Хәзрәт әйтүенчә, балага үтемле итеп язып калдырган васыятең аны гомер буена озатып барачак. Чит кешеләр аңа күпме генә үгет-киңәш бирсә дә, алар барыбер әти-әни нәсыйхәтен алыштыра алмый. Алар сүзе – бала өчен изге сүз, ди Рөстәм хәзрәт.
Бездә, гадәттә, васыятьнамә ике төрле формада языла. Берсе матди байлыкны күз уңында тотса, икенчесе – үгет-нәсыйхәт, киләчәк буынга әйтер сүз булып языла. Бәйгедә нәкъ менә шул икенче формада язылганына басым ясала. Бәйгегә эшләр 16 февральгә кадәр кабул ителә. Конкурс язмаларын «Гаилә» мәчетенә тапшырырга яки gailya.mechet@gmail.com электрон почтасына җибәрергә була.
Туганлык мөнәсәбәтләрен ныгыту максатыннан нәсел тамырын барлауны, гаилә тарихлары белән кызыксынуны алга сөргән «Нәселебез шәҗәрәсе» бәйгесе дә кызыксыну уятыр дигән фикердә тора оештыручылар. Аларча, һәр кеше үзенең нәселен белергә, белмәсә – өйрәнергә тиеш. Конкурс эшләре 1 майга кадәр кабул ителә.
Бәйгене оештыру комитеты рәисе Сиринә Шаһимәрданова үзе төзегән нәсел шәҗәрәсен дә алып килгән иде. Анда нәселендәге 250 кеше кергән, , барысы ун буын килеп чыккан. Борынгырак буын вәкилләрен ул архивларга мөрәҗәгать итеп тапкан. Бу эш архив комитетында җайга салынган, ди ул.
Комментарийлар