16+

Вагыйз Аделшин: «Рәсем ясау миңа көч бирә»

Танылган рәссам, Петербург татары 80 яшьлек Вагыйз Аделшин – бик мәзәкчән, тормышны сөюче кеше. Аның белән очрашкач та: «Нинди телдә аралашабыз, мин 16 тел беләм», – дип башлады сүзен. Гел елмаеп торса да, балачагын исенә алганда, күзләрендә моңсулык чагыла, күзләре яшьләнә.

Танылган рәссам, Петербург татары 80 яшьлек Вагыйз Аделшин – бик мәзәкчән, тормышны сөюче кеше. Аның белән очрашкач та: «Нинди телдә аралашабыз, мин 16 тел беләм», – дип башлады сүзен. Гел елмаеп торса да, балачагын исенә алганда, күзләрендә моңсулык чагыла, күзләре яшьләнә.


Тумышы белән әңгәмәдәшем Ульяновск ягыннан икән. Сугыш чоры баласы. «Сугыш вакытында хәрби бәре­лешләр көчәйгән вакытта, әни безне, саклап калу өчен, базга яшерә иде. Самолетлар гөрелтесе, атышу – бу тавышлар әле дә колагымда ишетелә сыман. Әниләр ап-ак киндер күлмәкләрдән йөриләр иде. Төсле кием алтын бәясе торган инде ул чакта. Шул күз алдымнан китми: почтальон килгәнне көтә идек. Өчпочмаклы хатлар. Башта күңелле хәбәр китергән хатлар таратыла. Аннары почтальон «похоронкаларга» күчә. «Үлгән» дигән хәбәрне ишеткәч, хатыннарның җирне тырнап, бар тавыш­ларына кычкырып елаганнары үзәгемне өзә иде. Күршебез Фатыйма апа – сигез бала анасы, иренең һәлак булуын белгәч, акылыннан язды», – дип искә ала мәхшәрле көннәрне Вагыйз абый.

Аның сугыш темасын чагылдырган картиналары бик күп. Иң үзенчәлеклесе, бәхәс, гаҗәпләнү, шау-шу уятканы – «Реквием Холокосту» дип атала. Иң зурысы да әле ул – ун метрлы картина. Бу рәсемне ун ел ясаган Вагыйз абый. «Картинаны ясар өчен атнага ике тапкыр кечерәк картиналар ясап сатарга туры килә иде», – дип искә ала рәссам. Рәсемдә концлагерь тормышы, үлем, фаҗига тасвирланган. Картинаны сораучылар күп булган. Варшавадагы рәссамнар күреп шаккаткан, югары бәя биргәннәр. Канададан бер коллекция җыючы ярты миллион долларга сатып алырга теләгән. Тик Вагыйз абыйның бу картинасы белән хушлашасы килми. Россиядә, ни кызганыч, рәсем зур бәя алмаган. Ләкин ул – Вагыйз Аделшинны чит илдә дә таныткан картиналарының берсе.

Вагыйз абый алты меңнән артык картина ясаган. Европада сатылган рәсемнәре дә бихисап. «Быел гына да яз көне 26 сирень рәсеме ясадым», – ди. Аларны әтисенә багышлый. «Сиреньнәр яратам. Алар әтине искә төшерә. Әтинең вафаты турында хәбәр килгәч, әни әтинең абыйсына алып килде. Аның ишег­алдында ике зур сирень куагы үсеп утыра иде. Чәчәк аткан чаклары. Шул хуш ис, әтинең юклыгын тою, матур чәчәк таҗлары – барысы да бергә кушылып, гомерлеккә күңелгә уелып калды», – ди Вагыйз абый.

Әнисенең иң зур хыялы – улын белемле итеп күрү булган. «Җиде сыйныфны тәмамласаң да горурланыр идем», – дия торган булган ул. Вагыйз абый, училищены тәмамлап диплом алып кайткач, сөенеченнән хәтта корбан да чалган. Җиде генә сыйныф түгел, академияне тәмамлаган, дөнь­я күләмендә танылган рәссам булып ирешкән бүген Вагыйз Аделшин. «Көн саен тирләп чыкканчы йөгерәм», – ди. Төрле спорт төре белән шөгыльләнеп караган: бокс, төз ату дисеңме... Аның мылтыктан төз атуына күпләр сок­ланган. «Әмма атыш, мылтык сугышны искә төшерә, шуңа бу спортны ташладым», – ди әңгәмәдәшем.

«80 яшьтә дә шундый көр күңелле булып калыр өчен нишләргә соң?»– дип, Вагыйз абыйдан озак яшәү серләре белән кызыксынам. «Вакчыл булмаска кирәк, ашарга ипи кисәге бармы, димәк, яхшы, борчылмас­ка кирәк. Тәмәке тартмагыз. Безнең спиртлы эчемлекләр белән мавыгырга вакыт юк иде, аракы да яхшыга илтми. Хәрәкәттә булыгыз. Корсагыңны киереп ятсаң, эш бармый», – ди Вагыйз абый. Рәссам әле күптән түгел яшь хатынга өйләнгән. Рәйсә апа аннан 29 яшькә яшьрәк. «Яшь калырга рәсем ясау ярдәм итәдер. Яраткан шөгылем миңа көч бирә», – ди Вагыйз Аделшин.

 

Эльвира Мозаффар, Санкт Петербург.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading