16+

Урманнарны арттырырга Татарстанның җире юк

Татарстанда урман фонды 1 миллион 200 мең гектардан артык мәйданны били. Башкортстанда бу күрсәткеч- 6,3 миллион гектар. Без нигә шулкадәр калышабыз икән?

Урманнарны арттырырга Татарстанның җире юк

Татарстанда урман фонды 1 миллион 200 мең гектардан артык мәйданны били. Башкортстанда бу күрсәткеч- 6,3 миллион гектар. Без нигә шулкадәр калышабыз икән?

Икмәк агачтан кадерлерәк

Хөкүмәт йортында узган матбугат конференциясендә республиканың урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров язгы урман-культура эшләре, урман янгыннарына каршы чаралар һәм илкүләм программаларны гамәлгә ашыру турында сөйләде.
— Агачлар утырту эшләре 19 апрельдән башланды, киселгән яки корган урыннарда 3855 гектарда урман торгызылачак. Урман-культура эшләренә Нурлат, Лениногорск, Мамадыш, Саба һәм Чирмешән урманчылыклары беренчеләрдән булып кереште. Татарстан Республикасы урман селекция-орлык үзәгендә һәм урманчылыклар питомникларында 37,4 миллион берәмлек кәлшә-үсенте әзерләнде, - диде Равил Кузюров.

Башкортстанның таулы территорияләре табигый рәвештә урман белән капланган, нәтиҗәдә, урман фонды күрсәткече дә яхшы.
Татарстанда авыл хуҗалыгы җирләре күпчелек мәйданны били. Без дә урманнарны бик арттырыр идек, ләкин, авыл хуҗалыгы җирләрендә урман утыртырга рөхсәт юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә урман мәйданын республика территориясенең 17 процент өлешеннән 20 процент өлешенә кадәр җиткерә алдык. Моңа тау битләрен, ерганакларны яшелләндерү хисабына ирешелде. Быел авыл хуҗалыгы җирләрендә янә 1748 гектарда урман саклагыч полосалар барлыкка китереләчәк,- дип аңлатма бирде министр Равил Кузюров.
 
 Сызма шырпы, тартма тәмәке!

Татарстанда 15 апрельдән урманнарда янгын хәвефе сезоны ачылды, ул октябрь аена кадәр дәвам итә.
— Урман янгыннарына каршы берләшмәләрдә 718 кеше эшли, аларга 362 берәмлек техника тапшырылган. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкса, юридик затлардан тагын 2485 кеше, 643 берәмлек техника, шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсеннән 731 хезмәткәр белән 218 берәмлек техника җәлеп ителәчәк. Урманнарга космик мониторинг үткәрелә, авиация һәм пилотсыз очкычлар ярдәмендә дә күзәтчелек башкарыла, - диде Равил Кузюров.

Урманнарда учак ягу тыела. Кагыйдәне бозган гражданнарга -3 мең сумга, вазифа биләгән затларга -20 мең сумга һәм юридик затларга 200 мең сумга кадәр штраф салына.

Урманнарда янгыннарга каршы үзгә (особый) режим игълан ителгән вакытта учак яксаң, гражданнарны-4 меңнән 5 мең сумга, вазифа биләгән затларны-20 мең сумнан 40 мең сумга һәм юридик затларны 300 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф көтә.

 Безнең агачлар да - ватанпәрвар

Быелның 19 апреленнән республикада “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе старт алды. Ул ике этапта уза: 19 апрельдән 19 июньгә һәм 13 сентябрьдән 13 ноябрьгә кадәр. Әлеге акция кысаларында урман территорияләре чүп-чардан һәм корган агачлардан арындырыла.
“Хәтер бакчасы” (“Сад памяти”) халыкара акциясенә кушылып, 8 майда урман фондында, Бөек Ватан сугышында һәлак булган 350 мең сугышчы истәлегенә 350 мең агач утыртылачак. “Хәтер бакчасы” шигарендә республика урманнарында һәм торак пунктларында барлыгы 1 миллион төп агач утырту ниятләнелә,- диде министр Равил Кузюров.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading