Татар эстрадасын чүпләүче җырларны барлауны дәвам итеп, Мөнир Рахмаев репертуарына тукталырга булдык.
“Безнең әле җитез чаклар,
Яшь тайларны җигәр чаклар...” – дип җырлаучы Мөнир Рахмаев үзе дә бер урында тик тора алмаган, дуамаллыгын кая куярга белмәгән тайны хәтерләтә. Әйтерсең лә аны абзарга ябып куйганнар да, киртәләрне җимереп, иреккә чыкмакчы була. Энергиясе ташып торган Рахмаевка биюче яки акробат булу күбрәк килешер иде кебек. Җитмәсә, сәхнәдә тере тавышка җырламый. Ул моны үзе дә яшерми. Димәк, билет сатып алган тамашачылар Мөнирнең “моңын” тыңларга түгел, ә сәхнәдә әрле-бирле сикереп йөрүен карарга килә. Ә андый җырчыларның үзләрен җырчы дип атарга хокукы бармы икән? Моны мин юридик яктан түгел, ә намус төшенчәсе буенча сорыйм.
Мөнир Рахмаев җыр сүзләрен нинди бизмәннәргә салып, нинди кысаларга куеп сайлыйдыр, әйтүе кыен. Әмма җырларын барлап чыккач, ул аларны сайлап, тикшереп торамы икән дигән сорау туды. Әйдәгез, үзенә “сүз бирик” әле.
“Аңлата алмадым мәхәббәтемне,
Сүзләр тапмадым ачарга күңелне.
Сәерлеккә бирелә җаным
Сине күргәч, сине күргәч.
Хәзер инде соң!
Без күптән аерым,
Ләкин юллар чатында
Очратырмын сине,
Тынычлыкны ватып дәшәрмен әле.
Кушымта:
Сулый белмим синсез,
Яши алмыйм синсез,
Түзә алмам синсез.”
Бу ак шигырьне (хәер, алай дисәң, ак шигырьне кимсетү була!) тәүге тапкыр гашыйк булган мәктәп укучысы, төнлә ай яктысында язып, кеше-кара күрмәсен дип, мендәр астына яшереп куйган булгандыр сыман. Ни өчен яшергән? Беренчедән, хисләрен белгертәсе килми, икенчедән, бу сүзләрнең шигырьдән ерак торуын чамалый. Ул аны үзе өчен генә, күңелен юатыр өчен генә язды. Әле мәхәббәт утында яну тәҗрибәсе дә булмагач, фикерләрен дә төгәл итеп җиткерә алмый. Һәм иң кызыгы шунда: Мөнир Рахмаев ни рәвешледер әлеге дәфтәрне табып алган да, шундук көй яздырган һәм икенче көнне үк шуның белән сәхнәгә менеп киткән шикелле. Ярар, җыр сүзләре күңелгә ятышлы булмаса да, фантазиягә бирелеп алу бераз кәефне күтәрде. Чираттагысына күз салыйк.
“Иртә таңнан телефон,
Кабат синнән СМС:
“Сагындым, көтәм, килче” –
Бер үк сүз.
Туймадыңмәле үзең?
Бетмиме миңа сүзең?
Уф, йөрәгем, сабыр бул,
Берүк түз.
Кушымта:
Бәйләнмә миңа,
Чакырма, язма.
Үз бәяңне бел,
Әйләнмә бәйләнчек кызга”.
Бу “шедевр”ны тыңлагач, Мөнир Рахмаевны кызганып куйдым хәтта. Хәле бигрәк мөшкел булган ахры. Бәйләнчек кызларга “Бәйләнмә миңа” дип язып утырырга вакытын кызганган, күрәсең, барысына берьюлы җыр багышлаган. Аерым-аерым аңлатып торасы да юк, мактанырга сәбәп тә бар, сәхнәдә боргаланырга яңа “нәрсә” (моны шулай атасаң гына инде) дә пеште/пешмәде (үзегез дөрес дип санаган вариант астына сызарга).
“Уси-муси, уси-муси,
Кәттә песи” димә миңа.
Сюзик-пузик, аю баласы да
Түгел сиңа.
Беләсең бит инде
Сине сөйгәнемне.
Бер сүзеңә каршы килмәм,
Тик “сөйгәнем” дип әйт инде.”
Нәрсә булды бу дисезме? Мөнир Рахмаев һәм Римма Никитина башкаруындагы җыр. Бакчадагы балаларның бер-берсен үчекләп, тел күрсәтүләре күз алдына килде. Җырга менә бу сүзләрне дә өстәп куясы килә: “Уенчыкларыңны җыеп ал һәм минем горшокка бүтән “пес” итмә”.
Мөнирнең барлык җырларына да анализ ясарга газета битендә урын җитмәс. Шулай да аларның күбесен өч-дүрт җөмлә белән тасвирлап була: “Мин сине яратам, ә син мине яратмыйсың. Сине генә сөясем килә. Кил инде яннарыма.”
Абдулла Алишның “Койрыклар” әкияте искә төште. Барысы да җыр сайлаганда, Мөнирнең вакыты булмаган һәм ахырда калдык-постык сүзләргә риза булган дигән тойгы калды миндә.
Комментарийлар
0
0
Бу сузлэрне акча тулэп залга барып вакыт эрэм итеп тынларга тугел,бушка да тынламыйм.
0
0
0
0
Илхам Шакировлар юк инде хэзер. Булачак та тугел, могаен. Чонки культура нын К хэрефе дэ калмады сэхнэдэ.Жыр ул, анын сузлэре, кое бергэ уралып узе бер спектакль шикелле булырга тиеш. Жырны тынлагач, хислэргэ бирелеп яшьлегенэ кайтып килу, я булмаса туганнарым куз алдын а килу, кунел тулу h б кичерешлэр Барлык ка килергэ тиеш кунелдэ.Э берконлек сэхнэ иялэре ничектер менгэннэр инде анда, сэхнэгэ... Саф сэнгатькэ тап тошереп яталар шунда, ачуым да бер килмэгэе!
0
0
0
0
У каждого свой зритель не хочу не смотрю и не слушаю и не жалуюсь
0
0