16+

Валаам тарихы – киләчәккә сабакмы?

«Россия» каналында күрсәтелгән «Валаам» документаль фильмы фикер алышуларга сәбәпче булды. Фильмның төп сюжеты: Валаам монастыре – Россиянең көзгесе, аның язмышы – ил язмышы белән тәңгәл.

Валаам тарихы – киләчәккә сабакмы?

«Россия» каналында күрсәтелгән «Валаам» документаль фильмы фикер алышуларга сәбәпче булды. Фильмның төп сюжеты: Валаам монастыре – Россиянең көзгесе, аның язмышы – ил язмышы белән тәңгәл.

Хөкүмәтнең мәшәкатьле чоры – монастырь җимерелә, Валаам чәчәк ата, димәк, хөкүмәт тә аягына ныклап басарга тиеш. Шундый мистик рухта эшләнгән фильмнар аз түгел, ә бусының игътибар үзәгенә эләгүе, әлбәттә, анда Россия Президентының катнашуы белән бәйле.

Валаам – Россиянең төньягында урнашкан иң борынгы православ чиркәве, аңа нигез салыну вакыты гасырлар сере булып кала бирә. Фильмда әлеге монастырь белән Президент арасындагы мистик элемтәгә ишарә бар. Җимерелеп беткән Валаамга Путин беренче тапкыр килеп киткәннән соң, хәлләр уңай якка үзгәрә башлый – төзекләндерелә, матурлана. Элек биредә алты монах булса, хәзер аларның саны 200дән артык. Фильм ярдәмендә тамашачыга Путинның Россия көзгесе булуын җиткерергә тырышу бар, диләр белгечләр. Әмма фильм чыкканчы ук, күп кенә массакүләм мәгълүмат чаралары анда Президент тарафыннан «Коммунизм идеологиясе христиан диненә охшаш, ә коммунизм төзүчеләрнең кодексы – Библиядән алынган өзекләр» дип әйтелгән сүзләрен эләктереп алып, шул хакта гәпләшергә сәбәп булды.
Президент сүзләренчә, ирек, тугандашлык, тигезлек, гаделлек кебек коммунистик идеяләр – барысы да Изге китапларның нигезе. Ленинга килгәндә, дин әһелләре изгеләргә табына, ә коммунистлар өчен бу рольне бөек юлбашчы үти, шунлыктан әле ул һаман җиргә дә иңдерелми. Башкача әйткәндә, коммунистлар бернинди дә яңа нәрсә уйлап чыгармаган, бары тик күптән булган әйберләрне үзгәртеп кенә биргән.
 Президент үзенең сүзләрен кемнәргәдер ошап бетмәс, дип билгеләгән, әмма ул шулай уйлый. Дөрестән дә, коммунизм белән христиан динен чагыштыру кайбер дин әһелләренә дә, шул ук вакытта Ленин идеяләре тарафдарларының күңеленә дә хуш килеп бетмәгән. Сәясәт белгечләренә килгәндә, алар хәзерге хакимиятнең совет тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итүе – аның идеологиясенең җәмгыятьне берләштерүдә роле зур булуын тануы, дип саный. Үткәннәрнең уңай якларын барлап, бүгенге дәүләтчелек кысаларында элемтәләр булдырып, илне билгеле бер юнәлештә хәрәкәт иттерү өчен файдалану, диләр. Икенчеләре бу сүзләрне тиздән булачак сайлаулар алдыннан россиялеләрне яңа образга әзерләүләре белән аңлата.

Без хәзер гел борылып карарга өйрәнеп бара торган тарафка – Кытайга күз салсак, биредә дәүләт строеның Советларның күчермәсе буларак оешканлыгын беләбез. Башкача булганда, тышкы көчләр һәм эчке кланнар тарафыннан бүлгәләнүче, коррупциягә, наркоманиягә баткан Цин империясенең калдыгы бүген «дөнья остаханәсе», космик һәм атом-төш державасы, туктаусыз үсүче икътисадлы бердәнбер үзәкләштерелгән дәүләт статусына ия була алыр идеме? Советлар Союзының барлык уңышларын һәм уңышсызлыкларын өйрәнеп, социалистик җәмгыятьнең заманча моделен төзи алган Кытай бүген үзе теләсә кемне күп нәрсәгә өйрәтә алырлык. Бәлки безгә дә үткәннәрнең сабагын алып, андагы уңышлы һәм нәтиҗәле алымнарны барларгадыр? Кытайга яраганны нигә соң ул безгә ярамаска тиеш? Безнең җирлектә барлыкка килеп, кытайлар үзләренә күчереп алган модель югыйсә. Алар үзләренең Валаамнарын бер җимереп, бер аякка бастырып, үз-үзләре өстендә тәҗрибә уздырып ятмый. Президентның коммунистик идеяләр белән динне чагыштыруы да урынлы, ничек кенә әйләндерсәң дә, без әле социализмнан китеп бетә алмыйбыз, аның урынына килгәнгә яраклаша белмибез, ә дин халыкны һәрчак берләштергән. «Дөнья диннәрендә уртаклык күп, ә нигездә – шәфкатьлелек, гаделлек, намуслылык, ярату. Дәүләтебез күп конфессияле, әмма күпмилләтле Россия халкының әхлак нигезләре – уртак, шулар безне берләштерә», – дип белдергән Президент. Башкача булганда, безне кабат Валаам тарихы көтәчәк. Ә тарихы бай аның, төрле чорларны кичергән.

Фото: scantour.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading