16+

Урысбагада балык тоттылар, яки күл төбендәге балыкны камерадан күзәтәләр

Яшел Үзән районының Түбән Урысбага авылында балык тоту бәйгесе узды. Төрле авыллардан килгән 20 гә якын балыкчы ярышты. Ничек кенә әзерләнмәгән иде алар: Алсу апа дус кызлары белән  Яшел Үзән шәһәреннән махсус кайткан Илдар абый су астындагы балыкларны күзәтү өчен камера алган. 

Бәйге быел икенче тапкыр уздырыла. "Кышкы озын ялларда кеше нишләргә белми аптырый. Шуңа да файдалы һәм күңелле бәйрәм үткәрергә булдык", - ди  Урысбага авылы башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин. Җиңүчеләрнең берсе -  Мулла Иле авылыннан Фәнис Шәкүров инде 25 елга якын балык тота." Бүген  балык начар каба. Һава торышы белән бәйле күрәсең. Җилле. Бер чуртан белән алабуга гына эләкте, "- ди ул.  Авыл халкы ухадан авыз итте, самавырдан чәй эчте, кыңгыраулы атлы чанада җилдерде, кыскасы рәхәтләнеп күңел ачты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading