16+

Вероника Кудерметова: «Казан – үз йортым»

22 яшьлек спортчы Татарстан журналистлары белән очрашты

Вероника Кудерметова: «Казан – үз йортым»

22 яшьлек спортчы Татарстан журналистлары белән очрашты

Теннистагы беренче уңышлары хакында ишетелә башлагач, үзеннән бигрәк, аның әтисе турында искә төшерделәр. Тора-бара игътибар кызның үзенә юнәлтелде. Верониканы – «Ак Барс»ның элеккеге һөҗүмчесе Эдуард Кудерметовның олы кызын, бүген инде Россия теннисының балкып килүче йолдызы буларак бәялиләр. Сезонны ул дөнья рейтингының  41нче баскычында төгәлләде.

Истә калырлык сезон

Әле моннан ике ел элек кенә Вероника Хатын-кызлар теннис ассоциациясе (WTA) рейтингында 257нче баскычта гына иде. Төгәлләнгән яңа сезонны исә 115нче урында башлап, ел азагына беренче 50леккә керә алды. Бу – Россия хатын-кыз теннисчылары арасында 3нче күрсәткеч. Алда – Анастасия Павлюченкова (30нчы урын) белән Екатерина Александрова (35) гына. Шул кадәр югары күтәрелергә Вероникага Кытайда уза торган ачык турнирда парлы чыгышта җиңү яулау да нык булышты. Әлеге уңыш 8 яшьтән теннис белән шөгыльләнүче Вероника Кудерметованың Хатын-кызлар теннис ассоциациясе турнирларында тәүге җиңүе булды.

– Ел истә калырлык матчларга бай булды, – дип сөйләде Вероника. – Сезонны беренче 100лектән дә түбән урында башлап, шулай югары күтәрелермен дип уйламаган идем. Сүз дә юк, сезон нәтиҗәләре буенча һәрчак мөмкин кадәр югарырак күтәрелергә омтыласың. Шулай да ирешелгән нәтиҗәләремнән канәгатьмен.

...Кытайдагы җиңүеннән тыш (сүз уңаеннан, анда теннисчы аягы имгәнгән килеш чыгыш ясаган) Франция ачык чемпионаты – «Ролан Гаррос»ның беренче әйләнешендә экс-беренче ракетка Каролина Возняцкины отуын, «Кремль Кубогы»нда чирекфиналга кадәр барып җитүен дә Вероника сезонда истә калган уеннары рәтенә кертте.

«Теннисны белми идем дә»

Вероника теннис белән очраклы рәвештә генә шөгыльләнә башлый. Казанда була бу хәл. Ул вакытта әтисе 1998 елда «Ак Барс» составында ил чемпионы булып танылырга һәм тагын берничә ел Казанда уйнаганнан соң, Магнитогорскига күченергә өлгергән була инде.
– Әти «Металлург»та уйнаганда, Магнитогорскида яшәдек. Гаиләм белән җәй айларында Казанга ял итәргә килгән идек. Дачада әбигә булышып, рәхәтләнеп ял иткән мәлдә, дус кызыма ияртеп, теннис белән шөгыльләнергә җибәрделәр. Гәрчә теннис турында ишеткәнем булмаса да, бик теләп ризалаштым. Ул вакытта, гомумән хоккейдан кала, башка спорт төрләре белән кызыксынмый идем әле. Әти-әни шунда ук ракетка сатып алды һәм ике ай чамасы җәйге ялда Казанда теннис белән шөгыльләндем, – дип искә ала Вероника зур спортка илтәчәк беренче адымнарын.
Аннары ул шөгыльләнүен Магнитогорскида дәвам итә, Казанга кунакка килгәндә дә тенниска йөри.

– Әмма бу әле бер мавыгу гына иде. 11 яшьтә инде Мәскәүгә килеп төпләнгәч, теннисның минем өчен озакка булуын, һөнәремә әйләнүен аңладым, – ди ул.

«Әти сеңелкәшне аякка бастыра»

Рейтингтагы урын – максатка ирешү юлында башкарылган эш нәтиҗәсе, дип фикер йөртә Вероника Кудерметова. Бу эштә аңа һәрчак янында булган командасы булыша һәм, әлбәттә, гаиләсе теләктәшлек күрсәтә.
– Теннис аерым чыгышлардан гына торган спорт төре булса да, команда ярдәме кирәк, – ди Вероника. – Дөрес, турнирларда чыгышлар вакытында зур команда тоту мөмкинлеге юк әле. Чөнки финанс яктан әлегә үз-үземне тәэмин итәм. Ә бу зур чыгымнар таләп итә. Мәскәүгә кайткач исә психолог та, физик әзерлек буенча тренер да, команданың башка әгъзалары да булыша.

Вероникадан әтисе турында да сорашмый калып булмады: үз вакытында Татарстан хоккей җанатарларының яраткан уенчысына әйләнә алган Эдуард әфәнде ни белән шөгыльләнә икән?

– Әти сеңлем Полинаны аякка бастыра. Ул да теннисчы. Әти аның күнегүләр процессын контрольдә тота, турнирларга йөртә. Кыскасы, һәрчак аңа булыша. Сеңлемнең уңышлары начар түгел. Ул үз яшьтәшләре арасында (Полинага 16 яшь. – Ф.С.) Россиядә – беренче-икен­че урында, Халыкара рейтингта 18 яшькә кадәргеләр арасында беренче 20леккә керә, – ди Вероника гаилә хәлләре турында.

«Татарча сөйләшә идем»

Вероника Казанда туган, хәзер гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Шулай да үзен Казанда кунак кебек хис итми.

 – Казанда мин кунактагы кебек түгел. Биредә шәһәр читендә йортыбыз бар. Анда әби белән бабай яши. Әйе, Мәскәүдә фатирыбыз бар, шунда яшибез. Әмма без анда эш өчен генә китеп төпләндек. Казан – үз йортым. Шуңа да өйгә кайткан кебек. Кызганыч, сирәк кайтыла, – ди теннисчы.
Соңгы тапкыр Казанда февральдә үк булган ул, инде көзлектә кабат кунак булырга язган. Татарстаннан читләшү тел мәсьәләсенә дә үз өлешен кертми калмаган. Вероникадан әтисенең татар булуын истә тотып, тел белүе хакында сорашкан идем, бераз гына оялттым бугай.

– Казанда яшәгәндә, балалар бакчасында татарча бик яхшы сөйләшә идем. Мәктәптә татар теле дәресләре булмады. Хәзер инде «Исәнмесез» һәм «Сау булыгыз» кебек сүзләр генә беләм (Вероника аларын да русча әйтте. – Ф.С.). Өйдә татарча сөйләшүче юк. Татар телендә бабам гына сөйләшә, – дип җавап бирде ул.

Үзен Татарстан спортчысы дип санау-санамавы хакында сүз чык­кач, Вероника: «Кайдан булуым мөһим түгел – Россия әләме астында чыгыш ясыйм бит», – дип кенә җавап бирде.

Якын арада Вероника Кудерметова Мәскәүдә яңа сезонга әзерлеген башлый. Күбрәк җиңүләр яулап, ел дәвамында тигез уен күрсәтәсе килә, ди ул. Төп максаты, әлбәттә – ялгыз чыгышта беренче титул яулау.
– Иң мөһиме – сезон азагында рейтингтагы бүгенге баскычтан түбән булмау, – ди ул. – Тормыштагы хыяллармы?.. Үсә барган саен, хыяллардан бигрәк теләкләр өстенлек итә икән. Миңа иң якын кешеләрем – әби-бабамнарның мөмкин кадәр озаграк яшәсеннәр иде.

...Хыяллары турындагы сорау Верониканың нечкә күңелле булуын раслады – теннис кортында спортчыларга хас нык холыкка ия булса да, теннисчы кыз бу юлы күз яшьләрен яшереп кала алмады.

Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading