16+

Уртак Җиңүдән - гомум тынычлыкка

Казанның Җиңү паркында 17 июльдә Владивостоктан Мәскәүгә кадәр халыкара ватанпәрварлек автойөрешендә катнашучыларны каршылау тантанасы булды.

Уртак Җиңүдән - гомум тынычлыкка

Казанның Җиңү паркында 17 июльдә Владивостоктан Мәскәүгә кадәр халыкара ватанпәрварлек автойөрешендә катнашучыларны каршылау тантанасы булды.

Бу акция Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Россия Федерациясе Оборона министрлыгы һәм Президент грантлары фонды теләктәшлегендә үткәрелә. Автойөреш “Уртак Җиңүдән- гомум тынычлыкка” шигаре астында уза.

- Автоколоннаны 1953 елда ясалган легендар ГАЗ М-20 “Победа” машинасы җитәкли. Илебез буйлап 200 метр зурлыктагы Җиңү байрагы күчермәсе белән 300 метр озынлыктагы георгиев тасмасын алып барабыз. Хәрби Көчләр чиркәвенә “Казанская божья мать - Державный покров” иконасын тапшырачакбыз. Түбән Новгородта колоннага тагын 20 машина һәм “Ночные волки” мотоклубы кушылачак, - дип таныштырды автойөреш проекты авторы, Волгоград өлкәсенең “Яшьармиячеләр” төбәк штабы җитәкчесе Павел Григорьев.

Автойөреш Владивостокта Попов утравыннан башланып киткән, ватанпәрварләр колоннасы Казанга кадәр инде 8 мең километрдан артык ара узган. 

– Геройлар бүген дә бар. Якташыгыз - очучы Марат Әхмәтшин моңа мисал. Күп милләтле һәм конфессияле илебездә тынычлык һәм дуслык булсын. Казанга Хезмәт даны шәһәре исеме бирелгәнлеген беләбез, бу – тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт билгесе. Казанны котлыйбыз! – диде Петр Григорьев.

“Яшьармиячеләр” хәрәкәтенең Татарстан төбәк штабы җитәкчесе, генерал-майор Александр Бородин автойөрешнең бик әһәмиятле чара булганлыгын искәртте.

– Татарстанда яшьармиячеләр 20 мең. Хәрбиләрнең каберлекләрен чистартып-карап торабыз. Татарстаныбыз белән горурланабыз. Миллионнарча корбаннар бәрабәренә яуланган Җиңүнең кадерен белик. Күкләребез аяз булсын, безгә сугыш кирәкми, – диде Александр Бородин.

Автойөреш ахырында Мәскәүдә түгәрәк өстәл утырышы үткәрү планлаштырылган. Аңа элекке Советлар Союзының союзниклары – җиде ил вәкилләре чакырылган.

Автор фотолары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading