Шәһри Казан

Урицкий паркын ник «Балачак» паркы дип атыйлар?

Балачак паркы. Шәһәрнең Мәскәү районында урнашкан Урицкий паркын әнә шулай дип тә атап йөртәләр. Күптән килгән юк иде бирегә, студент елларыннан бирле. Парк танымаслык булып үзгәргән.

Биредә спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен махсус мәйданчык­лар бар, велосипедта йөрү юллары булдырылган. Машина куяр өчен парковка каралган. Балалар мәйданчыклары да яңа җиһазлар белән баетылган. Өр-яңа эскәмияләр куелган.  Мини футбол, баскетбол,  бадминтон уйнар өчен мәйданчыклар эшли,  этләр белән йөрер өчен  махсус мәйданчык бар.
Паркта Московский үзәге эшләп килә. Элек ул Урицкий мәдәният йорты дип йөртелгән. Монда төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнү мөмкинлеге бар, үзәк бинасында китап кибете дә урнашкан. Паркта еш кына чаралар уза. Үзәктән чыгуга, матур күл каршы ала. Паркның иң матур урыныдыр бу, мөгаен. Күлдә үрдәкләр йөзә. Кешеләр, яр кырыйларына утырып, кошларны ашаталар, фотога төшәләр. Кошларны ашату кагыйдәләре элмә тактада язылган. Әйтик, күгәрченнәргә – ипи, ә үрдәкләргә бодай, солы, арпа ярмасы гына ашатырга рөхсәт ителә.  Чирәмдә пикниклар оештырырга да ярый, диделәр.  
Яр буенда таллар үсә.

Реклама

– Элек монда ябалдашлары җиргә төшеп торган зур бер тал бар иде. Ул паркның бер үзенчәлеге иде, кызганыч, ремонт вакытында бу тарихи талны кистеләр, хәзер бераз ямансу булып калды, шулай да күлнең матурлануына сөенеп туя алмыйбыз, – ди парк белән янәшәдә яшәүче Хәтимә әби Фәтхуллина.
Күлне ләмнән арындыр­ганнан соң, сулык төбенә махсус аэраторлар куйганнар. Су белән туфрак кушылмасын өчен кирәк икән бу. Әлеге ­система республикада уникаль булып санала, суны кислород белән баетырга мөмкинлек бирә. Күлгә тоташкан ясалма канал да булдырганнар. Кыш көне балалар өчен чана, чаңгы шуу урыннары бар.
Урицкий паркын башкалардан аерып торган тагын бер үзенчәлеге – канал аша салынган күперләре. Яңа өйләнешүчеләр бу күперләргә бик күп йозак эләләр иде. Нәтиҗәдә, күперләр җимерелә башлаган булган. Шуңа да ремонт эшләреннән соң йозаклар өчен махсус «мәхәббәт стенасы» ясап куйганнар. Хәзер «мәхәббәт йозаклары»н шунда эләләр. Ни хикмәт, очраклылыкмы икән,  стена тирәсендә пар каеннар күп үсә.

Мәхәббәт дигәннән, парк­та ялгыз ир-атлар бик күп. Танышырга, үзенә яр табарга килүчеләр дә байтак.  Фотосессия ясатучы яшьләр дә җитәрлек. Янәшәдә генә бала тудыру йорты булгангадыр бәлки, авырлы хатын-кызларны да күп очратырга була.

Парк шактый зур. Кергән урында ук Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә монумент куелган. Анда Мәскәү районының горурлыгы булган Советлар Союзы Геройлары, сугыш ветераннары исемнәре язылган.
Совет заманында парк уртасында самолет та тора иде дип искә ала биредә ял итүчеләр. Төзекләндерүдән соң очкычны алганнар. Бу тирәдә элек-электән  очучылар күп­ләп яшәгән дип сөйләделәр.
 
Паркта велосипед, самокат кебек спорт кирәк-ярак­лары алып тору урыны да бар. Велосипедта бер сәгать йөрү – 200 сум. Балалар мәйданчыгы сабыйлар тавышыннан гөр килә. Төрле атынгычлар, таганнар, карусельләр, таучыклар, түләүле батутлар, янәшәдә генә кафе, сату урыннары. Иң арзан туңдырма – 50 сум.
 
Журналист булгач, парктагы элмә такталарга да күз төште. Вәт ишкәннәр ишәк чумарын! «Игътибар белән балалар уен мәйданчыгын кулланганда үтәлергә тиеш­ле куркынычсызлык кагыйдәләре белән тынышыгыз. Олылар карамагында булган балалар тарафыннан бу гади кагыйдәләрне үтәү уенның кызыгын киметүгә китерми, һәртөрле имгәнү ихтималын юк итә...» Күпме тырышсам да аңлый алмадым. Татар теле аксаса да, биредә татарлар күп очрый. Шуңа да элмә такталардагы язуларны да төзәтерләр дигән өметтә калабыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: