16+

Узган елны туган телле идек, быел цифрлы булабыз

Казаннан 100 чакрым ераклыктагы авылга кайтканда да, кәрәзле телефондагы интернет “качышлы” уйнарга тотына. Телефонны югары күтәреп, өйнең әле бер, әле икенче почмагына йөренәсең. Тәрәзә каршында, йә суыткыч янында интернет экранда килеп чыга тагын үзе. Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта республиканың цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин ел ахырына чыбыксыз интернетны эзләп азапланулар бетәчәк, дип ышандырды.

Узган елны туган телле идек,  быел цифрлы булабыз

Казаннан 100 чакрым ераклыктагы авылга кайтканда да, кәрәзле телефондагы интернет “качышлы” уйнарга тотына. Телефонны югары күтәреп, өйнең әле бер, әле икенче почмагына йөренәсең. Тәрәзә каршында, йә суыткыч янында интернет экранда килеп чыга тагын үзе. Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта республиканың цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин ел ахырына чыбыксыз интернетны эзләп азапланулар бетәчәк, дип ышандырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычында республикада 2022 ел Цифрлаштыру елы шигарендә уза.

Мәскәүдән калышмыйбыз

— Татарстан цифрлаштыруда Россия күләмендә чагыштырганда, Мәскәү белән Санкт-Петербург шәһәрләреннән соң өченче урында. Ике ел эчендә авыллардагы 3,5 мең социаль учреждение интернет челтәренә тоташтырылды. 305 авылга оптико-волокно үткәргече сузылды. Узган ел 50 мең өй GPON элемтәсе белән тәэмин ителде, быел 100 мең өйне колачлау ниятләнелә. Халкы 100-200 кешеле 61 авыл да 4G интернетлы булачак быел. Казан метросында 5G, ә Казан Кремлендә интернет тизлеге 4G. Федераль автотрассаларның Татарстан буенча узган барлык өлешләрендә дә интернет тота, - диде Айрат Хәйруллин.

Укытучыларның бәхете

Татарстандагы барлык мәктәпләр чыбыклы интернет элемтәсенә ялганган. Мәгариф учреждениеләрен цифрлаштыруны киңәйтүгә 2022-2023 еллар чорына федераль бюджеттан янә 1 миллиард сум билгеләнгән. “Ак Барс” банкы шушы финанс учреждениесенең банк картасын кулланган укытучыларга 24 мең ноутбук бүләк итеп таратачак.

— Мондый хәйрия акциясенә “Сибур” компаниясе, “Сбербанк” һәм башка банклар да кушылса, мәктәпләрне цифрлаштыруда катнашса, әйбәт булыр иде, - диде министр.

Табибларга - 6 нчы дәрәҗә

Республика клиника хастаханәсенә HIMSS халыкара стандартлары сертификаты алу максаты куйган. Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, 7 дәрәҗәдәге стандарттан 6 нчы дәрәҗәгә ирешүгә өметләнелә. РКБ үрнәге соңыннан республиканың башка хастаханәләренә кертеләчәк. HIMSS авыруларны дәвалауда интернет яссылыгы аша дөнья тәҗрибәсенә таянырга мөмкинлек тудыра.

Электрлаштык, хәзер “электронлашабыз”

Татарстанда дәүләт хезмәт күрсәтүләре порталында 125 төрдәге хезмәтне электрон рәвештә башкарып була, әлеге хезмәтләрне тагын 253 төргә җиткерү планлаштырылган. МФЦларда 109 хезмәт күрсәтелә, быелның урталарына МФЦда тагын 30 төрдәге хезмәтне электрон рәвештә алып булачак.

Интернет челтәрендә “Я - школьник”, “Я-строю”, “Забота” платформалары эшли.

“Спартак” инде чабата ясамый

— Казандагы элекке “Спартак” аяк киемнәре фабрикасы биналарында быелның декабрендә “ИТ-парк “Спартак” ачылачак. Татарстан Президенты тәкъдимендә гамәлгә ашырыла әлеге проект. Инновацион технологияләрне үстерүче һәм тудыручы резидентларны 1 меңгә җиткерү бурычы тора. Хәзер “ИТ-парк һәм “Иннополис” шәһәрчегендә 336 резидент (оешма) эшчәнлек алып бара. Быелның февралендә ИТ-паркта “Балалар ИТ-паркы” оештырыла, соңыннан ул “Спартак” бинасына күчерелә, - диде Айрат Хәйруллин.

“Шәһри Казан” хәбәрчесе соравына җавап итеп, министр Хәйруллин:”Балалар ИТ-паркында өйрәнү-күнекмәләр түләүле була, ләкин ул түләүләр һәр ата-ананың хәленнән килерлек булачак”,- диде.

Цифрлы конкурслар

Татарстан Президенты теләктәшлегендә мәктәпләрдә “Дай 5!”, “Школьный экопатруль”, студентлар арасында инновацион идеяләр һәм өлкәннәр арасында “Хикмәт” (“Хикмет”) конкурслары үткәреләчәк. Җиңүчеләргә призлар бирелә. Өлкәннәр арасындагы конкурс җиңүчеләренә, мәсәлән, 100 ноутбук хәстәрләп куелган.

Казанда быел цифрлаштыру темасына махсуслаштырылган халыкара форумнар үткәрү дә планлаштырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading