16+

Урманга чикләвек җыярга барган идем. Юан елан килеп чыкмасынмы!

...Күршем урманга барган. Чикләвек җыеп кайткан. “Апа, быелгы чикләвек бит, авыз ит”, – дип миңа да кертте. Көн дә өч-дүрт чикләвекне чүкеч белән ватып ашыйм. “Тәмле әйбер күп булмый ул!” – дип, нәфесемне тыям инде...

Урманга чикләвек җыярга барган идем. Юан елан килеп чыкмасынмы!

...Күршем урманга барган. Чикләвек җыеп кайткан. “Апа, быелгы чикләвек бит, авыз ит”, – дип миңа да кертте. Көн дә өч-дүрт чикләвекне чүкеч белән ватып ашыйм. “Тәмле әйбер күп булмый ул!” – дип, нәфесемне тыям инде...

Бу язманы Флюра Низамова укыса иде дип тә телим. Ник телимме? Чөнки ул мине урманга беренче тапкыр алып баручы кеше. Флюра белән бер елларда “Татарстан яшьләре”ндә эшләдек. Матур көздә, сентябрь башында Мамадыш урманына алып барды ул мине. Флюра – Башкортстан кызы. Кечкенәдән урманга йөргән. Җиләген дә оста җыя, чикләвеген дә. Ә мин урмансыз яктан, дала кызы дип әйтсәң дә була. Урманда булган да юк. Ничектер кызыктырды бу мине. Быел чикләвек бик уңган, капчыклап ташыйлар, әйдә урманга барыйк, ди. Урманда булмасам да, чикләвекнең тәмле нәрсә икәнлеген беләм бит – ризалашканмын инде. 

Көннәрдән бер көнне Мамадыш урманына барып чыктык. Гомеремдә урман күргән юк... Чикләвек күптер дә бәлки, тик мин юньле-башлы күрмим дә, агач башларына карап йөрү дә бик тиз туйдырды... Булмый икән миннән чикләвек җыю, дидем дә күбрәк аска карап йөри башладым, үләннәр карыйм шунда, бөҗәкләр күзәтәм. Бервакыт карыйм: куе агачлар арасында, аулаграк җирдә шундый зур гына өем, өске ягы әзрәк очланып та тора. Өстенә кипкән яфраклар да сибелгән... Нәрсә булыр бу?! Таяк алдым да өемне акрын-акрын гына ача башладым. Ә анда сайлап алынгандай бар да бер төсле, алтынсу төстәге чикләвекләр!

Ярты чиләктән артыграк булды. Сөендем инде. Өскә карап җыеп йөрисе юк бит. Үз бәхетемә үзем ышанмыйча, кире якка – чыгу юлына борылдым... Барам шулай. “Нинди чикләвек булды икән соң бу?” – дип уйланып. Берәр кеше аннары килеп алырмын дип калдырган булса, алуым да дөрес түгелдер, дип. Карыйм: тагы ниндидер кечкенә генә калкулык. Тик бусы очланып тормый. Боҗра кебегрәк. Үләннәр белән, яфраклар белән капланган. Акрын гына яфракларны бер читкә этәрә башладым. Нужәли монда да чикләвек, дим... Кул белән бер-ике сыдыруым булды, “боҗра” ачылды. Башта ни икәнен аңламыйча тордым, аңлап алгач, урманнан кычкыра-кычкыра чыгып йөгердем! Боҗраланып кап-кара, юан елан ята иде!

...Хет үтер, Флюрага сөйләдемме мин бу хәлләрне, юкмы, хәтерләмим! Ә аннары күп тапкырлар күп кешеләргә сөйләдем. Белгән кешеләр әйттеләр: өемдәге чикләвек тиеннең кышка әзерләгән запасы булган. Алар андый өемнәрне берничәне әзерли, берсен алганнан зур зыян күрмәгән ул, дип, мине тынычландырган да иделәр әле. Ә менә еланның ярый әле өстенә басмаганмын. Тешләгән-чаккан булыр иде, диделәр. Менә шулай урманның да үз дөньясы, үз серләре икәнлеген үз күргәннәрем аша белгән идем мин. Чикләвек күргәч, шулар искә төште...

Нәсимә Садыйк.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading