16+

«Уңышның 1 проценты – сәләт, 99 проценты тырышлыктан тора!»

WorldSkills чемпионатының Россия этабы башлана

«Уңышның 1 проценты – сәләт, 99 проценты тырышлыктан тора!»

WorldSkills чемпионатының Россия этабы башлана

8-12 август көннәрендә Көньяк Сахалинда «WorldSkills Russia» «Яшь профессионаллар» VI милли эшче һөнәрләр чемпионаты башлана. Татарстаннан биредә 58 егет һәм кыз катнаша. Аларны 44 компетенция (юнәлеш) буенча сайлап алганнар.

Казан сәүдә-икътисад техникумы студенты Айсылу Нуретдинованың да җиң сызганып эшкә тотынган чоры бу. Ул – «Ресторан сервисы» юнәлеше буенча чемпионатның республика этабында беренче урын яулаган кеше. Айсылу – официант, баристо, бармен һәм сомилье (ресторанда шәраблар саклаучы) һөнәрләре буенча белгеч.

– 2016 елда көллият эчендә үткәрелгән ярышларда беренче урынны яуладым. Менә шуннан WorldSkills хәрәкәтенә кереп киттем. Миңа бу эш бик ошый, күңелемә ята. Әле II курсны гына тәмамладым, инде хәзердән үк эш тәкъдим итәләр, – ди кыз.


Ләкин Айсылуның әлегә кесә ягын кайгыртырга вакыты юк. Чемпионатның Россия этабында җиңү яуласа, аның Дөнья чемпионатына эләгү мөмкинлеге бар. Ә анысы инде бер елдан безнең туган җирдә – Казанда узачак.

Дөнья дәрәҗәсендә эшләү өчен, Чирмешән кызы инглиз телен дә ныклап үзләштерә хәзер.

– Мәктәптә өйрәнгән белемнәр дә бар иде. Үзелегемнән дә күп укырга туры килде. Ә ярышка әзерләнгән вакытта күбрәк инглиз телендә сөйләшергә тырышабыз. Телне белмәсәң, дөньякүләм ярышларда җиңеп булмый, – ди Айсылу.

Аның фикеренчә, официантларның хезмәт хакы чәйлек акчага да бәйле.
– Мин елмаерга, ихлас, түземле булырга, кунаклар белән матур итеп сөйләшергә тырышам. Клиентлар нинди ризык сорауларына карамастан, башта аның бөтен нечкәлекләре һәм составы турында сөйлим. Аннан соң инде кунак бу ризыкның аңа барамы-юкмы икәнен үзе хәл итә, – ди Айсылу.

Казан политехник көллиятен тәмамлаган Ирек Бадгиев өчен дә бу беренче зур ярыш. Ул, «Суыткыч техникасы һәм кондиционлаштыру» юнәлеше буенча WorldSkillsның Мәскәүдәге сайлап алу этабын узып, Россия чемпионатының финалына чыкты. Шулай ук Көньяк Сахалиндагы ярышларда катнашачак. Әлеге компетенция Татарстан өчен уңыш китерә торган өлкә дип әйтсәк тә була. Ирекнең хәзерге тренерларының берсе Вадим Поляков – Европа һәм Дөнья чемпионы исемен алган кеше. Бер ел элек Айнур Кәримуллин Краснодарда узган Россия чемпионатында икенче урынны алган иде. Техникумның мондый яшь, сәләтле белгечләре хәйран әле.

– Шуңа күрә без бу юлы да үзебезгә катнашып кына калмаска, ә Европа, Дөнья этабына чыгарга кирәк дигән максат куйдык. Татарстанда чемпионатта җиңү өчен бөтен шартлар да булдырылган. Кирәк икән – инструментларын бирәләр, кирәк икән – техникасын. Эшлә, укы, өйрән генә! Без чемпионатка әзерләү өчен дә тырыш, максатчан студентларны сайлап алабыз. Уңышның 1 проценты – сәләт, 99 проценты тырышлыктан тора бит. Вадим да үз мисалында яшьләргә үрнәк, этәргеч булып тора, – ди Ирекнең тренерларының берсе Ольга Логушкина.

 

Ирек белән Вадим хәзер «ТехВент» оешмасында эшлиләр. Әлеге оешма Татарстанга чемпионатка әзерләнергә техника да биреп тора.
– Мин башта WorldSkillsның төбәк этабында волонтер булып эшләгән идем. Шуннан кызыгып калдым. Үземне сынап карыйсым килде. Әлеге чемпионат сәләтле яшьләргә эшкә урнашырга ярдәм итә. Мине, мәсәлән, шунда ук эшкә алдылар. Эшләгән кешегә хезмәт хакы да яхшы. Безнең эштә уртача 26-28 мең сум хезмәт хакы чыга дип беләм. Ләкин барысы да эш стажыңнан, разрядтан тора, – ди Ирек.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading