16+

Вафирә Гыйззәтуллинаның юл һәлакәтенә очрап бакыйлыкка күчкәненә 18 ел булды (БӘЕТ)

2001 нче елның 16 сентябрендә (18ендә туган авылы Камайда җирләнә) 55 яшьлек юбилеен туган ягында уздыру нияте белән Менделеевскидан кайтканда, М-7 трассында һәлакәткә очрап, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Вафирә Гыйззәтуллина вафат булды.

Татар музыка сәнгате иң якты популяр җырчысын мәңгегә югалтты. Вакытсыз бакыйлыкка күчкән җырчыбызга багышлап, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Марс Макаров бәет язган. Аны в контакте битендә Фирдания Маликова урнаштырган. Бергәләп укыйк...

ЮКСЫНУ

Кунелең сизеп мәллә яздың, Разил
Машина дип, житте башыма?
Көтмәгәндә Чаллы юлларында
Кара үлем чыкты каршыма...

Чаллы юлларында үләсемне
Белми калдым, дуслар, сүкмәгез!
Котылдым мин вәхши бу дөньядан -
Яшегезне юкка тукмәгез!

Бәрелгәндә, ах, авыртты башым,
Җан биргәчтен, хәзер җан тыныч...
Үкенмимен, бу дөньядан китүемә,
Тик балалар менә, кызганыч...

Күп җырладым, сезгә җырларымны,
Калганнарны яшьләр җырласын!
Имин булсын еллар, уңсын игеннәр,
Ватан өчен көрәш тынмасын!

Фото: С. БИКТИМЕРОВ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading