16+

Венера Ганиева: "Соңгы вакытта безнең юмор осталары да җырчыга әйләнде"

ТРның һәм РФның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институтының җыр кафедрасы мөдире, профессор Венера Ганиева хәзерге эстраданы авыл хуҗалыгы, төгәлрәге сыйфатсыз сөт белән чагыштырды.

ТРның һәм РФның халык артисты, Казан дәүләт мәдәният институтының җыр кафедрасы мөдире, профессор Венера Ганиева хәзерге эстраданы авыл хуҗалыгы, төгәлрәге сыйфатсыз сөт белән чагыштырды.

-Без элек майлы, куе сөт эчә идек. Хәзер сөт сыйфаты бик нык үзгәрде, сыекланды. Халыкның да җырга карата ризасызлыгы артты. Су кушылган сөт эчәселәре килми. Ләкин моны контрольгә алырга теләүчеләр дә юк кебек. “Худсовет”лар  хакында әйтүем. Ләкин аны кертеп тә булмый, чөнки демократия. Цензура кертергә ярамый, диләр. Нәрсә бар, шуны “йотабыз” инде. Хәзер җырга ихтыяҗ зур. Ихтыяҗ булгач, көннәр буе җыр тапшыра торган телевидение каналлары, радио станцияләр барлыкка килде. Аларга көне буе яңгыратырлык җыр һәм җырчылар кирәк. Шул  ихтыяҗ профессиональ булмаган җырчылар саны артуга китермиме икән? Җырны кәсепкә әйләндерү, җыр белән акча эшләүче җырлаучылар артты. Алар җырлый белмәсәләр дә, тавышлары булмавын, тыпырдау һәм билдән түбән булган юмор белән капламаучы була. Әмма тиз арада гына бу мәсьәләне тәртипкә салу мөмкин түгел, - ди Венера Ганиева. 

Халыкның культура дәрәҗәсен арттыру өчен югары интеллектуаль культура каналы ачарга кирәк, дип саный җырчы. 

-Соңгы вакытта безнең юмор осталары да җырчыга әйләнде. Җырчылар исә концертларында бик күп бию төркемнәре, ут, төтен,  төрле пиротехникалар кулланалар. Халык боларның барысына да алданып, боларның җитешсезлекләрен дә күрми кала. Тик бу вакытлыча гына шоу. Аның белән генә ерак барып булмый. Татар эстрадасындагы профессиональ җырчыларны зәвыксыз җырчылар күмеп китәргә тиеш түгел. Моңа юл куярга ярамый. Эстрададан төшеп калмас өчен заман белән бер сулышта атлау кирәк, - дигән фикердә Венера Ганиева. 
 

P.S.Язманың тулы вариантын газетабызның киләсе санында укый аласыз. 

 

Фото: "Татар-информ" МА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    нишлэп сон алайсан жырчыга тугел ,э юмор сойлэучелэргэ атказанган исеме бирелэ, мэсэлэн,Данир Сабирока ,улда бит сэхнэдэ сикергэлидэ сойлидэ жырлыйда, монда Веранын узенендэ олеше кермэде микэн ана шундый мактаулы исем биругэ ,шуны белэсе килэ,нишлэптер???

    Мөһим

    loading