16+

Урта диңгез ярында «Туган тел»не яңгыратып

Төркия күптән инде бакча башына әйләнде. Йөрәгеңдә – дәртең, күңелеңдә – теләгең, кесәңдә акчаң булса, анда бару берни түгел бүген. Казаннан туп-туры самолет та оча. Өч сәгать дигәндә, хыялыңны чынга да ашыра. Шуңадыр инде күпләр ял итәр урын дип шул Урта диңгез буйларын, Төркияне сайлый. Без дә күптән түгел генә Төркиядән сәяхәттән кайттык. Тик Казаннан киткәндә, юл биштәренә коену костюмнары белән бергә чигүле түбәтәй-калфаклар, камзуллар да салган идек. Чөнки без Урта диңгез ярына ял итәргә генә түгел, ә Анталиядә яшәүче милләттәшләребез чакыруы буенча Сабан туена бардык.

Урта диңгез ярында «Туган тел»не яңгыратып

Төркия күптән инде бакча башына әйләнде. Йөрәгеңдә – дәртең, күңелеңдә – теләгең, кесәңдә акчаң булса, анда бару берни түгел бүген. Казаннан туп-туры самолет та оча. Өч сәгать дигәндә, хыялыңны чынга да ашыра. Шуңадыр инде күпләр ял итәр урын дип шул Урта диңгез буйларын, Төркияне сайлый. Без дә күптән түгел генә Төркиядән сәяхәттән кайттык. Тик Казаннан киткәндә, юл биштәренә коену костюмнары белән бергә чигүле түбәтәй-калфаклар, камзуллар да салган идек. Чөнки без Урта диңгез ярына ял итәргә генә түгел, ә Анталиядә яшәүче милләттәшләребез чакыруы буенча Сабан туена бардык.

Дуслыкның чишмә башы

Бу хакта ишеткән-белгәннәр: «Ничек барып эләктегез?» – дип кызыксыналар. Газета укучыларына да иң башта шул танышуыбыз тарихын сөйләп үтәм.

Яңа елның бар кеше каникулда ял итеп яткан бер көне иде. Татарстан Язучылар берлегеннән шалтыраттылар. Төркиядә яшәүче татар гаиләләрендә тәрбияләнүче малай-кызларны татар балалар язучылары белән таныштырыр, әдәбиятка мәхәббәт уятыр өчен, видеокүпер оештырырга булганнар. Төрле сәбәпләр белән мөһаҗир булып Анталиядә яшәүче милләттәшләребез, үзләренең балалары туган телләрен онытмасын өчен, шимбә мәктәбе ачып җибәргәннәр. Исеме дә күңелгә ятышлы, максатка аваздаш – «Туган тел». Менә шушы шимбә көнне җыелып татар телен өйрәнергә теләүче балаларга без Рафис Корбан белән икәүләп шигырьләр сөйләргә, татарча аралашырга тиеш идек. Әлеге эшнең башында торган Анталиядә гомер итүче Оксана Назарова белән дә шунда беренче тапкыр очраштык. Элемтә сыйфаты шактый аксаса да, ике як өчен дә кызыклы гына очрашу булды ул. Без Төркиядәге нәни милләттәшләребезгә дип Оксана аркылы үзебезнең автографлы китапларны биреп җибәрдек. Аннары алар бүләк китаплардан шигырьләрне ятлап, Соңгы кыңгырау бәйрәмендә сөйләгәннәр. Менә шулай башланды безнең дуслык. Май аенда Оксана Соңгы кыңгырау бәйрәме балалар күңелендә озаграк саклансын дип, милли бүләкләр, китаплар алырга дип кабат Казанга кайткач, тагын очраштык. Бу күрешү-сөйләшүнең нәтиҗәсе булып «Шәһри Казан» газетасы битләрендә быелның 14 май санында «Еракта да йөрәктә» дигән язмам чыкты. Беренче очрашуда ук инде Оксана үзләрендә Сабан туе уздырулары турында сөйләгән һәм кунакка да чакырган иде.

Дөресен әйтим, быел Төркиягә бару уе бөтенләй юк иде. Ләкин насыйп ризык теш сындырып керә, диләр бит. Чакырып торганда нигә бармаска дип, милли рухны саклап яшәргә тырышучы бу милләттәшләребезне күрергә тәвәккәлләдек.

Бик дәрәҗәле кунаклар булдык без анда. Самолеттан ук каршы алып, бөтен уңайлыклары булган апартаментта бушка яшәдек. Ишегалдында бассейны, ерак түгел диңгезе дә булуын әйтсәм, күпләр көнләшеп куяр. Бик кунакчыл Салават белән Әсма Сәлим гаиләсенең апартаменты ул. Милләттәшләребез Сабантуйга килгән кунакларга хөрмәт күрсәтүдә үзләреннән өлеш кертергә булганнар. Ә бит Татарстаннан кунаклар шактый килде Сабан туена. Алар барысы да татар гаиләләрендә яшәде. Һәммәсенә дә шундый кадер-хөрмәт күрсәтелде. Хуҗаларга рәхмәт!

 

Милли моңлы очрашу

Сабан туе 23енә билгеләнгән булса да, без бәйрәм итүне 22 июнь көнне үк башладык. Анталия Иске шәһәренең Адриян капкасы аша үтеп, кунаклар да, хуҗалар да Урта диңгез ярында җыелыштык. Бик җылы очрашу булды. Рәхәтләнеп, үзебезнең җырларны суздык. «Эх, сез матур кызлар» да, «Күбәләгем» дә, «Казан кичләре» дә калмады. Ак диңгезнең (төрекләр Урта диңгезне шулай атыйлар) күпне күргән чал дулкыннары һәм түбәләре болытларны тишеп чыккан таулары да тыңлады безнең милли моңнарны. Беркем дә, ялгышып кына да килеп: «Сез нигә монда чит телдә җырлашып утырасыз әле?» – дип, бәйләнеп, тавыш күтәреп йөрмәде. Илебез өчен бик фаҗигале сугыш башланган көн иде ул. Шуңа да безгә, ил-көнгә тынычлык яулап биргән бабайларыбызны да искә алдык. «Рухлары шат булсын. Бүтән сугыш афәтләрен күрергә берәүгә дә язмасын», – дидек.

 

Кадерле кунаклар

Анталия Сабан туе кичке якта диңгез буендагы бер паркта булды. Киче аңлашыла инде. Көндез анда 40 градус эссе, челлә. Татар җанлы Анталиядәге милләттәшләребез гасырлардан гасырларга сакланып килгән, татарны татар итеп бар дөньяга таныткан бу бәйрәмне икенче тапкыр гына үткәрәләр әле. Тик шулай булса да, оештырудагы осталыкларын әйтми булмый. Бәйрәмнең дәрәҗәсен аның кунаклары билгели. Анталиядәге Сабан туен күрергә дә Төркиянең күп кенә шәһәрләреннән милләттәшләребез махсус автобус белән килгәннәр. Эстониядән Таллин шәһәреннән Гөлбостан Ногманова, Нурфия Фазлыева да, милли рухларын яңартыр өчен, ара ераклыгына да карамастан, юлга чыкканнар. Быел Таллин Бөтен Европа Сабан туен уздырды. Ханымнарның моның белән дә горурланулары йөзләрендә. Ә менә балаларының татар телен начар белүләренә шактый борчулы алар. Киевтагы татар җәмгыяте вәкилләре дә Сабан туеның мәртәбәле кунаклары булдылар. Без, бер өстәл артында чәй эчеп, туган телебезнең язмышы турында сөйләшеп утырдык. Аннары безнең янга Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән Исмәгыйль Шәңгәрәев тә килеп кушылды.

 

Догалы һәм колгалы Сабантуй

Бөтен шарты килсен дип, Сабан туе башланганчы, колга белән бүләк тә җыеп йөрделәр. Һәм ул колгага бәйләнгән бүләкләр биредә татарлар җыелып Сабан туе уздыруын кич буе еракларга күрсәтеп, җилфердәп торды.

Анталиянең меңнән артык кешене бер мәйданга җыйган Сабан туе изге дога белән башланып китте. Милли киемнәр киеп, сәхнәгә күтәрелгән Лира Гайнетдинова, Линар Хаҗиев һәм үзебезнең Арча районы егете – Анталиянең танылган юристы Фәнис Зыялы өч телдә (татар, башкорт һәм төрек) бәйрәмне алып бардылар. Милләттәшләребезнең туган телдәге сөйләшүгә, моңга сусауларын сизгәнгә, Татарстаннан килгән артистлар: Нурзадә белән Илгиз Шәйхразиев аларны – моң диңгезенә, ә тамашачы алкышларга күмде.

Узган елгы Сабан туенда уеннар булмады, дигәннәр иде аны былтыр күргәннәр. Оештыручылар быел бу кимчелекне дә төзәткәннәр. Балалар өчен махсус мәйданчык оештырганнар. Анда чүлмәк тә ваттылар, кашыкка йомырка салып та йөгерделәр, аркан да тарттылар сабыйлар. Бер генә бала да бүләк уенчыксыз өенә кайтып китмәде. Спонсорлары Истанбул мэриясенең Идарә комитеты әгъзасы Хакан Баһадыр, Анадалу хәбәр агентлыгының Истанбул бүлекчәсе рәисе Хөсәен Алтыналан җибәргән уенчыклар иде алар.

Узган ел көрәш тә булмады, диделәр. Быел анысын да кайгыртканнар. Кагыйдәләрдән тыш көрәшүче (бой без правил) Төркиянең яшь спортчыларының күрсәтмә чыгышын карадык. Алар арасында иң остасы безнең хуҗалар Салават белән Әсманың 12 яшьлек кызы Сафия дә бар иде. Бүләккә чын тәкә булмаса да, Сабадан килгән оста куллы Лилия белән Фәрит Вафиннар гаиләсе мендәргә чиккән ул бөдрә йонлы тәкәне. Әлеге бәйрәмнең истәлеге дип аны «Туган тел» мәктәбенә бүләк тә итеп калдырдылар. Бу гаилә чынлап та бәйрәмнең бизәге булды. Алар икесе дә милли киемнәрдән һәм үзләре чиккән милли бизәкләр төшерелгән мендәрчекләр, түбәтәй-калфаклар алып килгәннәр иде.

Әлеге бәйрәмгә Анталия татарларының ныклап әзерләнгәне күренеп торды. «Туган тел» мәктәбе мөгаллимәсе Халидә Әхмәтова кунакка килгән сеңлесе белән халкыбызның милли ризыкларын: чәкчәк, кыстыбыйлар, тәмле бәлешләр пешереп чыкканнар. Татар халкының уңган-булган һәм кунакчыл икәненә менә дигән дәлил. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә шактый иде Сабан туенда. «Татарлардан үрнәк алырга телибез, безнең дә туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклыйсыбыз килә, җәмгыять оештырырга уйлыйбыз», – диделәр түбәтәй киеп караучы месхет кызлары.

Сабан туеның тагын бер кадерле кунагы бар иде. Ул – телевизор экранының йолдызына әйләнгән (хәтерләсәгез, юл һәлакәтенә очрап хәтерен дә, хәрәкәтләнүен дә югалткан бер егет турында шактый тапшырулар булган иде.) Өметнең әнисе, аны тәрбияләп соңгы юлга озаткан олы йөрәкле шәфкатьле ханым. Ул сәхнәгә алкышлар астында күтәрелде. Аның исемен дә белә алмый калдык. Өмет әнисе дип кенә таныштырдылар. Ләкин бу бар дөньяга иң миһербанлы хатын-кыз булып танылган ханым янында басып тору Сабан туе бәйрәменә яңа мәгънә, яңа төсмер өстәде.

Анталия татарлары бар күңелләрен биреп оештырган Сабан туе зур уңыш белән барып, караңгы төшкәч кенә тәмамланды. Билгеле инде, шигърият пәйгамбәре булган Тукаебызның милли гимныбызга әйләнгән «Туган тел» җыры белән.

ЮНЕСКО үз канаты астына алган, төрле милләтләрне дус-тату яшәргә өйрәтә, берләштерә торган бу милли бәйрәмебез киләчәктә Нобель премиясенә дә лаек булыр әле. Анталия Сабан туеннан без шундый фикерләр белән кайттык.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading