16+

Вакцинадан соң ирлек көче кими?..

Коронавируска кагылышлы 4 сорауга җавап

Вакцинадан соң  ирлек көче кими?..

Коронавируска кагылышлы 4 сорауга җавап

Коронавируска каршы көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы – вакцинация, ди табиблар.
Халыкта бу мәсьәләдә туган сорауларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җавап бирде.
– Прививка ясатканнан соң температура күтәрелә икән, нишләргә?
– Вакцина ясаткан кешенең 10-15 проценты тән температурасы күтәрелүен әйткән. Температураның 37-38,5гә кадәр күтәрелүе, тән сызлавы, баш авыртуы күзәтелергә мөмкин. Гадәттә бу билгеләр бер көн эчендә уза. Кеше югары температура сәбәпле үзен уңайсыз хис итә икән, тән температурасын төшерә торган дарулар кулланырга була, бары аспирин гына рөхсәт ителми.

– Прививка ясатканнан соң спиртлы эчемлекләр кулланырга ярыймы?
– Алкогольне чамасыз куллану теләсә кайсы очракта да кеше организмы өчен файдалы түгел. Спиртлы эчемлекләр организмда антитәнчекләр барлыкка килү процессын тоткарлый. Дөрес, вакцинадан соң бер бокал яхшы шәрабның зыяны булмас та, әмма, кагыйдә буенча вакцина ясатыр алдыннан һәм аннан соң өч көн  спиртлы эчемлекләр кулланмавың яхшырак.

– Инсульт кичергән кешегә вакцина ясатырга ярыймы?
– Инсульт кичергән кешеләр арасында коронавирус белән авыручылар очрады. Кызганыч, кайбер очракта азагы  аяныч булды. Беренче чиратта, пациентны дәвалаучы табиб белән киңәшләшергә кирәк. Әгәр инсульттан соң кешенең хәле яхшы, авыруның кабатлану куркынычы юк икән, мондый вакытта ясатырга рөхсәт ителә.

– Вакцинадан соң  ирлек көче кими,  хатын-кызлар бала таба алмый икән дигән сүзләр дөресме?
– Covid-19га каршы прививка ир-атларның репродуктив функцияләренә тәэсир итми. Хатын-кызга да зыяны юк.  Россия территориясендә кулланыла торган  “Гам-Ковид-Вак” яки  “Спутник V”, “ЭпиВакКорона” һәм “КовиВак” вакциналарын тикшергәннән соң, аларның бу өлкәдә зыяны булмавы ачыкланган.
 

Галиәсгар Камал театры хезмәткәрләре дә коронавируска каршы вакцина ясаткан. Актер Ринат Таҗетдинов прививка ясатырга хатыны белән килгән. Башта барлык хезмәткәрләрне терапевт тикшергән. “Әле яшисем килә. Бөтен дөнья вакцина өчен көрәшә, каядыр ул җитми, бездә бар. “Килегез, рәхим итегез, вакцина яхшы”, – дип чакыралар, шуңа күрә прививкага хатынымны да алып килдем. Курыкмыйча яшәрлек булсын дидем. Алайса урамга чыккач та, эләктермәсәм ярар иде, дип йөрисең, шуңа күрә вакцина ясатырга  уйладым”, – ди Ринат Таҗетдинов.

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading