16+

«Ватан нидән башлана?»

Башкалабызның «Казан» гаилә үзәгендә шундый исем астында гаилә бәйрәме узды. «Демография» милли проект кысаларында ана капиталы сертификатын тантаналы тапшыруны гомергә истә калырлык зур бәйрәмгә әйләндерделәр оештыручылар. Анда Казаныбызның җиде районыннан әти-әни бәхетен кабаттан татыган җиде гаилә катнашты. Аларга сертификатларны Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Казан шәһәре ЗАГС идарәсе начальнигы Римма Миңнуллина тапшырды.

Һәр гаилә үзенчә бәхетле. Ә гаиләне бары тик сау-сәламәт балалар гына бәхетле һәм нык итә. Һәр районнан шундый бәхетле бер гаилә чакырылган иде тантанага. Киров районы Сафиуллиннар гаиләсен тәкъдим иткән. Күптән түгел генә ике кызчык: Әминә белән Мәдинәне дөньяга китереп, бөтен нәселне сөендергән Ләйлә ханым. Ул әле яшь әни, беренче балалары гына. Ләкин игез балалар тапкан гаиләгә дә ана капиталы сертификаты бирелә. Үзе табиб бу әни кызларында да шушы шәфкатьле һөнәргә мәхәббәт тәрбияләсә ярар иде.

Совет районыннан Хөсәеновлар гаиләсе дә – табиблар династиясеннән. Яшьләр икесе дә кеше сәламәтлеге сагында. Алия – эндокринолог, Рөстәм – невролог. Дәү әниләре – шәфкать туташы. Бер бабай – стоматолог. Алим белән Ранельгә һөнәр сайлап озак баш ватып торасы булмаячактыр.

Лилия һәм Евгений Аверьяновлар гаиләсендә дә озак көтелгән малай туган. Ике җиткән кызлары бар аларның. Дианага – 24 яшь, быел Казан медицина университетын тәмамлаган. 19 яшьлек Оля, химия укытучысы булырга теләп, Казан педагогия университетының I курсын тәмамлаган. Әниләре – Экология министрлыгында бүлек начальнигы, Татарстанның атказанган экологы. Әтиләре – шәхси эшмәкәр.

– Без ана капиталы булыр дип өмет тә итмәгән идек. Балалар зурлар бит инде, без күп балалы гаилә дә саналмыйбыз. Һич көтмәгәндә булды бу, – дип сөенечен уртаклашты Лилия Сәгыйтьҗан кызы. – Ә ана капиталын ни-нәрсәгә тотасыбызны әлегә төгәл белмибез. Ләкин баланың үзенә булыры көн кебек ачык, – диде бәхетле әни. Башка әниләрнең дә карары ­шундый.

Әйе, Ватан – гаиләдән, ә гаилә балалардан башлана. Шушыны аңлатучы мондый бәйрәм чаралары нәкъ менә бүген сабыйлар тууы азаеп, демографик кризис ишек төбендә сагалап торганда аеруча зарур.

Ана капиталын бирү турындагы закон 2006 елның 29 декабрендә кабул ителде. Бу вакыт арасында 279567 гаиләгә ана капиталы тапшырылган. 2019 елда – 8656. Ана капиталының күләме 2019 елда 453026 сум тәшкил итә. Гаиләләрнең күпчелеге аны кредит һәм займнар түләү, торак шартларын яхшырту, балага белем бирү һәм әнинең булачак Пенсия фондын тулыландыру өчен тота.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading