юк! Хәерең белән каршыларга язсын Рамазан аен, тоткан Уразаларыбыз кабул булсын иде.


Нияз Бишбалта, Казан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading