Җырчы быел музыка мәктәбендә вокал дәресләре бирә башлаган икән.
- Бу минем өчен яңа тәҗрибә. Башкаларны укытканда үзем өчен дә яңалыклар ачам, - диде ул.
Ваһапов фестиваленең ике йолдызы - Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина арасындагы мәхәббәт турында ялкаулар гына язмый калды бугай инде. Концертта да әлеге парга аерым игътибар бирелде. Дуэтларын да тамашачылар кайнар алкышлар белән каршы алдылар.
Әллә концерт алдыннан дулкынлануы көчле булдымы, әллә башка сәбәптәнме, безнең сорауларга Азат:
- Концерт өчен борчылгач, барысын да искә төшереп бетерә алмыйм шул. Әгәр ялгышмасам, Гөлсирин белән егет-кыз буларак ярты ел очрашып йөрдек. Тик әлеге этапта безнең өчен иҗат мөһимрәк һәм без аның белән күбрәк эш мәсьәләсендә аралашабыз, - дип кенә чикләнде.
Һәм яшьләр шулай да очрашамы, юкмы, дигән сорау ачык калды.
Концертта махсус алып баручы чакырылмаган иде. Егетләр-кызлар әлеге миссияне үзләре башкарып чыкты. Әйтергә кирәк, бөтен җырчыга да матур, күңелгә ятышлы һәм табигый итеп сөйләү сәләте бирелмәгән. Җыр арасында сөйли торган сүзләре күп булмаса да, бу җырчылар өчен аерым бер җаваплылык өсти торган эш. Миңа калса, алып бару, сүз сөйләү осталыгы барысыннан да бигрәк Айсылуга бирелгән. Моңа, әлбәттә, җырчының телевидениедә алган тәҗрибәсе дә, моңа кадәр концертлар алып баруы да ярдәм иткәндер дип уйлыйм.
Ваһапов фестивале җырчылары яңа концерт программалары белән Түбән Кама, Чаллы тамашачылары каршында сынау узган иде инде. Казанлылар да яратып кабул итте. Алдагы көннәрдә алар шушы ук программаны республиканың башка район-шәһәрләренә дә алып чыгарга планлаштыралар. Шулай ук, 25 февральдә Казанда өстәмә концертлары да узачак.
Комментарийлар