16+

Ураза тоттым, лайк куегыз инде!

Рамазан ае җитүгә Инстаграм, ВКонтакте битләре ураза тотучы, ифтар ашлары үткәрүче, мәчеткә тәравихка баручы кешеләрнең фотолары белән тула. Бер яктан, шул хәтлек күп кешенең (аеруча да яшьләрнең) диндә булуы, Аллаһ Тәгалә кушкан фарыз, сөннәт гамәлләрен үтәп барулары сөендерә, әлбәттә.

Ураза тоттым, лайк куегыз инде!

Рамазан ае җитүгә Инстаграм, ВКонтакте битләре ураза тотучы, ифтар ашлары үткәрүче, мәчеткә тәравихка баручы кешеләрнең фотолары белән тула. Бер яктан, шул хәтлек күп кешенең (аеруча да яшьләрнең) диндә булуы, Аллаһ Тәгалә кушкан фарыз, сөннәт гамәлләрен үтәп барулары сөендерә, әлбәттә.

Икенче яктан ураза тотуларын, намаз укуларын фотога төшереп интернетка куйган кешеләрнең бу гамәлләре мактану кебек килеп чыга. Янәсе, “мин бүген ураза тоттым, намаз укыдым “лайк” куегыз!”. Минемчә, ураза тоту, гыйбадәт кылу кешенең үзе һәм Ходай өчен генә башкарылган гамәл булырга тиеш. Моны бөтен дөньяга кычкырып әйтмәсәң дә була. Ләкин һәр ашаган ризыгын, һәр күргән белгәнен интернетка куеп ияләнгән халык моны эшләми түзә алмый инде.

Кешеләрнең интернет белән бәйле тагын бер акылсыз гамәле белән очраштым әле бу көннәрдә. Май башында күп кеше якыннарының каберен чистартырга дип зиратка бара. Шул вакытта интернетта да каберлекләр, зират чистарту процессын күрсәткән фотолар пәйда була башлады. Кемдер кабер ташын кочаклап ук фотога төшә. Анысы ни өчен кирәк инде аның?! Син интернетка фото куяр өчен генә якыныңның каберен чистартырга барасың мәллә? Әгәр интернетка фото куймасаң, синең изге гамәл эшләгәнеңне кеше күрми калыр дип уйлыйсыңмы?  Халык яхшылык эшлә дә, суга сал дип юкка гына әйтмәгән инде аны. Бәлки бу гамәлләрне кычкырып йөрергә кирәкмидер?      

Гади кеше генә түгел, башкаларга үрнәк булган танылган шәхесләр дә кабер янәшәсендә елмаеп төшкән фотоларын интернетка куя башлады хәзер. Зиратта фотога төшәргә, гомумән, ярамый дип беләм. Аның өчен чәчәкле болыннар, матур кафе-рестораннар гына җитми микән ни?! 

Безнең тормыш ясалма декорацияләр белән уратылган очсыз тамаша, спектакльгә әйләнә башлады. Кеше күңелендә ниндидер тирәнлек югалды. Кеше алдына ясалма битлекләрне киеп, интернетта ясалма тормышыбызны күрсәтеп чын тормыш белән яшәүдән туктамабыз микән без?

Алинә Сабирова, Балык Бистәсе

Фото: https://pixabay.com/ru

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Куйсыннар, күрсәтсеннәр ул мактану түгел, игелекле гамәл,афәрин. Алайса зиратка еллар буена да килмәгән кешеләр бар, каберләр каралмаган, чүп-чарга батып яталар, ичмасам интернет аша күреп исләренә төшәр. Кайтырлар, туганнарының каберләрен барларлар. Гел әшәкелек, куркыныч хәлләр, артист, ресторан, кафе карап утырганчы. Куй сыннар Рамазан айлары да, ифтар мәҗлесләрен дә, сәхәрен дә, бик рәхмәт кенә, аларны үтәмәгән, белмәгән кешеләр дә карый бит аны, күңелләренә яхшылык керер, Ин Шә Аллаһ. Амин.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Исэнмесез Алина сез ботенеснэдэ дорес язгансыз элекке эбилэр карточкагада тошми иде улгэч жан сорап с килэ диеп безнен бер эби бар иде паспортка карточкага тошми интектерде гонах була диеп хэзер муллалар мэчеттэ тошэ

      • аватар Без имени

        0

        0

        хэзер доньялар узгэрде халык тыныч кынайори белми тиздэн йоклаганынир бн хатынын курсэтэ башлыйлар бигрэктэ артислар халыкта кимен куймый мактана корсаклы бала тапкан кнмгэ кирэк узенэ туганнарына инстаграмма телэсэ нинди юкбар очен тугел кубесе костыра башлады инде чыгып жырлаган булабесд белмэсэдэ

        Мөһим

        loading