Йошкар-Олага таба барганда, Илет авылына җитәрәк юл өстендә гаҗәеп бер алачык кала. Без дә кызыксынуыбызны җиңә алмыйча туктадык ул кибеткә.
Ниләр генә юк монда, каен тузыннан ясалган савыт-саба, башка кул эшләре дисеңме... Ә иң кызыгы: бурсык, поши башы, су кондызы, кошлар, аюга кадәр бар.
Бу хайваннарны күреп, башта куркып каласың, аннары тере түгел икәннәрен белгәч, тотып ук карыйсы килә башлый. Бу – хайваннарның чучелолары. «Фәндә моны таксидермия дип йөртәләр. Үзенә күрә бер сәнгать төре», – ди аучы Парвиз Бабоджанов. Хайваннарның чучелоларын мәктәпләр, музейлар өчен сораучылар күп икән. Бу алачыкта 50дән артык чучело тупланган. Биш ел дәвамында кайсы алышынган, кайсы таушалган. Кибеттә сатучы егет Андрей Иванов әйтүенчә, чучелоларны саклау җиңел түгел. «Төп дошман – көя. Натураль тунны саклаган кебек инде, туры кояш нурлары, дым ярамый, яңгыр зыян китерә. Дөрес тәрбияләсәң, бер хайван чучелосы 10-20 ел да торырга мөмкин», – ди Андрей. Иң үзенчәлекле экспонатларның берсе – ике метрга якын биеклектәге аюдыр, мөгаен. Аны ясау өчен ике айдан артык вакыт сарыф ителгән. Юлда бәрелеп үлгән кошларны, хайваннарны да бирегә алып киләләр икән. «Кыш көне ябалаклар, җим эзләп, юл кырыйларына чыгалар. Еш кына машина астына эләгәләр», – ди Парвиз. Чучелоны ясауның үз үзенчәлекләре. Аучы әйтүенчә, төп таләп – тирене дөрес салдырырга һәм тиешенчә эшкәртергә кирәк.
Үтеп баручыларның күбесе безнең кебек кызыксынып, хайваннарны күреп чыгарга теләп кибеткә туктамый узмый. «Чучело – ипи түгел, бөтен кеше дә таксидермия белән кызыксынмый», – ди Парвиз. Бирегә балаларны экскурсиягә дә алып киләләр. Балаларның табигатьтән ераклаша баруына да борчыла аучы. «Күп хайваннарны танып белми хәзер балалар. Бурсык белән кондызны бутаучылар бар. Балалар гына түгел, әти-әниләре дә хайваннарны аермыйлар», – ди Парвиз. Үзе 12 яшеннән бирле ауга йөри. Ау серләрен аңа әтисе өйрәткән. Чын аучы булыр өчен Парвизга хәтта туган ягы Таҗикстанда ике ел тауларда да яшәргә туры килгән. «Аучы булып туарга кирәк», – дип саный әңгәмәдәшем.
Соңгы елларда модага кереп барган аучылык турында да Парвизның фикерләре белән кызыксынабыз.
– Аучылык ул – күңел ачу чарасы түгел. Ауга һич кенә дә спиртлы эчемлек кулланып барырга ярамый. Беренче чиратта, куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәк. Коралны бары рөхсәт белән генә алырга мөмкин. Саклаганда да саклык сорала. Ул сейфта җиде йозак астында торырга тиеш. Икенче төп кагыйдә – урманны, табигатьне хөрмәт итү. Балаларга да кечкенәдән табигатьне сакларга кирәклеген өйрәтик. Чисталыкны саклау бик мөһим. Бары дәүләт тарафыннан рөхсәт ителгән вакытта гына хайваннарны ауларга мөмкин. Селкенгән һәр нәрсәгә атарга ярамый, – ди Парвиз. Ул үзенең өч улына да бу кагыйдәләрне төшендерергә тырыша. Алар белән балыкка еш йөри.
– Урманның үз законнары. Ул ялгышларны кичерми. Адашкансың икән, димәк, син үзең гаепле, бу синең хата, юлны карап кермәгәнсең, игътибарсыз булгансың. Урманга беркайчан да болай гына кермиләр. Бары куллана алган кадәр генә алырга кирәк. Шул ук вакытта урманнан буш кул белән чыкмагыз. Яфрак булса да җыегыз. Урманның һәр нигъмәте файдалы: җиләге, бөрлегәне, гөмбәсе, ылысы... – ди Парвис. Сүз үзеннән-үзе табигатьтән шифа алу темасына барып тоташа.
Андрей баласы тугач та, экологик чиста продуктлар гына ашый башладык, ди. Файдасын күргәннәр, күп кенә авырулар турында онытканнар, сәламәтлекләре ныгыган. Безнең укучыларга да кайбер киңәшләрен җиткерде. Әйтик, йөткергәндә аю мае бик файдалы икән, дөрес, аны өч яшькәчә кулланырга ярамый. Борын тыгылганда, диңгез тозы кушылган су белән юдыртсаң яхшы. «Табигатьнең һәр нигъмәтен урынлы файдаланырга кирәк», – ди егетләр.
Андрей Ивановтан салкын тигәндә үләннәрдән шифалы чәй рецепты
– Салкын тию билгеләре күзәтелгәндә, беренче көнне үк бу чәйне ясап эчсәң, икенче көнгә авыруның эзе дә калмый. Әнис, юкә чәчәге, ромашка, гөлҗимеш, мәтрүшкәне чама белән алабыз. Шул үләннәр өстенә 0,7 литр яңа кайнап чыккан су саласың. Бу төнәтмәне йоклар алдыннан эчәргә кирәк.
Мари Эл
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар