16+

Ураза тоттым, «лайк» куегыз!

Рамазан ае җитүгә, инстаграм, «ВКонтакте» битләре ураза тотучы, ифтар ашлары үткәрүче, мәчеткә тәравихка баручы кешеләрнең фотолары белән тула.

Ураза тоттым, «лайк» куегыз!

Рамазан ае җитүгә, инстаграм, «ВКонтакте» битләре ураза тотучы, ифтар ашлары үткәрүче, мәчеткә тәравихка баручы кешеләрнең фотолары белән тула.

Бер яктан, шулхәтле күп кешенең (аеруча да яшьләрнең) диндә булуы, Аллаһ Тәгалә кушкан фарыз, сөннәт гамәлләрен үтәп барулары сөендерә, әлбәттә. Икенче яктан, ураза тотуларын, намаз укуларын фотога төшереп интернетка куйган кешеләрнең бу гамәлләре мактану кебек килеп чыга. Янәсе, «мин бүген ураза тоттым, намаз укыдым, «лайк» куегыз!» Минемчә, ураза тоту, гыйбадәт кылу кешенең үзе һәм Ходай өчен генә башкарылган гамәл булырга тиеш. Моны бөтен дөньяга ­кычкырып әйтмәсәң дә була. Ләкин һәр ашаган ризыгын, һәр күргән-белгәнен интернетка куеп ияләнгән халык моны эшләми түзә алмый инде.

Кешеләрнең интернет белән бәйле тагын бер акылсыз гамәле белән очраштым әле бу көннәрдә. Май башында күп кеше якыннарының каберен чистартырга дип зиратка бара. Шул вакытта интернетта да каберлекләр, зират чистарту процессын күрсәткән фотолар пәйда була башлады. Кемдер кабер ташын кочак­лап ук фотога төшә. Анысы ни өчен кирәк инде аның?! Син интернетка фото куяр өчен генә якыныңның каберен чистартырга барасыңмы әллә? Әгәр интернетка фото куймасаң, синең изге гамәл эшләгәнеңне кеше күрми калыр дип уйлыйсыңмы? Халык: «Яхшылык эшлә дә суга сал», – дип юкка гына әйтмәгән инде аны. Бәлки бу гамәлләрне кычкырып йөрергә кирәкмидер?   

Гади кеше генә түгел, башкаларга үрнәк булган танылган шәхесләр дә кабер янәшәсендә елмаеп төшкән фотоларын интернетка куя башлады хәзер. Зиратта фотога төшәргә гомумән ярамый дип беләм. Аның өчен чәчәкле болыннар, матур кафе-­рестораннар гына җитмиме икән­ни?!
Безнең тормыш ясалма декорацияләр белән уратылган очсыз тамаша, спектакльгә әйләнә башлады. Кеше күңелендә ниндидер тирәнлек югалды. Кеше алдына ясалма битлекләрне киеп, интернетта ясалма тормышыбызны күрсәтеп, чын тормыш белән яшәүдән туктамабыз микән без?

Алинә Сабирова, Балык Бистәсе

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Килешям тулысынча.Узган елгы уразада Салават Миннеханов узенен фотосы астына «сухуримся» дип тя язып куйган иде эле ?Шоу ясыйлар уразадан.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мина киресенчэ артист кешелэр ифтар таравих фотолар ын куйсалар приятно. Чонки алар дан урнэк алалар. Аха кара бу диндэ икэн бит дип куп кеше дингэ тартылырга момкин.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Суз дэ юк намаз уку, ураза тоту Аллах ризалыгын омет итеп узен очен генэ башкарыла торган гамэллэр, аны кешегэ курсэту кирэкми, Аллах белуче, куруче☝Лэкин икенчесе белэн килешмим, зиратка бару, жыештыру, кабер чистарту бик куркэм хэм кирэкле гамэллэр. Шундый игелекле эшлэрне куйсыннар, курсэтсеннэр.?Алайса елга бер тапкыр зиратка кайтып эти-энисенен, туганнарынын каберен курмэгэн, белмэгэн кешелэр бик куп. Кая ул зират чистарту. Игелекле гэмэллэр кылганга гаеплисе тугел, рэхмэт кенэ эйтэсе.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Постель тормышын да яктырта кеше. Юрганын да ачып күрсәтә. Нишләсен мескен. Күрсәтерлек гамәлләре булмагач!

          Мөһим

          loading