16+

Усал итеп караганы да булмады

Барыбыз өчен дә иң кадерле кешебез – алтын куллы әтиебез турында сүз башлаганда, ямьле, җиләкле урманнары, хуш исләр тутырып чәчәк аткан шомырт-баланлы әрәмәләре, таң атканда сандугачларның илаһи моң белән сайравы, туып-үскән йортыбызның чирәмле ишегалды күз алдына килеп баса.

Усал итеп караганы да булмады

Барыбыз өчен дә иң кадерле кешебез – алтын куллы әтиебез турында сүз башлаганда, ямьле, җиләкле урманнары, хуш исләр тутырып чәчәк аткан шомырт-баланлы әрәмәләре, таң атканда сандугачларның илаһи моң белән сайравы, туып-үскән йортыбызның чирәмле ишегалды күз алдына килеп баса.

Шушы әкияти матурлыкка чумып утырган Мөслим районы Яңа Карамалы авылында бар дөнья сихри йокыдан уянып, дөньяга назлы яз җылы сулышын өргән апрель таңында Якуповлар гаиләсендә алтынчы бала булып безнең әтиебез –Рафис Тимерхан улы дөньяга аваз сала.
Әтиебез Күбәк урта мәктәбен тәмамлагач, Мөслим училищесында белем ала. Ике ел армия сафларында хезмәт итеп кайткач, туган авылында шофер-комбайнчы булып эшли башлый. Үз эшенә зур җаваплылык белән карый. Үзен ярты сүздән, күз карашыннан аңлаучы, тыйнак, бар эшкә тәвәккәл, сабыр Сикия авылы кызы – әниебез Рүзинә белән дуслашып йөргәннән соң, гаилә корып җибәрәләр. Шул көннән башлап тормыш арбасын бергә тарталар. Бу вакыт аралыгында безгә – ике кызларына якты ­дөнья бүләк итәләр.

Әтиебез язгы чорда кырда чәчү эшләрендә булса, җәй көне комбайнда эшләп, районыбыз басуларындагы уңышны җыеп алуда үзенең зур өлешен кертте. Әле дә хәтерлим: ишегалдында сеңлем белән кич җитеп, караңгы төшкәнчегә кадәр әтиебез кайтканны көтә идек. Иртә таңнан алып кичкә кадәр эшләгән әтиебез, безне күргәч, ару-талуын онытып, уйнарга-шая­рырга тотыныр иде. Ә безгә шул гына кирәк. Шундый бала күңелле, яраткан әтиебезне без төнгә түгел, таңга кадәр дә көтәргә әзер идек. Әти кайтып юынганнан соң гына гаиләбез белән җыелышып, көне буе булган хәлләрне бер-беребездән узышып сөйли-сөйли, кичке ашны ашый идек. Әнием һәрвакыт әтиебезгә карата хөрмәт тәрбияләде. Гомеремдә дә әтиемнең ачуланганы, хәтта усал итеп караганы булмаса да, әнинең, ике сүзнең берендә «Әтиең күрсә...», «Әтиең нәрсә дияр?», «Әтиегездән сорарга кирәк», «Әтиегездән башка ярамас» дигән сүзләре күңелдә әтидән курку һәм шул ук вакытта әтигә карата хөрмәт хисләре тудырган. Инде үсеп җитеп, үз гаиләм белән яши башласам да, тормыш борылышларында һәрвакыт әти-әниемнең нык­лы киңәшләрен истә тотып яшим.

 Әти бар күңелен биреп, үз эшеннән ямь табып, хезмәтенә намус белән, җавапчыл карап, теләгән максатына ирешеп яшәде. Берничә ел рәттән район күләмендә язгы чәчү чорында да, иген уңышын җыеп алуда да беренчелекне бирмәде ул. Әтиебезнең йокысыз иртәләре, тузан болыты эчендә алны-ялны белми эшләүләре вакытында югары бәяләнде. Өй эчендәге барлык техник җиһазлар – әтиебезнең хезмәт җимешләре.
Тормыш булгач, гел җай гына бармый шул. Ямьле җәйнең гөрләп торган бер көнендә, безнең гаиләбезгә язмыш үз сынавын җибәрде. Эш вакытында әтинең күзенә тимер чәчрәп керә. Мәскәүдә әтиебезнең күзенә танылган табиблар операция ясыйлар, тимер кисәген алалар, ләкин озак вакыт үтү сәбәпле, бер күзне саклап кала алмыйлар. Әтигә табиблар авыр эш эшләмәскә киңәш бирәләр. Гомерен туган ягы кырларына багышлаган, ару-талуны белмәс, һәрвакыт алдынгы тракторчы, алдынгы комбайнчы булган әтиебезгә менә шул рәвешле яраткан эшеннән аерылу бик авыр булгандыр.
Әтинең әниебез авыр капчыкларны күтәреп ташыган вакытта кызганудан күзеннән мөлдерәп яшьләре ага торган иде. Ләкин озак та үтмәде, ул әнине мотоцикл йөртергә өйрәтте. Авыр капчыкларны «тимер ат» ташый башлады. Менә шулай итеп, тормыш сынауларын да иңне-иңгә куеп үтә белделәр алар. Әниебезнең сабырлыгы, тормышка булган мәхәббәте гаиләбезнең учагын сүндермичә, иң авыр вакытта да сак­лап кала алды.

Әби-бабабызны (әтинең әти-­әнисен) кадер-хөрмәттә тәрбияләп, дини йолаларыбызны үтәп, соңгы юлга озаттылар. Ә карт әбиебезне (әнинең әнисен) хәзер дә хөрмәтләп, яшәүгә рухландырып, олылап яшиләр. Гөлҗәннәт әбиебезгә – 87 яшь. Ул һәрвакыт әтине мактап, рәхмәт укып яши. «Алтын кияүкәем» дип кенә эндәшә. Алар арасында булган җылы мөнәсәбәт хәзерге тормышта бик күп яшьләргә үрнәк булырлык, минемчә.

Без нык нигезле, түгәрәк табынлы йортта матур яшәү үрнәкләре күреп үстек. Ике кыз гына үссәк тә, үзебезне күп балалы гаилә итеп хис итә идек, чөнки әни ягыннан да, әти ягыннан да туганнарның балалары безгә еш киләләр иде. әти күбесенә яраткан абый булса, икенчеләренә – яраткан җизни. Инде хәзер аларның балалары, бабай дип, әтинең муенына сарылалар.
Авыл халкы да әтине бик хөрмәтли. Нинди дә булса киңәш яки ярдәм кирәк булса, һәрвакыт әтие­безгә мөрәҗәгать итәләр. Бүгенге көндә әниебез лаеклы ялда, ә әтие­без авыл халкын су белән тәэмин итү бүлегендә оператор булып эшли. Иртә яздан алып кара көзгәчә өй янында искиткеч гүзәл чәчәкләрнең ниндиен генә үстермиләр –  барысы да үз хезмәтләре. Йорт-ихатадагы төзү, ремонт эшләрен үзләре башкара, алар бер-берсе белән санлашып, аңлашып, киңәш-табыш итешеп, бик матур гомер кичерәләр.

Ишле гаиләдә үсеп, тормышның ачысын-төчесен татып үскән әтиебез безне кечкенәдән, һәрбер әйбернең кадерен белергә, тормышта үз урыныңны табарга, акны-карадан аерырга, кешеләргә ярдәмчел, изге күңелле булырга өндәп, хезмәткә мәхәббәт тәрбияләп үстерде. Бүгенге көндә әти Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләр укып, бар булганына шөкер кылып яши. Җомга намазына мәчеткә дә йөри. Тормышның матурлыгын, яраткан оныкларымның үсүен күрә алуым белән мин Аллаһыма рәхмәтлемен дип, дога кыла.

Инде югары белем алып, олы тормышка аяк бастык. Ләкин төп йорт җылысы һәрчак безне үзенә тартып тора, чөнки анда тәмле бәлеш­ләрен, тәбикмәкләрен пешереп, безне көтеп торучы әти-әниебез бар. Бик шатланып туган нигезгә җыелышып, балачак хатирәләрен барлыйбыз. Оныклар гаме, мәшәкате белән яшәүдән дә авырсынмыйлар. Һәр ял көнендә алар – көтелгән кунак.
Гомер юлларын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык кадерле әти-әнием белән мин бик горурланам. Һәрбер туар таңга сөенеп, Аллаһыга шөкер кылып, якыннарына изгелек теләүдән башлыйлар алар көннәрен. Аралар ерак булса да, әти-әниемнең чөкердәшеп иртәнге чәй эчүләрен хәзер дә күземне йомган килеш хәтеремдә яңартам...

Эльвира Сабирова, Актаныш районы, Актаныш авылы.

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading